Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Донбасста хәрби низаг башланганнан бирле 9 меңнән артык кеше һәлак булган


БМО генераль сәркатибе ярдәмчесе Донбасста хәрби низагның кискенләшү куркынычы зур булуын кисәтә.

2014 елның апреленнән Донбасста низаг башланганнан бирле 9 мең 371 кеше һәлак булган һәм 21 мең 523 яраланган. Бу хакта БМОның кеше хокуклары идарәсе хисабында әйтелә.

Киевта узган матбугат очрашуында оешманың генераль сәркатибе ярдәмчесе Иван Шимонович низаг нәтиҗәсендә күп кешеләрнең эзсез югалуын әйтте. Аның сүзләренчә, 2016 елның апрелендә Донецки һәм Луһански өлкәләрендә кеше югалу нигезендә дүрт меңгә якын җинаять эше ачылган.

Шимонович Украина көнчыгышында хәлнең кискен булып калуын әйтә. Апрель уртасыннан бирле Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләре авыр техника санының артуын билгеләнгән. Шимонович фикеренчә, Мински сөйләшүләрен үтәү өчен кичекмәстән чаралар күрелмәсә, хәрби низаг арту куркынычы зур.

XS
SM
MD
LG