Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Чуашстанның Шыгырдан авылының "Өч сәхәбә" мәчетендә гает намазы

Финляндия татарлары да гает намазына җыелды

Татарлар гаеткә таба исен чыгара

Истанбулда диңгез ярында бу айның соңгы ифтары

Истанбулда диңгез кырыенда ифтар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

Крисиума рамазаны

Бездә Бразилиянең көньягында урнашкан кечкенә Крисиума исемле шәһәрдә зур булмаган мөселман җәмгыяте бар. Бу төбәкнең шактый тотрыклы һәм үсештә булуы биредә ислам җәмгыятьләренең көчле булуына мөмкинлек бирде. Санта Катарина штатында мөселманнар аз булса да, бездә ике манаралы мәчет һәм күпсанлы намаз уку бүлмәләре бар. Крисиумада якынча 400 мөселман бар, алар төп 3 төркемгә аерыла.

Беренче төркем – 19 гасыр ахырыннан башлап, Гарәп-Израил низагына кадәр Көньяк Америкага күченгән гарәп иммигрантлары. Алар “яңа дөньяда” тормышны яхшы көйли алган һәм матди яктан хәлле булып санала. Бу төркем штатта 2 мәчет һәм 4 Ислам үзәген ачуга ирешкән. Крисиумадагы мәчет “Фәлестыйн мәчете” дип атала.

Икенче төркемгә икътисади мигрантлар керә, Гана һәм Того кебек Көнбатыш Африка илләреннән алып Сенегалга кадәр илләрдән килгән мигрантлар бу. Болар төрле кәсеп белән яши, аеруча хәләл ашау урыннарын булдыру популяр.

Соңгы төркем – исламга күчкәннәр. Бу төркем зурая, хәзергә барлыгы 20гә якын исламны кабул иткән гаилә бар. Бу төркемнең зураюы төбәкнең мөселман җәмгыяте өчен гаять әһәмиятле.

Җәмгыятьнең кечкенә булуына карамастан, биредә бик тыгыз Рамазан җәдвәле формалашкан, якшәмбе саен исә бөтен җәмгыять өчен күмәк ифтар уза. Крисиума мөселманнары оешмасы җитәкчесе Әбү Гали Кардосо сүзләренчә, якшәмбе көнне күп мөселман ял итә, шуңа бу көндә җыелу җиңел дә.

Шулай ук Рамазан ае дәвамында волонтерлар ислам әдәбияты һәм аңлату кәгазьләрен тарата, кешеләргә исламның асылын аңлата. Мәчетләр һәм намаз бүлмәләре исә көн саен тәравих намазларына ачык, җәмгыятьнең бердәмлеге шулай көчәя бара.

Радамес Родригез, Бразилия, Крисиума шәһәре

АКШ ифтарында Казанны сораштырганнар

​Бүген – Рамазанның соңгы көне. Ялларда улым Рәсүл белән АКШның Флорида штатының Бойнтон Бич шәһәренең Аламин үзәгендә узган ифтарга бардык. Өч ел дәвамында Флоридада яшәп, биредә зурлап ифтарлар узуын белмәгәнмен. Көн дә Аламин үзәгендә 250 кешегә ифтар табыннары корыла. Мәчет янында зур чатыр уранштырылган, ул икегз бүленгән. Бер якта ирләр авыз ачса, икенчесендә – хатын-кызлар. Башта үзәкне өзәрдәй азан әйтелә, аннары ураза тотучылар да, тотмаучылар да чатырдагы табынга җыела. Бернинди дә этеш-төртеш, дорфалык сизмәдем. Һәрбер кешегә: кечесеннән алып өлкәненә кадәр, нинди милләт кешесе яки диндә булуга карамастан, бик җылы мөнәсәбәт. Авыз ачар өчен җинелчә генә ризык салынган тәлинкәләр өләшәләр. Аны ашагач, барчабыз да намаз укыды. Намаздан соң безне кайнар ризык белән мул табын каршы алды. Шулкадәр мөлаем халык иде биредә! Без утырган табындагы ханымнар, апалар – күптәнге танышлар кебек бик якыннар. Күңел шулай кабул итте аларны. Мәчетнең имамы Әнәс хәзрәт ел саен ураза вакытында Флорида штаты буйлап да ифтарлар уздырачакбыз, диде.

Бу ифтарда бик төрле милләт, төрле дәүләт мөселманнары иде: Пакстан, Бангладеш, Иордания, Гарәп Эмирлеклэре, Израил, Мисыр һәм башкалар. Безне Европа кешеләре дип уйладылар, аннары Татарстан турында сөйләдем, аңлаттым. Казанны мактадым, әмма белмибез диләр. Вакытлыча дип уйлыйм. Озак вакыт узмам, Казаныбыз данлыклы шәһәргә әверелер Алла бирса!

Гает ай торышына карап, сишәмбе яки чәршәмбе укылачак. Имам дүшәмбе көнне мәчет сайтында хәбәр итәм диде.

Гөлшат Якупова, Майами штаты

Мөселманнар мәш килеп гаеткә әзерләнә...

Мәгърибтә Рамазанда эшләмиләр

Рамазан мөселман илендә узса, җиңел һәм күңелле. Тирә-яктагы мохит сиңа ярдәм итә, канатландыра. Рамазан аенда мин әкияти Мәгъриб иленә эләктем. Мартил шәһәре Урта диңгез ярында урнашкан, зур булмаган, әмма бик җыйнак һәм матур шәһәр. Кайнар комлы ярдан Испания күренә. Бик якын.

Акбур белән диварлары акшарланган йортлар, зәңгәр төстәге тәрәзә йөзлекләре, мәхәллә саен биек манаралы һәм төрле матур бизәкләр белән уеп ясалган агач ишекле мәчетләр, бетмәс-төкәнмәс һәм шау-шулы базарлар. Базар киштәләре нигъмәтән сыгылып тора. Әфлисүн, карбыз, кавын, инжир, дингез шәйләре һәм бөтнек, бөтнек, бөтнек үләннәре... Бөтнекле татлы чәй – Мәгърибтә иң күп һәм яратылып эчелгән эчемлек. Никтер миңа Мартил шәһәрендә иң матур һәм шат күңелле, ачык кешеләр яши кебек төсле. Нигездә алар – бәрбәр милләтеннән булган мөселманнар.

Русия белән Мәгъриб арасында вакыт аралыгы – 4 сәгать. Русия мөселманнары 20 сәгать ураза тотса, Мәгърибтә көн озынлыгы 14-15 сәгать. Сәхәр якынча сәгать иртәнге 4тә тәмамлана, ә авызны ачу кичке 7гә туры килә. Ифтар “бисмилла”, су, хөрмә белән башлана. Биредә, гадәттә, харира ашын ашыйлар. Һәр кафе, ресторанда аны күпләп пешерәләр. Ипи белән шулкадәр тәмле була ул, телеңне йотарсың! Харираны хөрмә белән бергә ашыйлар. Аш үткеррәк, ә хөрмә баллы. Ашап карадым, сәер тәм. Әмма алар шулай ашарга гадәтләнгән.

Ашауга бәйле тагын бер гадәт: атна дәвамында харира ашасалар, җомга – кускус. Бу – изге көннең махсус ашы. Яшелчә бик күп, алар аны да ярата. Без дә яшелчә, җиләк-җимеш күп ашыйбыз, анысы мулдан һәм бик арзан. Базарда өч әфлисүн алсаң, тагын бишне күчтәнәч итеп бирәләр, әле кавынын да, инжирын да кыстыралар!

Ураза вакытында урамда нидер ашап йөрүчене очратмассың, офиста булсаң да Русиядәге кебек: “Гафу, мин ашыйм инде, яме?” дип әйтүче юк. Бу әдәпсезлек булып санала. Су эчсәң дә кырын карарга мөмкиннәр.

Көндез урамда кеше йөрми, чөнки эссе. Әмма ахшам җит дисә, һава торышы сүрелә, барысы да урамга агыла. Азан бар җиргә дә ишетелә, кешеләр мәчетләргә кереп намаз кыла, аннары төрле урам кафеларына юл тота. Өйдә ашаучылар бик сирәк.

Ураза вакытында кешеләр ял алырга тырыша. Көндез кибетләр ябык, алар көндезге 4ләрдә генә ачыла башлый. Хатын-кызлар эшләми диярлек, алар йорт карый, балалар тәрбияли. Гаиләдә, гадәттә, өч-дүрт бала. Мәгърибтә бала җанлы кешеләр яши, алар нарасыйларны нык ярата.

Эмма Галимова, Мәгъриб, Мартил шәһәре​

дәвам

XS
SM
MD
LG