Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Татарстан түрәләре татар әдәбияты, теле өчен борчылып яңа шура булып оешкан. Яңа комиссия ничек эшләячәге әлегә караңгы, әмма белгечләр моңа шикләнеп карый, шурага туплану мәҗбүр түгел дип әйтә.

Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков күрсәтмәсе белән татар әдәбиятын һәм әдәби телне таныту, Русиянең милли әдәбиятлар антологиясен чыгару өчен яхшы тәрҗемә әсәрләре әзерләүче комиссия төзелде. Бу комиссиягә 17 кеше кергән, күпчелеге – түрәләр. Мисал өчен, Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек иткән комиссиядә "Татмедиа" башлыгы Айрат Зарипов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУның филология инстуты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина, китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин дә бар. Исемлектә "Казан утлары" һәм "Идел" журналы вәкилләре, язучылар берлеге җитәкчесе һәм галимнәр дә бар. Милли әдәбиятны таныту дигән максат куелса да, шура исемлегенә бер генә PR белгече дә кермәгән.

Милли әдәбиятны башка телләргә тәрҗемә итеп, татарны таныту эшен башкару турында сүзләр күптән йөри, бюджеттан саллы гына акчалар да бүленә, әмма без һаман да бер урында таптанабыз бугай. Яңа оешма төзеп нинди максатка ирешеп була? Әлегә кадәр булган оешмалар бу эшне җиренә җиткереп башкара алмавына нәрсә комачаулый? Нинди әсәрләр тәрҗемә ителәчәк, кайсы авторларга өстенлек биреләчәк? Бу шураның эшчәнлеге нидән гыйбарәт булачак? Азатлык белгечләр фикерен белеште.

"Шурага татар китапларын укымаучы түрәләр кергән"

Илдар Халиков тарафыннан яңа шурага исемлек имзаланган вакытта язучы, Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулланың Төркиядә "Ак япанчалы карт" ("Beyaz Hırkalı İhtiyar") китабы дөнья күрде. Баксаң, язучы үзенең әсәрләреннән торган бу китапның әзерләнүе һәм басылуы турында бөтенләй белмәгән булган. Төркиягә барып кулына тоттыргач шаккаткан. "Фәүзия Бәйрәмованың Төркиядә "Күчем хан" романы төрекчә чыгу да, минем әсәрләрем басылу да татар әдәбиятын танытуның бер адымы булып тора", ди язучы.

Ркаил Зәйдулла

Ркаил Зәйдулла

Зәйдулла татар әдәбиятын һәм телен таныту өчен хөкүмәт тарафыннан комиссия төзеп эш итүнең уңышка китерәчәгенә шикләнә. Исемлектә татар әдәбияты белән бөтенләй таныш булмаганнарның керүенә аптырый ул.

"Бу исемлектәге кайберәүләр татар әдәбиятының "т" хәрефен дә белми һәм безнең классиканы да укыган кешеләр түгел. Әдәбиятны, телне таныта торган шура төзелә икән, анда хәбәрдар кешеләр булырга тиеш. Бу исемлектәге түрәләр татар әдәбиятының тарихын белми, киләчәген фаразламый. Бәлки алар киләчәктә татар теле дә, әдәбияты да юкка чыгачак дип фаразлыйдыр. Монда бит әдәби телне һәм сөйләм телен белмәүчеләр дә бар", ди Зәйдулла.

Ркаил Зәйдулла тәрҗемә эше акчалы эш булганга күрә таныш-белешлек тә үз ролен уйнарга, комиссиягә кергәннәрнең үз әсәрләрен этәрергә тырышуы мөмкин дигән фикердә.

"Беренче чиратта һәркем үзе турында уйлый. Өченче ел мәдәният министрлыгыннан әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү өчен ике миллион сум акча бирелгән иде. Ләкин кемнең әсәрләрен һәм кайсы телләргә тәрҗемә итү мәсьәләсен берлек идарәгә чыгарып сөйләшмәде. Берлек рәисе генә хәл итте", ди Тукай бүләге иясе.

Зәйдулла бу комиссиядә әдәбият белгечләре һәм язучылар күбрәк булырга тиеш иде дигән карашта. Бүген татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итеп таныту гына түгел, ә татар язучыларын татар телендә бастыру да җитди проблем булып тора. Зәйдулла татар әдәбиятының бу ягы да игътибар сорый дип белдерә.

"Безнең онытылып бара торган язучылар бар. Мисал өчен, Фатих Хөсни, Авзал Шамов, Ибраһим Гази һәм башкалар. Аларны башта татарча чыгарырга һәм әйбәт әсәрләрен тәрҗемә дә итү кирәк. Монда исемлек төзеп бик җентекләп эшләү кирәк", ди Зәйдулла.

"Түрәләр саллы хисап ясаячак, ә эшнең нәтиҗәсе булмас"

Наил Измайлов тәхәллүсе белән иҗат иткән, берничә китап авторы, публицист Шамил Идиятуллин рәсми шураларсыз татар телен, милли әдәбиятны популярлаштыруга нәрсә комачаулый дип аптырый.

“Һичшиксез, милли әдәбиятны, телне полулярлаштыру мөһим. Ул заман белән бергә яшәргә, үсәргә тиеш. Телне, мәдәниятне ялтыравыклы кәнфит тышына оста итеп төреп башкаларга тәкъдим итү мөһим. Милли әдәбият аша дөнья мәйданында милләт нинди дәрәҗәдә икәнен фикер йөртеп була.

Шамил Идиятуллин

Шамил Идиятуллин

Әмма бу шура ничек эшләячәк дигән сорау туа. Шура әгъзалары бары тик рәсми кешеләрдән тора. Аларның күбесенә бу юнәлеш чит түгел. Һәркайсы идарә, агентлыкка шурасыз да бу эшне башкарырга нәрсә комачаулый? Аларның кулларында дилбегә, мөмкинлекләре бар, эшләргә дә эшләргә. Аерым шура булып оешудан нәрсә үзгәрә?

Шәхсән үзем, автор буларак, рәсми оешмалар белән эш итүне хупламыйм, ерактарак торырга тырышам. Мин татарга ни кирәклеген бераз чамалыйм, кулымнан килгәнчә эшлим. Ярар, бу шура имзасы белән кайбер авторларның әсәрләре урысчага тәрҗемә ителде, ди. Әле бу очракта да нинди авторларга өстенлек бирүләре сорау тудыра. Китаплар нәшер ителер, әмма иманым камил: алар сатылмыйча ятачак. Аннары бушка төрле төбәкләргә таратылачак. Ә хисапны түрәләр саллы итеп ясаячак. Шура елына 3-4 тапкыр җыелышып мактанышып утырса, моңа кадәр эшләнергә тиешле эшләрне башкардык дип хисап ясаса, алга китеш булмаячак”, дип сөйләде язучы.

Шамил Идиятуллин фикеренчә, татар телен милли әдәбият аша гына таныту – ялгышлык. Яшь буынны аның белән кызыктырып булмый дигән фикердә ул. Милли әдәбият белән генә телне популярлаштырып булмый. Балаларны, яшьләрне мультфильмнар, нәфис фильмнар, компьютер уеннары белән кызыктырып була, ди ул. Ул урыс яки башка телле аудиторияне җәлеп итәрлек татар авторларның барлыгына шикләнә.

“Татар әсәрләрен популярлаштыруда чит ил механизмнарын куллану кирәк. Менә Гүзәл Яхина мисалын алыйк. Аның әсәре конкрет аудиториягә тәгаенләнеп кызыклы язылган. Әмма монда нәшриятның эшен дә билгеләргә кирәк. Әгәр дә Яхина әсәрен башка нәшриятка биргән булса, ул күмелеп калыр иде. "АСТ" нәшрияты ул яктан бик оста эшли. Алар яңа әсәр тирәсендә шау-шу куптара, сата белә, авторлар белән оста эшли. Татарстан китап нәшриятына моны эшләргә нәрсә комачаулый? Кызганычка, мин татарча иҗат иткән, авырткан җирләргә баса торган заманча прозаикларны күрмим дә. Классикларны гына тәрҗемә итеп булмый бит”, диде ул безгә.

Дәүләтләр сәнгать әсәрләре аша танылуны кулдан ычкындырмый

Татарстанда татар әдәбиятын һәм әдәби телне таныту эшен аерым шурага йөкләү, күрәсең, чит илләр тәҗрибәсенә таянып эшләнгән. Автор да, аның әсәре дә даһи булырга мөмкин, әмма аны популярлаштыруга көч салынмаса, зур максатларга ирешеп булмый. Әдәби әсәрләр яки аның нигезендә төшерелгән кинофильмнар аша тулы бер милләт тә, дәүләт тә таныла ала. Димәк бу аерым дәүләтнең хөкүмәтенә дә файдалы. Мисал өчен, швед язучысы Стиг Ларсенның "Аждаһа тамгалы кыз" ("Девушка с татурировкой дракона") әсәре күп телләргә тәрҗемә ителде, аның нигезендә ике кинофильм төшерелде. Әсәр укучыларда швед теленә, Швециягә карата зур кызыксыну уята алды. Бу эш язучы һәм нәшрият казанышы гына түгел.

Башка бәйсез дәүләтләрнең телләрен, әдәби әсәрләрен дөньяга таныту эшен ни рәвешле оештыруына күз салыйк. Шуны әйтергә кирәк: нигездә, чит илләрдә тел белән әдәбиятны аермыйлар.

2010-2011 уку елында Британ Шурасы 676 млн фунт акча тоткан

Халыкара статусны йөрткән һәм дөньяда иң нык таралган телләрнең берсе булган инглиз теленең Британ шурасы исемле оешмасы бар. Бу Халыкара оешманың максаты итеп Британия һәм башка илләр арасында мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә хезмәттәшлек алып бару дип әйтелсә дә, гамәлдә ул инглиз телен укыту һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә. Аның ярдәмендә әсәрләр басыла, тәрҗемә ителә, кинофильмнар төшерелә. Шура 1934 елда иҗтимагый оешма буларак оешкан. Хәзерге вакытта юридик яктан хәйрия оешмасы булып санала. Шура башлыгы һәм аның төп багучысы – Елизаветта II үзе. Британ шурасында 7 меңнән артык кеше, аның вәкиллекләре 110нан артык илдә эшли. Чыгымнарга килгәндә, 2010-2011 уку елына оешма 676 млн фунт тоткан (бүгенге көн курсы белән 60 миллиард сумнан артыграк).

Британ Шурасы дөньяга Уильям Шекспирны менә болайрак таныта:

Башка телләргә килгәндә, күп кенә очракта аларны популярлаштырган махсус институтлар эшләп килә. Әйтик, алман телен Гете институты дөньяга тарата. Күбесенчә Германия хөкүмәте тарафыннан финансланган бу институтның 90нан артык илдә вәкиллекләре бар. Оешмада 3,5 мең тирәсе кеше эшли. 2008 елда оешма бюджеты 320 миллион евро тәшкил иткән, шуларның 211 миллионы – хөкүмәт дотациясе.

Испаниянең дә Сервантес институты дигән оешмасы эшли. Ул 1991 елда оешкан, хәзерге вакытта 5 кыйтгада аның 77 үзәге эшли. Ел эчендә 130 меңгә якын кеше бу үзәкләрдә испан телен, мәдәниятен үзләштерә.

Эстон институты проектлары күбесенчә бәйсез чыганаклардан финанслана

Ә менә Эстон институты проектлары күбесенчә бәйсез чыганаклардан финанслана. Нибары дүрт илдә генә вәкиллекләре булган бу оешма шактый күп эш башкара: Эстония турында публикацияләр тарата, интернет-сайтлар булдыра, конференция һәм семинарлар оештыра, фестивальләр, күргәзмәләр, фильм күрсәтүләр оештыра, эстон телендәге әдәбиятны тарата. Ике елга бер оешма "Әдәби журнал" чыгара, анда классик һәм заманча эстон әдәбияты яктыртыла. Оешма эстон телендә кызыклы заманча комикслар да чыгара.

Моннан тыш чит илләрдә беларусларның Франциск Скорина исемендәге җәмгыяте, JAFI яһүд агентлыгы, Дания мәдәни институты, Конфуций институты, төрекләрнең Юныс Әмрә үзәкләре, "Рус дөньясы" фонды һәм башка моңа охшаш оешмалар, үзәк-институтлар эшләп килә.

Татарстанда да Каюм Насыйри исемендәге институт оешты, ул берничә илдә эшли. Аларның эшчәнлеге бушлай татар телен өйрәтү, фәнни-гамәли конференцияләр оештыру, телне популярлаштыру максатыннан мәдәни-мәгариф чаралар уздыруга корылган. 2017 елда аларның эшчәнлеген финанслау өчен республика бюджетыннан 25 млн сум бүленергә тиеш.

Татарстан хөкүмәте җитәкчесе карары белән оешкан яңа шурадагы эшчәнлек өчен акчаның каян алыначагы күрсәтелмәгән. Аерым финанслар каралачакмы, әллә Татарстанда телләрне үстерү програмына салынган акча тотылачакмы – бу ягы караңгы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG