Аждаһа якынча 5-6 метр озынлыкта, 2-3 метр биеклектә, бормалы койрыклы, башында ике мөгезе булган, телен чыгарган һәм һәрберсендә дүрт тырнагы булган дүрт аягында басып торган рәвештә тимердән эшләнгән.
"Саклаучы" сыны белән Татарстанда зур шау-шу китереп чыгарган бурят скульпторы Даши Намдаковның яңа аждаһа сыннары, "Казан" гаилә үзәге янына иртәгә урнаштырыла башлаячак дип әйтелде. Дүрт сын куелачак мәрмәр белән капланган нигезләр инде тәмамланып килә.
Бу нигезләргә куелачак аждаһа һәйкәлләренең әлегә берсе генә китерелгән. Анысы да тулысынча җыелып бетмәгән, башы бер кырыйда, койрыгы бер кырыйда, канатлары икенче бер кырыйда тора.
Аждаһаны карап йөргән җаваплы кешеләр сүзләренчә, Даши Намдаков Казанның Канатлы Барс символын үзенчә тасвирлаган.
Исемен әйтергә теләмәгән җаваплы бу дүрт зилантны башта ата, ана һәм ике бала аждаһа рәвешендә булачак дип әйтсә, Намдаковның ярдәмчесе исә бу һәйкәлләрнең ике ана һәм ике ата аждаһадан гыйбарәт булачагын белдерде. Әмма җентекләбрәк сораша башлагач, ул журналистларга әлегә мәгълүмат бирә алмыйм дип китү ягын карады.