Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Татарстан сенаторлары "Яровая кануннары" мәсьәләсендә рәсми күрсәтмә көтә


Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Русия Федерация шурасындагы Татарстан вәкилләрен “Яровая кануннары” өчен тавыш бирмәскә чакырды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу кануннарга экспертиза үткәреләчәген белдерде. Татарстаннан сайланган ике сенатор әлегә бу хакта - ләм-мим.

Федераль үзәк төбәкләргә “күчтәнәч”ләрен яудырып кына тора. Чираттагысы – халык арасында “Яровая пакеты” дип исем белән аталган кануннар җыелмасы булды. “Дин һәм намус иреге турында”гы канунга үзгәрешләр кертү турыдан-туры мөселманнарга да кагыла. Бу канун ашыгыч рәвештә кабул ителмәскә тиеш дип бары тик руханилар гына ишетелер-ишетелмәс кенә ризасызлык белдерде. Татарстан депутатлары да, республика хөкүмәте дә бу хакта моңарчы дәшмәде.

Минтимер Шәймиев

Минтимер Шәймиев

Ниһаять, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев бу канунны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Татарстан дәүләт шурасының 19нчы сессиясендә катнашкан депутатларны ул “Яровая кануннары” өчен тавыш бирмәскә чакырды. Шәймиев канунның дини гыйбадәткә кагылган өлешенә каршы чыкты. Өйдә ифтар, никах, мәрхүмнәрне искә алу көннәрен уздыруны тыю мөселманнарда ризасызлык уятты дип, Шәймиев бу канунны ашыгып кабул итмәскә, аны яңа Думага калдырырга чакырды. Татарстан сенаторлары Олег Морозов белән Илдус Әхмәтҗановка Татарстан депутатларының бу карашын Федерация шурасына җиткерергә кушылды.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Экспертлар тикшерә”

Журналистлар Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан сессиядән соң булган матбугат очрашуында бу мәсьәләгә карата фикерен сорады.

“Без Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителгән федераль канундагы бу маддәләргә карата хокукый яктан экспертизаны тәмамлаячакбыз. Әгәр чыннан да аны кабул итмәскә кирәк дип саныйбыз икән, соңгы баскыч буларак Федерациясе шурасы кала. Ул югары пулат буларак канунны тикшереп хуплау-хупламауны хәл итәчәк.

Хәзер минем кабул итү бүлмәсенә кешеләр җыелды. Без үзебезнең президент аппараты, юстиция министрлыгы юристлары белән тагын экспертиза үткәрәчәкбез. Әгәр кануни яктан җитешсезлекләр тапсак, Федерация шурасындагы безнең вәкилләр фикеребезне тавыш бирүгә кадәр шура әгъзаларына җиткерсен өчен хат имзалаячакмын”, диде Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Русия Думасында депутатлар Яровая һәм Озеров тәкъдиме белән кабул ителгән кануннарның җәмгыятьтә зур шау-шу тудыруын әйтә. Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан парламенты “Яровая пакеты” дип аталган кануннар җыелмасын үзгәртү өчен беркадәр үз өлешен кертә алган. “Моңа кадәр булган үзгәрешләргә безнең тавышыбызны ишеттеләр. Алар аны беркадәр йомшартты. Мисал өчен, ватандашлыктан мәхрүм итүне алсак, моны дөнья җәмәгатьчелеге дә кабул итми”, ди Мөхәммәтшин.

Сенаторлар ни уйлый?

29 июньдә Русия Федарация шурасының чираттагы 396нчы утырышы булачак. Каралачак мәсьәләләр 200гә якын, зур шау-шу тудырган Яровая белән Озеров кануны да каралырга тиеш. Һәрхәлдә ул көн тәртибендә бар.

Олег Морозов

Олег Морозов

Азатлык Татарстаннан сайланган ике сенатор Олег Морозов белән Илдус Әхмәтҗановка шалтыратты һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевның Яровая кануннарын тәнкыйтьләве хакында хәбәрдармы дип кызыксынды. Сенатор ярдәмчесе Евгения Маслова, Морозов бу хакта бернинди дә комментар бирмәячәк, дип әйтте. Көне буе аны журналистлар тинтерәтә, әмма Морозов иртәгә нишләячәге хакында тишми.

Илдус Әхмәтҗановка да аның ярдәмчесе Эмил Вәлиевтән аша узып булмады. Ул да комментарлар бирергә иртә әле дип тынычландырырга тырышты.

Илдус Әхмәтҗанов

Илдус Әхмәтҗанов

“Илдус Әхмәтҗанов бүген Казандагы Татарстан Дәүләт шурасы сессиясенә чакырулы иде, әмма төрле бихисап утырышлар аркасында ул сессия эшендә катнаша алмады. Без әлегә барысын да матбугаттан укып, күреп кенә беләбез. Шуны гына әйтә алам: Ирина Яровая язган кануннар җыелмасы Русия Федерация шурасына килеп иреште. Илдус Әхмәтҗановның моңа карата карашы, позициясе ничек булачагы хакында берни әйтә алмыйм. Бу хакта Татарстаннан күрсәтмә белән рәсми телеграм, электрон яки кәгазь хаты булырга тиеш. Бернинди телеграм да килмәде, хат та күренмәде. Ул булмый торып, сенатор берни эшли алмый”, диде Вәлиев.

Сибагатуллин: "Шәймиев канунны, бәлки, аңламагандыр?"

Миңтимер Шәймиев үз чыгышында Татарстаннан Русия Дәүләт думасындагы депутатларны да шелтәләде, Яровая кануннары җыелмасы өчен дәррәү тавыш бирүне тәнкыйтьләде.

Фатих Сибагатуллин

Фатих Сибагатуллин

Русия Дәүләт думасысының алтынчы чакырылышында Татарстаннан 11 депутат эшләде. Алар арасында Фатих Сибагатуллин да бар. Азатлык белән сөйләшүдә депутат бу кануннар өчен тавыш бирүенә үкенмәве хакында әйтте. Яроваяның кануннар җыелмасын бик урынлы һәм кирәкле дип бәяләде.

“Бу кануннар беренче чиратта сектантларга каршы кабул ителде. Русиядә 117 төрле дин юнәлеше бар, барысының да үз туксаны туксан, барысының да үз Алласы, аларныкы гына дөрес. Бу канун әнә теге фәйзрахманчыларга каршы эшләнде. Бичара хатыннарны алдап тоттылар бит балалары белән.

Миңтимер Шәймиев бәлки дөрес аңламагандыр? Мин шулай дип уйлыйм. Мәчеттә, чиркәүдә гыйбадәт алып барып була, дәгъватын да сөйләргә рөхсәт ителә. Зур ифтарларга ашарга гына йөриләр бит, анда дәгъват юк. Бу канун чиркәүләр мәктәпләргә барып дини пропаганда алып бармас өчен бик уңай. Яровая кануны дөрес, урынлы”, дип сөйләде Сибагатуллин.

Шәймиевның Мәскәүгә каршы сүзләре

Миңтимер Шәймиевнең федераль үзәктән килгән “күчтәнәч”ләргә карата кискен тәнкыйтьләве беренче түгел.

2015 елның сентябрь аенда Рөстәм Миңнехановның президентлык вазифасына керешү тантанасында Идел буе федераль бүлгесендәге Русия президенты вәкиле Михаил Бабич котлау чыгышында бер тапкыр да Миңнехановны президент дип атамады. Шәймиев исә Татарстанда президент атамасының бик мөһим икәнлеген ассызыклады. “Безгә Татарстан президенты да, аның ничек аталуы да ошый”, дип әйтте.

Моңа кадәр Татарстан парламентаризмына 25 ел тулу уңаеннан узган тантанада да ул Татарстандагы президент институтын яклап чыгыш ясады.

Шәймиев 2008 елның ноябрь аенда Казанда яңа мәгариф стандартларына багышланган киңәшмә вакытында Русиянең ул вакыттагы мәгариф министры Алексей Фурсенко алдында Русия мәгарифне үстерү институты вәкиле, милли телләргә каршы кануннар әзерләү белән танылган Ольга Артеменкога кискен тәнкыйть белдереп, мәгарифтә яңа стандартларга каршы чыккан иде. “Күрәсең, кемгәдер Русия халыкларының телләре җитәрлек дәрәҗәдә бетүгә таба бармый кебек тоела. Кемнеңдер бу хәлне тизләтәсе килә. Милли телләрне җәдвәлдән тыш сәгатьләрдә укыту – бу нәрсә, мыскыллаумы?” дигән иде Шәймиев.

Хәзерге вакытта Change.org сәхифәсендә Русия президенты исеменә Ирина Яровая тырышлыгы белән язылган миссионерлык эшчәнлек турындагы яңа канунга каршы петициягә имза җыю бара.

XS
SM
MD
LG