Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәйзрахманчы"ларны өйләреннән куалар


"Фәйзрахманчы"ларны йорты
"Фәйзрахманчы"ларны йорты

3 апрель көнне Казанның Торф урамы 14нче йортка мәхкәмә приставлары, прокуратура, полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр килгән. "Фәйзрахманчы"ларны йортларыннан куып чыгарганнар. Ләкин алар кире ишекне каерып кергән.

Бу турыда “Азатлык” радиосына шушы йортта яшәүче Гомәр Ганиев хәбәр итте. Атнакич куып чыгарылып, алар озак вакытын капка төбендә уздырган. Алар сүзләренчә, өйгә кермәгән очракта да, алар шушы йорт тирәсендә урамда яшәмәкче.

– Гомәр абый, сезне йортыгыздан куып чыгару кайчан булды?

– Кичә, 3 апрель иртәсендә, 8дә өйгә керделәр. Көтелмәгәнрәк килеп чыкты. Бик күп кеше иде, прокуратура, мәхкәмә приставлары да бар иде, урамда янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары да тора иде, бер-ике кеше видеокамерага төшерде. Мәхкәмә карары белән “Сезне бу йорттан куабыз”, дип әйттеләр. “Китмибез”, дидек. Каршы тордык, ләкин барыбызны этеп-төртеп чыгардылар. Ишекне томаладылар, эретеп ябыштырдылар, мөһер салдылар.

Йортта 7 хатын-кыз, 6 ир-ат яши. Иң өлкәне – рәсүлебез, аңа 85 яшь, тагын 80 яшьтәге бер хатын бар, иң яше – 35 яшьлек ир. Балалар юк. Балалар йортларына, приютларга урнаштырылган барлык балалар да үз ата-аналарына кайтарылды, алар бирегә башка килмәде. Кем кайда яши, белмим, авылларына, шәһәрләренә таралып беттеләр, алар белән элемтәдә тормыйбыз.

– Башлыгыгыз Фәйзрахман Саттаров кайда?

– Рәсүлебез – Фәйзрахман Саттаров безгә өйдән чыкмаска кушты, ләкин аны да чыгарып җибәрделәр. Ул бик өлкән яшьтә, авырый. Бик әкрен генә йөри. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастанәханәгә алып киттеләр, мин дә утырып бардым. Без дөньяви хастаханәләрне кабул итмибез. Табиб: “Медицина хезмәт күрсәтүгә ризамы?” дип сорады, без “Юк, риза түгел”, дип имза куйдык, аннары без кайтып киттек.

Гомәр Ганиев
Гомәр Ганиев
Кайткач, бөтенебез бергә лом белән ишекне каерып ачып кердек. Шунда ук полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Тагын барыбызны да “Гвардейская” полиция бүлегенә алып киттеләр. Кичкә кадәр һәрберебездән сорау алдылар. “Ник ачып кердегез?” диләр, соң безнең йорт бит ул, аннары рәсүлебез шулай кушты. Кемдер иртәрәк кайтып китте. Алар кайтуга йортны берничә кеше саклаганы турында хәбәр иттеләр. Безнекеләр шунда капка төбендә җыелышып утырган. Мине, рәсүлебезне бик соң җибәрделәр, кичке 9ларда гына кайттык. Без кайтканда ишекне тагын каерып ачып кергәннәр иде. сакчылар кайтып киткән булган. Төнен йортыбызда уздырдык.

– Хәзер нишләргә җыенасыз? Башка берәр урынга бару мөмкинлеге бармы? Мәсәлән, синең туганнарың Әлкидә яши?

– Әйе, әти-әни, абый, сеңелкәш шунда яши. Ләкин мин ник анда кайтыйм? Аларның үз тормышлары, минеке – аерым. Беребез дә күчмибез, безгә Аллаһ Тәгалә шушында яшәргә кушты. Шушында үлсәк үләбез, ләкин беркайда да бармыйбыз, китәргә хакыбыз юк. Үтерсәләр, җәннәткә керәчәкбез. Ничек яшәгәнбез, шулай дәвам итәчәкбез. Шушы җирдә коры җирдә кунсак кунабыз, ләкин бу урынны ташламыйбыз. Берсенең дә китик дигәнен ишетмәдем. Китәргә теләгән кеше бар икән, аларны тоткарламыйбыз.
XS
SM
MD
LG