Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов: "Яровая кануны” традицион диннәргә тими"


Илдар Гыйлметдинов: "Яровая кануны традицион диннәргә тими"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

Русия Дәүләт Думасы депутаты, Бөтенрусия татар милли мохтәрияте рәисе Илдар Гыйлметдинов “Яровая кануны" чит-ят дини агымнарны тәртипкә салу өчен генә язылды ди.

Татарстанның Русия Дәүләт Думасындагы вәкиле Илдар Гыйлметдинов “Яровая кануны” традицион диннәргә тими дип татар-мөселманнарны тынычландырырга ашыга.

“Безнең дин әһелләре ислам динен өйдән-өйгә таратып йөрмиләр. Никах уку, балага исем кушу, ритуал хезмәтләр уздыру рөхсәт ителә. “Мин – дин әһеле” дип ят дини агымнарга караган, өйдән-өйгә йөрүчеләргә чик куярга кирәк”, ди Гыйлметдинов. Аның фикеренчә, ул канунны игътибарлап укысаң, төп диннәргә куркырлык әйбер юк икән.

“Татарлар нәрсәдән куркабыз? Мәчетләргә бик үк йөрмәгән очракта, үзебезнең өйгә мулла чакырабыз, дин әһелләре килеп исем кушулар, никах кебек гореф-гадәтләрне үткәрәләр. Менә шуларга чикләү булмас микән диләр. Ләкин бу канун миссионерлык эше белән шөгыльләнүчеләргә генә карый”, диде ул.

Шул ук вакытта Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең борчылуы да нормаль хәл икән.

“Миңтимер Шәрипович, олы кеше буларак, безне гел саклап торырга тырыша. Олы кешеләр һәрбер нәрсәгә шикләнеберәк карыйлар дип әйтимме сон. Мин аны да аңлыйм, безнең бит шушы канунны тормышка ашырган вакытта аны нәрсәгә юнәлдерелүен аңламыйча, таякны катырак боргычлап куя торган кешеләребез дә бар. Минемчә, ул беренче чиратта аларга карап әйтелгәндер дип уйлыйм. Шуңа күрә аның сорау-фикерләре дөрес түгел дип әйтмим, инкяр итмим. Мин ниндидер канунны яклаудан түгел, ә курыккан мәсьәләрне аңлатып, безгә тими, кагылмый дип әйтәсем килә”, ди Илдар Гыйлметдинов.

Депутат белдергәнчә, “Яровая кануны”на Владимир Путин кул куячак. Яңа канун җәмгыятькә, традицион диннәргә куркыныч янамый дип саный ул. Чит агымнарга да миссионерлык эшен ябарга димәгән, ә үз эшчәнлегегезне канунлаштырыгыз, теркәү үтегез диелә икән. Илдар әфәнде бу өлкәгә дә тәртип кирәк дигән фикердә.

XS
SM
MD
LG