Русия банкы Твоя-Россия.рф сәхифәсендә яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык акчага нинди символлар кую турында тавыш бирү оештырылган. Банк бу акчаларны 2017 елда чыгаруны планлаштыра.
Бөтендөнья татар конгрессы бу акчаларга Казан символларын куярга чакырды. Интернет сәхифәсендә Казан шәһәрен һәм аның символларның берсен сайлап һәм тавыш биреп була. Тавыш бирү 15 июль тәмамлана.