Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иптәш патриарх


21 июльдә Казанга Русиянең иң зур побы килә икән! Түрә-кара мәгълүм җиренә нашатыр кыстыргандай чаба, олы кунакны каршыларга әзерләнәләр. Дин дәүләттән аерылган дип Конституциядә язылган анысы... Тик аны Русиядә кем санга суга?

Патриарх Кирилл (Гундяев) Русия истеблишментында күптән бүгенге Политбюро әгъзасы буларак кабул ителә. Алай гына да түгел, совет чоры белән тәңгәлләштерсәк, ул Үзәк Комитетның идеология буенча секретаре сыман күзаллана. Хәтерлисезме “соры кардинал” Сусловны? Бу аңардан да хәтәр, бу күләгәдә түгел, телевизордан күренмәгән көне юк, губернаторлар аягөсте торып, биләмәләрендә янә ничә чиркәү салулары турында моңа хисап бирә.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Русия сәясәтендә менә шундый кодрәт иясе үзе Казанга килсен әле! Моңардан да зур шатлык була аламы безнең татар түрәсе өчен?! Югыйсә, күпме чакырып та элегрәк шәһәребезгә аяк басмаган иде бит. Әле мәктәпләрдә православие укытмаганга үпкәли, әле Рим папасы кире кайтарган иконаны бирү хакына Казан үзәгендә зур чиркәү салыгыз дип шарт куя. Шартын үтәделәр: салачаклар. Мәйданы 2500 дүрткел метр була диме соң... Мондый темп белән барсак, мәктәпләрдә дә тиздән чукынырга өйрәтерләр, Алла боерса...

Казан Божьей матери – бу сүзтезмәне татарча әйтергә тел әйләнми – үзебезчәрәк әйтәм: Мәрьям ананың Казан тәресе (әйе, әйе, икона татарча тәре, ә крест хач була!) табылган урында салыначак ул чиркәү.

Әлеге иконаның 1579 елда пәйда булуы үзе үк могҗиза. Ярты шәһәрне ялап алган янгыннан соң, Матрона исемле бер кызый төшендә Мәрьям ананы күрә. Кызның өеннән ерак та түгел, җир астында Мәрьям ана сурәте төшкән изге такта ята икән. Мәрьям ана, урысча әйтсәк, Божья матер, шул хакта әрхирәйгә, шәһәрнең башка түрә-карасына хәбәр итәргә куша.

Чыннан да могҗиза – җир астыннан кыйммәтле ташлар белән бизәлгән икона-тәре килеп чыга! Аны хачлар күтәреп Благовещение чиркәвенә илткәндә янә могҗиза: ике сукырның күзе күрә башлый.

Тәре табылган урында митрополит Ермоген хатын-кыз монастыре салдыра. Беренче монахиняны кем дип уйлыйсыз? Уйлыйсы юк – төш күрүенә үзе үк ышана башлаган бичара Матрона була ул. Иконаны саклар өчен шунда ук алагаем зур чиркәү салалар. (Яңа собор утызынчы елларда шартлатылган шул чиркәү урынына салынырга тиеш тә инде).

Күптән түгел безгә митрополит итеп җибәрелгән Феофан, килгән көнне үк, Казанны урыс җире дип белдергән иде. Әлеге белдерү өчен алар 1579 елда ук могҗизаи рәвештә кайгыртып куйган – шундый кыйммәтле тәре табылган җир тагын кемнеке булсын?!

Болгар ислам академиясе оештыру Татарстан мөселманнары өчен шактый көтелмәгән хәл булды. Мәскәүдән тәкъдим итеп торалар, Ходаның хикмәте! Сере бик тиз ачылды тагын: әллә кайда, читтә ислам академиясе, ә Казан үзәгендә алагаем зур чиркәү салынасы икән.

Иманым камил, нәүбәттәге адым Казанда Духовная академияне яңадан ачу булачак. Патриарх бу килүендә үк ул хакта сүз кузгатмый калмас һәм, ышанып әйтергә була, аның әлеге тәкъдимен безнең түрәләр хуплап, шатланып каршы алачак. Югыйсә Духовная академиянең Октябрь фетнәсенә кадәр ни белән шөгыльләнгәне билгеле. Иң төп вазифасы миссионерлар укытып чыгару булган аның. Академия Идел-Уралда гына түгел, Үзәк Азиядә дә чукындыру сәясәтен җәелдергән. Яңадан ачылган очракта да аның төп вазифасы шул калачак. Милли тамырыннан аерылган татарны чукындыру өчен дә әзерлекле кадрлар кирәк.

Мондый олы максатларны күздә тотканда, Болгардагы ислам академиясенең җәмгыятьтәге урыны да, йогынтысы да бик бәләкәй булып кала. Татар яшәеше өчен ул бөтенләй юк, ә халыкара ислам галәмендә андый уку йортлары меңәрләгән. Ләкин бик күп, бик күп миллионнар бәрабәренә салынып яткан чиркәүгә карап без-мөселманнар юана алабыз – кайдадыр изге Болгар җирендә ислам академиясе дә салына бит! Алданырга теләгәнне алдаудан да җиңел эш юк.

“Православное образование” журналына (№1, 2015 ел) биргән интервьюсында Патриарх Кирилл мондый сүзләр әйтә: “Осталось буквально несколько таких регионов, где выбор ОПК (Основы православной культуры – Р. З.) явно не соответствует структуре населения. Есть и “уникальный”, можно сказать, регион – Татарстан, где региональная власть считает возможным за людей решать, что им можно изучать в рамках ОРКСЭ (Основы религиозных культур и светской этики – Р. З.), а что нельзя. При этом грубо нарушаются гражданские права и требования федерального законодательства, игнорируются решения Президента, Правительства, Министерства образования и науки. С таким положением мы не можем согласиться как участники введения ОРКСЭ, представляющие в этом православного населения. Мы и дальше будем делать все возможное, дабы переломить эту нездоровую ситуацию, будем и дальше ставить этот вопрос на самых различных государственных уровнях.”

Әлбәттә шикләнмәскә була, Кирилл бу хакта Казанга килгәч янә сүз кузгатачак. Һәм ОПК безнең барлык мәктәпләрдә укытыла башларга да мөмкин. Бу инде балаларны ачыктан-ачык чукындыру дип атала. Мондый очракта нишләргә? Бер генә юл кала: мәктәпләрне конфессиональ принципта бүлү! Христиан мәктәпләрендә рәхәтләнеп укытсыннар ОПКны, мөселман мәктәпләрендә Ислам нигезләрен, яһүд уку йортларында – үз диннәрен... Тик юк, патриарх та, Мәскәүдә калганнар да моңа риза булмаячак, чөнки төп максат бит һәммә баланы чукындырып, киләчәктә Русиядә бер телле, бер динле халык калдыру.

Ул чагында, патриарх һәм аның тарафдарлары фикеренчә, әлеге халык кеше ышанмаслык бәхеткә ирешәчәк, әлбәттә. Фани дөньядан һәрбере чын христиан булып үтәчәк һәм райга, ягъни оҗмахка тиенәчәк. Ә оҗмах инде ул, үзегез беләсез, теге дөньядагы полный коммунизм. Сусловның төшенә дә кермәгән мөмкинлекләр!

Менә шул – безнең түрә-кара олы кунакны түгел, ә русиякүләм идеологиянең галиҗәнап атакаен – иптәш патриархны каршы алачак. Каршы алучылар арасында безнең мөфти җегет тә булыр, билгеле. Татарларның күбесе әлегә мөселман санала бит.

Ркаил Зәйдулла, язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG