Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүлән хәрәкәте белән Төркия хөкүмәте арасындагы бәрелеш


Рәҗәп Эрдоган (с) һәм Фәтхулла Гүлән (у)
Рәҗәп Эрдоган (с) һәм Фәтхулла Гүлән (у)

Төркиядә 15 июльдәге гаскәр фетнәсе бастырылганнан соң хакимият моның өчен АКШка сыенган мөселман дин әһеле Фәтхулла Гүлән җаваплы, бу фетнә омтылышы артында ул тора дип белдерде. Һәм бу аңлатманы Төркиядә күпләр кабул итте дә. Гүлән хәрәкәтенең тарихына күз салу Төркиядә барган хәлләрне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Гүләнчеләр хәрәкәте ни тели?

Баштарак Фәтхулла Гүлән хәнәфи мәзһәбендәге дин галиме Сәид Нурси (1877-1960) тарафдары була. 1970нче елларда исә ул үз хәрәкәтен оештырып җибәрә һәм соңрак аны Гүлән җәмгыяте дип йөртә башлыйлар.

Конституциясендә дөньяви дәүләт булуы ныклап беркетелгән һәм бу дөньявилыкны саклау хәрбиләргә йөкләнгән Төркиядә, башка динче хәрәкәтләр кебек үк, Гүлән җәмгыяте дә тыела һәм 1983 елга кадәр идән астында гына эшләргә мәҗбүр була. Әмма башка дини төркемнәр асылда Коръәнне өйрәнү һәм үз дини чараларын оештыру белән генә шөгыльләнсә, гүләнчеләр бик нык сәясиләшеп китә. Эшмәкәрләр иганә акчалары белән аларны тагын да куәтләндереп җибәрү нәтиҗәсендә бу хәрәкәт илдәге кадимче һәм башка дини төркемнәрнең сәяси көченә әверелә.

Бу аларның яшьләрне укытып хакимиятнең төрле мөһим катлауларына, полициягә, юстиция системына, һәм хәтта гаскәргә дә урнаштыру турындагы сүзләр

“Ул чакта Гүлән җәмгыять өчен “кыю, үз-үзләрен аямый торган ирләр” укытырга теләвен язган иде”, - ди Төркиядәге дини төркемнәр белгече Рушен Чакир, – “Бу аларның яшьләрне укытып хакимиятнең төрле мөһим катлауларына, полициягә, юстиция системына, һәм хәтта гаскәргә дә урнаштыру турындагы сүзләр”.

Әмма, башка ачыграк фиркаләрдән аермалы буларак, Гүлән хәрәкәте һәммә нәрсәне яшереп тота. Бу хәрәкәттә ничә кеше булуы да, аларның кемнәр булуы да, аларның сәяси максатлары да әйтелми. Аның хәрәкәте һәм аңа бәйле барлык вакыфларның һәм бизнесларның баеганнан байый баруы, бу хәрәкәткә яңадан-яңа кешеләр кушылуы турында төрле имеш-мимешләр тарала. Шулай да аларны раслаучы ышанычлы дәлилләр бик күренми.

Бу хәрәкәт никадәр зур?

Гүлән хәрәкәте әгъзалары санын да, аның никадәр куәтле булуын да исәпләү мөмкин түгел диярлек. 40лап ел дәвамында җыелган күп кенә чама белән исәпләүләргә караганда, анда дистәләрчә мең әгъза булырга охшый.

Гүлән үзенең ниндидер "челтәре" булуын даими кире кагып килә

Гүлән үзенең ниндидер "челтәре" булуын даими кире кагып килә. Аның әйтүенчә, оешкан челтәр булмаса да, теләсә кайсы хакимият оешмасында, яки башка сәяси фиркаләрдә аның фикерләрен хуплаучылар булырга мөмкин. Әмма Чакир әйтүенчә, гүләнчеләр башка фиркаләр эшләмәгәнне эшли, үзләре укытып чыгарган яшьләрне үз җәмгыятьләре кушканча, үзләренә кирәк булган эш урыннарына юнәлтә.

Гүләнчеләр Төркия хөкүмәтенә каршы көрәшне ничек алып бара?

1970нче елларда хөкүмәт, гаскәр һәм иминлек көчләре үз сафларын Гүлән кешеләре дип шикләнелгәннәрдән чистартырга тырышып карый. 1980нче елларда дөньяви фиркаләр һәм журналлар гаскәрдә яшерен "фәтхуллачылар" булуы турында кисәтеп килә.

Гаскәрдә һәм дәүләт эшләрендә акрынлап хезмәт баскычыннан югарыга үрмәләүче гүләнчеләр хәрәкәтнең башка әгъзаларын да үз артыннан тарта, кирәкле урыннарга урнаштыра

Гаскәрдә һәм дәүләт эшләрендә акрынлап хезмәт баскычыннан югарыга үрмәләүче гүләнчеләр хәрәкәтнең башка әгъзаларын да үз артыннан тарта, кирәкле урыннарга урнаштыра. Хәбәрләргә караганда, 2010 елга кадәр дәүләт эшенә алганда бирелә торган имтихан сораулары Гүлән хәрәкәтенең кирәкле урынга урнашачак әгъзалары белән, алар имтиханны җиңел генә бирә алсын өчен, алдан сөйләшенеп куела торган булган.

Гүлән яңа тарафдарлар җәлеп иткән һәм аларга юнәлеш биргән арада аның Төркиядәге һәм чит илләрдәге мәктәпләре аңа дан һәм популярлык китерә. Гүләнгә каршылар әйтүенчә, уңышлы эшләп килгән ул мәктәпләр аның хөкүмәткә үтеп керү эшчәнлеген каплаучы пәрдә буларак та кулланылган. Гүлән Төркиядә мәгариф һәм мәдәниятне күтәрүне һәрчак үзенең төп максатлары буларак әйтеп килә.

Хөкүмәт оешмаларына "тыныч һәм сабыр гына" үтеп керергә һәм үзгәрешләр вакытын көтәргә өнди

1999 елда дәүләт телевиденисендә аның яшерен рәвештә яздырып алынган чыгышлары күрсәтелә. Анда ул үз тарафдарларын хөкүмәт оешмаларына "тыныч һәм сабыр гына" үтеп керергә һәм үзгәрешләр вакытын көтәргә өнди. "Артык ашыксагыз, Төркия дәүләт оешмалары артыгызга басачак", ди ул.

Дөньяви мәгълүмат чаралары һәм хөкүмәт басымы арта бару нәтиҗәсендә 1999 елда Гүлән Кушма Штатларга күченеп китәргә мәҗбүр була. Шуңа да карамастан, аның хәрәкәте үсешен дәвам итә.

Эрдоган белән мөнәсәбәтләр нигә бозыла?

2000нче елларда полиция, юстиция системында, медиада, мәгарифтә һәм хәтта гаскәрнең дә югары вазифаларында Гүлән кешеләре шактый күп була. 2003 елда премьер-министр вазифасын алган Рәҗәп Эрдоган да элек аның элекке якын беректәше була. Гүлән дә, Эрдоган да бер үк динче хәрәкәттән чыга, әмма дөньяви дәүләттә ислам хәрәкәте ничек эш итәргә тиеш дигән мәсьәләдә аларның карашлары аерыла.

2002 елда Эрдоганның Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе нәкъ менә гүләнчеләрнең ныклы ярдәме белән парламент сайлавында җиңеп хакимияткә килә һәм берфиркале хөкүмәт оештыруга ирешә. Рәхмәт йөзеннән Эрдоган хакимияте 2010 елга кадәр гүләнчеләргә бик бәрелми.

Полициядә һәм аның мәктәпләрендә чистартулар үткәрелә, әмма хәрбиләр читтәрәк кала

Шуннан соң инде Эрдоган Гүлән тарафдарларына каршы чаралар күрә башлый. Полициядә һәм аның мәктәпләрендә чистартулар үткәрелә, әмма хәрбиләр читтәрәк кала. Эрдоган хөкүмәтендә һәм аның якыннары арасында коррупция очраклары турында яшерен аудио һәм видеоязмалар чыкканнан соң Эрдоган, моның артында Гүлән хәрәкәте тора дип шикләнеп, 2013 елда аның белән араларны тәмам өзә.

Гүлән тарафдарлары нигә шулай тиз тотылды?

Гаскәр фетнәсе башлануга ике тәүлек тә узмастан, гүлән тарафдары дип шикләнелгән 7 меңләп кеше тоткарланды. Бер атна эчендә исә бу сан 50 меңнән артып китте. Аларның бер өлеше соңрак иреккә чыгарылды. Кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары, кәсепчелекләр һәм хәтта мәктәпләр дә ябылды яки аларның җитәкчелеге алыштырылды.

15 июль кичендәге фетнә омтылышыннан соң дистәләрчә Гүлән тарафдары Гүлән хәрәкәтендә югарырак вазифаларда булган җитәкчеләрдән күрсәтмәләр алганлыгын, ул күрсәтмәләрнең телдән әйтелгәнлеген яки кыска язма рәвешендә булганлыгын таныды. Хәтта бер полковникның үз җитәкчесе булган генералга да күрсәтмә биргәнлеге хәбәр ителде.

Кайберәүләр хәтта бу фетнә омтылышын хакимият үзе махсус оештырган дип уйлауларын да белдерде

Эрдоган хакимияте фетнә омтылышыннан соң шулкадәр күп гүләнчене ничек белеп алган соң дигән сорау туа. Кайберәүләр, шул исәптән Европа Берлеген киңәйтү комиссионеры Йоһаннес Һаан да кешеләр һәм оешмалар исемлеге фетнә омтылышына кадәр алдан ук әзерләнеп куелган булырга мөмкин дип фаразлый. Кайберәүләр хәтта бу фетнә омтылышын хакимият үзе махсус оештырган дип уйлауларын да белдерде.

Гүләнчеләр хәрәкәтенең Төркия сәясәтендә соңгы 40 елда актив эшчәнлек алып барганлыгын һәм Эрдоганның авторитар омтылышларын исәпкә алганда, чыннан да хакимият дәүләт хезмәтендәге, мәгариф системындагы һәм бизнестагы Гүлән тарафдарлары исемлеген әзерләгән була ала. Аларның иминлек хезмәтләре күзәтүе астында булганына шик юк дияргә мөмкин.

Эрдоган киңәшчеләре әйтүенчә, президент бу елның августында гаскәрдә чистартулар уздырырга җыенган булган. Бу фетнәчеләрне вакытыннан алда күтәрелергә мәҗбүр иткән була ала. Ә бит 17 ел элек яшерен рәвештә яздырып алынган чыгышларында Гүлән вакытыннан алда күтәрелүнең куркыныч яклары турында кисәткән булган.

XS
SM
MD
LG