Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

Кострома мәчетендә имам булып эшләүче Фәрит Халиковка һөҗүм булган. Хәзрәт әйтүенчә, аны мөселман булганы өчен туктатканнар һәм үтерерлек итеп кыйнаганнар, ә җитәкчелек моны гади хулиганлыкка кайтарып калмакчы. Хәзер ул гаиләсе өчен курка.

Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган, тумышы белән Арчадан булган Фәрит Халиков инде елъярым хатыны һәм ике баласы белән Костромада яши. Аны татар милли-мәдәни мохтарияте мәчеткә имам итеп чакырткан булган. Ул күптән түгел ачылган мәчеттә икенче имам вазифасын башкара.

7 август көнне кичке намазга дип мәчеткә барганда Фәрит хәзрәткә ике ир кеше һөҗүм итеп бик каты кыйнаган. Хәзрәт паралич белән авыру сәбәпле, аларга каршы да тора алмаган. Көч структуралары әлеге һөҗүмне гади хулиганлыкка кайтарып калдырмакчы һәм хәзрәткә тавыш куптармаска кушкан. Бу хакта Фәрит Халиковның үзе белән сөйләштек.

– Фәрит хәзрәт, бу һөҗүм дини эшчәнлегегез белән бәйле дип саныйсызмы?

– Әлбәттә. Һөҗүм итүчеләрнең берсе мин яшәгән йортта, бер үк керештә яшәүче күрше иде. Ул минем имам икәнне белә, чөнки мин монда мәчеткә якын гына торам.

7 август көнне шул күрше дусты белән эскәмиядә хәмер эчеп утыра иде. Мин алар яныннан ашыгып кына үтеп киттем. Бу күршенең дусты: "Стой" дип кычкырды. Мин игътибар итмәдем, яшенле янгыр башлану сәбәпле, тиз генә кире кереп курткамны алдым. Кире чыккач: "Нәрсә яшеннән куркасың мәллә?" ди. "Юк, курыкмыйм" дип китеп бардым. Тагын "Стой, мусульманин" дигәч, туктап артыма борылган идем, ул миңа китереп сукты. Мин егылдым. Шуннан бу мине кыйный башлады. Аннары кирпечтән дә зуррак таш алып башка сугарга тотынды. Менә үтерәм-үтерәм дип кыйный инде. Мин куллар белән башымны капладым. Муенга да дүрт тапкыр төште, җилкәләргә күп туры килде. Бөтен бит күгәрде. Ишетеп ятам инде минем күрше әйтә: "Бу готовый, әйдә калдыр", ди.

Мин шуннан соң акрын гына киттем дә өйгә кереп полициягә шалтыраттым. Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре килде дә: "Дини-милли низаг булды дип тавыш кына күтәреп кара, бу бары гади хулиганлык. Монда бернинди дә дини һәм милли нәфрәт юк", дип психологик басым ясый башлады.

Хастаханәгә баргач та, тикшергәч, бер җирең дә сынмаган, баш миең селкенмәгән дияргә тотындылар, гәрчә торып баскач гел косасы килә. Хәтта болничный да бирмәделәр.

– Җинаять эше ачтылармы соң?

– 116 маддә, ягъни хулиганлык нигезендә җинаять эше ачтылар һәм әлеге һөҗүм итүчеләргә 20 мең сум штраф кына түләтмәкче булалар. Алар мине үтерәм дигән максат куеп кыйнады, ә аларга бары штраф кына салмакчылар.

Полиция дә шул һөҗүм итүчедән: "Нигә шулай иттегез?", дип сорый. "Мин хәтерләмим", ди. Ә барысын да карап торган күрше бу эштә шаһит буларак кына бара. Ул бит мине үтергәнне күреп торды, туктатмады. Аннары минем мөселман икәнне аңа бит шул күрше әйткән.

Полициядә һәм хастаханәдә булганнан соң, безнең икенче сортлы халык икәнебезне аңладым. Русиядә син урыс булмасаң, син инде икенче сортлы. Хастаханәдә хәтта: "Ник сине үтермәгәннәр ич, әгәр үтерсәләр инде...", диләр.

Минем Русиядән качасым килә. Сине мөселман һәм башка милләттән булган өчен генә тик торганда үтерсеннәр инде. Бу илдә хатыным өчен дә, балаларым өчен дә куркам. Бу хәл бүген булмаса, иртәгә кабатланырга мөмкин. Минем өчен бу ил хәзер ватаным түгел. Теләсә кая китәр идем. Әле бит гади хулиганлыкка кайтарып калдырмакчылар, имеш үтермәгәннәр икән.

Кострома шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты башлыгы Әлфия Хәкимова Азатлыкка әйтүенчә, хәзер ул Фәрит хәзрәтне дәваланыр өчен Татарстанга җибәрергә җыена, чөнки җирле хастаханәдә аны кабул итмиләр.

“Костромада тавыш куптарудан куркалар һәм бу эшне яшермәкчеләр, әмма без җинаять эшен ахыргача җиткерергә тырышачакбыз. Бу бит үтерергә дип эшләнгән җинаять. Җитмәсә дини нәфрәт белән бәйле. Һөҗүм итүче үзе дә яшерми бит. “Әйе, мин аңа “стой, мусульманин” дип кычкырдым ди. Үтерергә дип кыйнаганнар инде”, ди ул.

Бу инде соңгы арада Русия төбәкләрендә татарларны эзәрлекләүнең теркәлгән икенче очрагы. Күптән түгел түгел генә Тверь өлкәсендә хакимият Шамил Казаковны полициягә эшкә алудан баш тартып, моны аның милләте татар булу белән аңлаткан иде. Бу милли эзәрлекләү очрагын фаш иткән Казаков хәзер мәхкәмә аша җәзага тартырга да маташалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG