Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан Кирмәнендә шамаилгә багышланган музей ачу кирәк"


Шамаил
Шамаил

Татар халкының башкаласы Казан шәһәренең үзәгендә – Кирмәндә татар халкы мирасына караган музейлар ачу кирәк. Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиеваның Кирмәннән чыгып киткән оешмаларның биналары музейларга биреләчәк дигән сүзләре бу фикергә этәргеч бирде. Бу эшне шамаилләр музее ачып башлап җибәреп була. Бүгенге көндә авылларда, һәр йортта диярлек, борынгыдан килгән шамаилләр саклана. Аларда халык күңелендәге дини омтылыш, тарихи бизәкләр да чагылыш таба. Мәсәлән, мин күреп белгән шамаилләрнең дистәгә якыны Сөембикә манарасы тарихы белән бәйләнештә.

Шамаил
Шамаил

Үземдә дә дистәгә якын шамаил, архивымда 50гә якын шамаилнең фотосы саклана. Алар, берсен-берсе кабатламый. Бүгенге көндә дөньяга чыгарга тиешле күп кенә шамаилләр коллекциясенең шәхси архивларда, Милли музей саклагычларында да үз вакытын көтеп ятуларын күреп беләм.

Татар халкы ата-бабалары тарафыннан үз иркендә кабул ителгән ислам динен саклау өчен дөнья гизгән, яисә аңа тышкы факторларны кертмәскә тырышкан. Бу тырышлык татар йортларында элеккедән килгән шамаилләр һәм язма китапларның күп булуы белән дә раслана.

Татар өендәге шамаилләр
Татар өендәге шамаилләр

Татар халкының үткәндәге мирасына һәм нәселен саклауга җаваплы каравы, гаилә корганда сәламәтлек, икътисади һәм дә укымышлылык ягыннан камиллеккә омтылуы нәселен искәртүче шәҗәрәләрнең элекке чорларда ук һәр йортта булуы белән дә раслана. Шәҗәрәләр дә музейда урын алырга тиеш дип уйлыйм.

Татар халкы борынгыдан килгән зур һәм бай мираска ия. Без бу мирасны күрсәтә белергә тиеш. Милли бизәкләр һәм аларның тарихтан килгән борынгылыгы да зур игътибарга лаек, алар да аерым бер музейда урын алырга тиеш. Әлеге бизәкләрне йорт һәм каралты-кураларның тышкы бизәлешендә – тәрәзә яңаклары, капкалар, ишекләр, өй кыекларында да, өй эчендәге кашагалар, челтәрләр, юрган һәм ястыкларда да күрергә була.

Татарларның киемнәре һәм киенү рәвеше дә бик киң кырлы һәм төрлелеккә бай. Алар, төрле табигать фасылларына бәйле, күп төрле формаларда эшләнгән. Бу киемнәр, бик уңайлы һәм практик яктан әһәмиятле булуы сәбәпле күршедә яшәгән башка халыклар тарафыннан да үзләштерелгән һәм аларның атамалары татар телендә үк, бер үзгәрешсез кабул ителгән. Саный китсәк, башлык, бишмәт, сарафан, камзул, түбәтәй, ыштан, башмак, читек һәм башкаларны телгә алырга була.

Татар халкының аш-су осталыгы, ризыкларының күптөрлелеге һәм практик яктан, һәм сәламәтлек ягыннан файдалы булуы кешелек дөньясының күз алдында булырга тиеш дип уйлыйм. Аш-су музее да Казан кунакларына кызыклы булачак.

Нурулла Гариф, тарихчы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG