Accessibility links

Татарстаннан "Комфорт"лы хаҗга баручы юк


Мәккәдә кунакханәдә хаҗ кылучыларга каралаган бүлмәләр
Мәккәдә кунакханәдә хаҗ кылучыларга каралаган бүлмәләр

Хаҗга бару быел өч программа нигезендә башкарыла. Акчаң җитмәсә хаҗ юлламасының бәясен соңрак өлешләп тә түләргә була.

Доллар бәясе арткач Русиядән хаҗга бару квоталары тулмый башлады. Мисал өчен, узган елны Татарстанга 1200 квота бирелсә, барлыгы 750 мөселман барды. Быел квотаны тутыру һәм хаҗга барырга теләге булганнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен Татарстаннан хаҗга җибәрүдә төп оператор булган "ДУМ РТ Хаҗ" берничә программа булдырган иде – “Комфорт”, “Стандарт” һәм “Эконом”.

"ДУМ РТ Хаҗ" җитәкчесе Ранис Вахитов Азатлыкка әлеге програмнарның нечкәлекләрен аңлатты.

Ранис Вахитов: "Хаҗга баручыларга "Стандарт" програмын киңәш иттек"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:34 0:00

“Комфорт” – 385 мең сум. Аны алучы булмаган.

“Стандарт” – 240 мең сум. Казаннан турыдан-туры Мәдинә шәһәренә очу каралган (4,5 сәгатьлек юл), анда ике-өч көн булганнан соң, Мәккә шәһәренә киләчәкләр. Бу программага ашау, ирләр өчен ихрам, Корбан чалу бәясе, хаҗ комплекты, бүләк кертелгән. Хаҗилар кунакханәләрдә азрак кеше булган бүлмәләрдә яши, хезмәт күрсәтү “Эконом”га караганда югарырак дәрәҗәдә. Кайтканда Мәккәдән Казаннан туры очкыч.

“Эконом” – 120 мең сум. Әлеге программа икътисади кыенлыклар сәбәпле булдырылган. Мөселманнарның күпчелеге шушы программаны сайлаган. Мәскәүдән-Дубайга очу, аннары инде автобуста Мәккә шәһәренә бару. Ихрам, туклану, корбан кертелмәгән.

Хаҗиларның 55% “Эконом”ны, калган 45% “Стандарт”ны сайлаган.

Быел аз-азлап акча кертеп (рассрочка) хаҗга бару мөмкинлеге дә булдырылган. Партнерлар банкингы үзәге Татарстан Диния нәзарәтенең Голамә шурасы белән сөйләшеп хаҗ бәясен соңрак түләү тәртибен булдырганнар. Ул кредит түгел, шуңа ислам дине ягыннан каршылык юк, әмма юллама бераз кыйммәткәрәк төшәчәк.

Татарстанга бирелгән 1200 кешелек квотаның күпмесе сатылганын "ДУМ РТ Хаҗ"да әйтмәделәр, әмма узган ел белән чагыштырганда баручылар күбрәк булуын җиткерделәр. 49 кешелек төркемгә бер җитәкче һәм 2-3 табиб. Хаҗиларга кирәк-яраклар белән махсус сумкалар таратылган.

Татарстан хаҗилары байрак төсендә тасма белән аерылып торачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Элек Татарстан мөселманнарын хаҗга җибәрү белән шөгыльләнгән “Идел-тур” ширкәте җитәкчесе Аяз Мингалиев сүзләренчә, хәзер бу өлкәдә көндәшлек зур һәм шуңа хаҗга җибәрүче операторларга бәяне арттырып сату файдалы түгел.

“Хезмәт-тур”, “Мөслим-тур”лар да хаҗга җибәрә, Чечня, Дагыстан, Ингушетиянең үз операторлары бар. Шуңа операторлар бу өлкәдә күп акча эшли аладыр дип уйламыйм”, ди ул.

“Идел-Хаҗ” (элекке исеме) дип аталган оешма 1999 елны 25 кешене хаҗга алып барса, 2001 елда инде 111 хаҗи булган. Берничә елдан соң алар 2-3 меңгә арткан.

Татарстан Диния нәзарәтенә мөфти итеп Илдус Фәиз сайлангач, хаҗга җибәрү эше бары мөфтият кулына күчкән һәм “Идел-Хаҗ”га бу өлкәдә эшләү мөмкинлеге бетерелгән. Хәзер алар гомрәгә җибәрү белән шөгыльләнә. Гади айларда гомрәгә бару – 80 мең сум булса, Рамазан аенда – 120 мең сум булган, әмма әлегә баручылар алай күп түгел икән.

“Гомрә институты әле үсеш алмаган. Без анда баручыларны арттыру өчен тырышабыз. Хаҗны да бик аз кешедән башлаган идек, гомрәгә баручылар да киләчәктә артыр дип уйлыйбыз”, диде ул.

XS
SM
MD
LG