Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Татарстаннан хаҗ төркемнәре юлга чыкты


28 август Татарстанның "ДУМ РТ Хаҗ" ширкәтеннән хаҗга юллама алган 29 һәм 62 кешелек ике төркем хаҗ сәфәренә кузгалды. Быел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1200 кешелек квота бирелүе әйтелсә дә, күпмесе сатылганы әлегә сер булып кала.

Казан халыкара һава аланында хаҗга баручылар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде. Таҗиклар мәш килеп бер почмакта үзара гәп корса, үзбәкләр милли баш киемнәрен киеп ары-бире йөреп торды. Азәрбайҗаннар тыныч кына утырып белгән догаларын укуны өстен күрде. Бер кырыйда ашыга-ашыга чемоданнарын скоч белән чорнаучыларның чыҗлаган тавышы үзара сөйләшүчеләрнең тавышын күмеп китте. Күбесе татарча белгән җылы як вәкилләре Русия ватандашлары булып чыкты.

Татарлар исә иң элек тамак ялгап алу ягын карады. Кемдер ерак Әлмәт, Башкортстан, Оренбур якларыннан, кемдер Аксубайдан, кемдер Кукмара, Балтач якларыннан хаҗ сәфәренә кузгалган иде. Кайсыннан гына сорама, барысы да "эконом" төркемле булып чыкты. Ягъни хаҗ юлламасын 120 мең сумнан алучылар һәм сәфәргә Казаннан Мәскәү һәм Дубайга очкыч белән очып, аннан ике тәүлек автобус белән Согуд Гарәбстанына барырга ниятләүчеләр.

"ДУМ РТ Хаҗ" ширкәте "эконом" тур белән бергә 240 мең сумлык "Стандарт" тур юлламалары да сатты, монысының бәясенә Казаннан Согуд Гарәбстанына туры очкыч сәфәре, ашату, корбан чалу һәм башка хезмәтләрнең керәчәге белдерелде.

"Эконом" тур юлламасы белән сәфәргә чыгучыларның берсе дә озакка сузылачак сәфәрдән зарланмады, киресенчә, андый хаҗның савабы күбрәк булачак дип, беренче максатларының кылган хаҗларының кабул булуы икәнен әйтте.

Тумыштан аяклары көчсез булган һәм шуңа хаҗга тәгәрмәчле утыргычта (коляска) чыккан Башкортстан татары, 27 яшьлек Фаил Шиһабетдинов, хаҗга бару теләгенең күптәннән булуын, сәфәргә Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә ышанып чыгуы турында әйтте.

"Аллаһы Тәгаләнең миңа шундый мөмкинлек биргәненә мин сөенәм генә. Юлда, хаҗда авырлык булыр дип бернинди куркуым да юк. Минем белән Мансур хәзрәт бара. Безнең аның белән хаҗга бару нияте аерым-аерым булды. Миңа ярдәм итмәссеңме дигәч, ул кабул итте. Шулай итеп без бергәләп хаҗ сәфәренә чыктык.

Минем иң зур теләгем - сәламәтлегемнең нык булуы. Шулай ук әти-әнием, барча туганнарымның имин булуы", дип әйтте Фаил теләкләренең нидән гыйбәрәт икәнен сорагач.

Аксубай районыннан хаҗ сәфәренә чыккан Сәгыйдә Бәширова хаҗга бару өчен һәрдаим Аллаһы Тәгаләдән сорап торуын, Ураза гаете көнне төнлә үзенә хаҗга барасыңмы дип телефоннан шалтыратуларын белдерде.

"Шулай итеп миңа хаҗга түләүсез бару насип булды. Аллаһы Тәгалә бөтен мөселманнарның хаҗларын кабул кылсын иде", дип Сәгыйдә апа сүзләрен күңеле тулып тәмамлады.

Таҗик милләтеннән булган, татарча чатнатып сөйләшүче Җумобай Кютов хаҗга икенче тапкыр баруын белдерде.

"Мин "эконом" класслы юлламаны сайладым. Ни өченме? Чөнки "эконом" экономияле була, шуңа. Моңа кадәр дә ашату кермәгән тур белән барган идем, ач калмадым анда.

Нигә икенче тапкыр бараммы? Изге урыннар сагындырганга күрә. Мин анда дөньядагы барлык мөселманнарның сау-сәламәт булып яшәвен теләп дога кылачакмын. Хаҗда андый-мондый хәл килеп чыгар дип курыкмыйм. Ничек язган, шул була инде. Әгәр вафат була калсам мәетемне анда күмүләрен сорадым. Кыямәт көнне иң элек хаҗда үлгәннәр кубарыла бит. Мин алдан ук бар нәрсәгә әзер булып барам", дип белдерде ул.

Быел хаҗ кылу өчен Татарстанга 1200 квота бирелде. Тик бу квотаның барысына да таләп булдымы, юкмы анысы әлегә сер дип әйтелде. Оештыручылар бу мәгълүматны 30 август хаҗга китәчәк Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның гына әйтәчәген җиткерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG