Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Татар дөньясында Корбан гаете


12 сентябрь мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә. Татар дөньясында да бу бәйрәм мәчетләрдә җәмәгать белән бергә иртәнге намаз кылу, корбанга сарык, сыер чалу һәм йортларда таба исен чыгарып чәй табыннарында аралашу белән уза. Азатлык хәбәрчеләре төрле шәһәр, авылларда Корбан гаетенең ничек узганын күзәтте.

Татарстанда Корбан гаетенең төп чарасы быел да Кол Шәрифтә узды. Ураза гаетендә исә югары түрәләр Гали мәчетенә килгән иде. Быел Татарстан мөфтие хаҗда булу сәбәпле бәйрәмне алып бару дилбегәсе Татарстан баш казые Җәлил хәзрәткә тапшырылды.

Бәйрәм намазы иртәнге 5:40ка билгеләнде. Ул вакытка инде мәчет тулы иде. Казан кирмәненә исә мөселманнар тимер капкалар аша тикшерелеп узды. Артык сакчыллык күрсәтү Кол Шәрифкә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да килүе белән бәйле иде. VIPлар 4:30га килеп җитте. Миңнехановның кәефе яхшы иде, алтын төстәге түбәтәен алыштырган. Башында – кара кәләпүш. Сүз уңаеннан, Татарстан президентында мәртәбәле хаҗи дәрәҗәсе дә бар, ул 2014 елда изге урыннарга хаҗ кылды. Бәйрәмгә аның белән бергә президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан башлыгы Илсур Метшин да бар иде. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев күренмәде. Миңнеханов килгән мәчеттә Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та бар иде. Кол Шәрифтәге Корбан гаете мизгелләрен Азатлык фотогалереясендә карап була.

Түрәләр килгәнлектән, мәчет эченә фотокамералар белән күпчелек мәгълүмат чаралары кертелмәде. Халыкның керүе дә чикләнде, мәчетне дистәләгән полиция хезмәткәре чорнап алды. Полиция: "Башка мәчетләр дә бар бит! Ник шунда бармыйсыз?!" дигән сүзләр дә ычкындыргалаган.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның бәйрәм вәгазе татарча барды. Ул Корбан гаете фазыйләтләре турында сөйләде. Вәгазь исә тавыш көчәйткечләре ярдәмендә урамга да ишетелде.

Эчкә керә алмаучылар урамда намаз укыды. Мөселманнар хәстәрле булып чыкты, барысы да намазлыкларын үзе белән кыстырып алып килгән. Гадәттәгечә, гаеткә иң күп килүчеләр чыгышлары белән Урта Азиядән булучы мөселманнар иде.

Намаздан соң мөселманнар бер-берсен кочаклашып котладылар, аннары мәчеттән бер-бер артлы мәртәбәле кунаклар чыкты. Алар халык белән аралашып тормады. Ялт итеп табаннары гына ялтырады да юк булдылар.

Кол Шәрифтәге гает намазында “Вамин”ның элекке башлыгы Вәгыйз Минһаҗев та бар иде. Ул Азатлык хәбәрчәсенә Җәлил хәзрәтнең вәгазеннән кәнагать калуын һәм гаеттән соң корбан чалачагын әйтте.

Кол Шәриф мәчете янында корбан чалулар оештырылмый. Бу – күптән сөйләшеп куелган гадәт. Биредә болай да корбаннар күп булган, кан агызу килешми, дип килеште аксакаллар.

Илсур Метшин Кол Шәрифтән соң "Ярдәм" мәчетендәге табынга киткән. Бу мәчет Казан башлыгы канаты астында эшләүче гыйбадәтханә булып санала, шуңа ул зур бәйрәмнәрдә бирегә килми калмый. Быел Рамазан аенда улы белән ифтар ашларын да оештырды. Илсур Метшинны гает коймагы белән "Ярдәм" мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов сыйлаган.

Казанның Мәрҗәни мәчетендәге гает намазыннан соң сарык сайлау, алыш-биреш, малларны чалу эше башланды. Рамил хәзрәт Миңгәрәев сүзләренчә, алар Питрәч районында сарыклар үрчетеп корбанлыкка сата. Мәрҗәни мәчете хезмәткәрләре, аның каршындагы мәдрәсә шәкертләре сарыкларны үзләре чалып, эшкәртеп тә бирәләр. “Һәр елны меңгә якын сарыкны корбанга чалабыз. Барысы да сау-сәламәт. Халык бик разый. Алдан язылган булсалар, чиратта да торасы юк”, диде Рамил хәзрәт. Корбанга дигән сарыкның бәясе 6-7 мең сумнан башлана.

​Гадәттә мөселманнар мәчеткә килеп сарык сатып ала. Шулай кулайрак күрәләр, сатып алган тауарны тотып карарга күнеккән татар. Әмма заман технологияләрен көндәлектә кулланучылар да бар. Мәсәлән, "Татспиртпром"ның матбугат хезмәте җитәкчесе Ринат Билалов корбанга дигән сарыкны интернет аша гына сатып алган. Ул гает намазын Апанай мәчетендә укыган. Азатлык хәбәрчесенә Корбан бәйрәмен гаиләсе белән өйдә билгеләвен әйтте.

"Быел беренче тапкыр корбанга дигән сарыкны интернеттан online аша сатып алдым. Сарыкның бәясе – 6,5 мең сум. Чалып эшкәрткәннәре өчен 500 сум алалар, итнең бер өлешен алып килү өчен бәя – 500 сум. Алып килгәннәрен көтәбез, табын ашын әзерлиячәкбез. Моңа кадәр егетләр белән уртак сыер чала идек. Быел сарыкка күңел тартты. Online аша алу җиңел, барысы да ышанычка корылган", дип сөйләде ул.

Чаллының Рамазан мәчете шәһәрнең иң зур гыйбадәтханәләре рәтенә керми. Шуңа күрә гаеткә килүчеләрнең барысын да үз эченә сыйдыра алмады. Гаеткә килүчеләрнең күбесе - ирләр. Хатын-кызлар аз иде. Алар арасында ак яулыклы әбиләр, яшь кызлар да бар иде, алары үзләре белән балаларын да ияртеп алып килгән.

Бәйрәм намазын укыр алдыннан мәчетнең имамы Фәрхәт Гайфуллин корбан чалу һәм бәйрәм намазын уку тәртибе турында аңлатма бирде.
Хөтбәне үзенчәлекле бер дәрт белән алып барды, хәдисләр китереп корбан чалуның әһәмиятен аңлатып мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләде. Сүз уңаеннан, Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев гает намазын "Нур Ихлас" мәчетендә кылган. Чаллы мәчетләренә гает намазына килүче мөселманнарның якынча саны – 4,5 мең кеше.

Гает намазын укыганнан соң халыкның бер өлеше бер-берсен сәламләп өйгә, ә кемдер корбан чалырга дип ашыгып китте. Әлеге гамәлне берничә ел дәвамында Чаллының ит комбинаты тирәсендә башкаралар. Корбан чалу йоласы Чаллының бер урынында гына уза. Биредә ул зур базар кебек оештырылган. Кем кичтән, кем таң белән йөк машиналарына сарыкларны сатуга дип төяп килгән. Сарыкларны Тукай, Минзәлә, Актаныштан алып килгәннәр.

Актаныштан Хәлит абый Азатлыкка: "З5 сарык алып килдем, 33ен саттым. Егетләр белән сөйләшеп тордык. Аларның да, минем дә күзәтүләрем болайрак: узган еллар белән чагыштырганда корбанга сарыкларны сатып алучылар саны кими. Кешеләрнең акчасы юк, кризис сизелә", дип әйтте. Чаллыда сатылган сарыкларның бәясе авырлыгына карап 4 меңнән алып 7 мең сумга кадәр.

Питрәч районының Чыты авылы да бүген Корбан гаетен бәйрәм итте. Һәр елдагыча, мәчеткә йөзгә якын кеше жыелган иде. Алдагы еллардагы гадәт белән бәйрәм намазыннан соң мәчеткә килүчеләрдән сәдака буларак акча җыелды. Аның билгеле бер бәясе юк, кем ничек булдыра, шул кадәр бирә. Быел 33 мең сум җыелган. Бу акча мәчет бинасын карауга тотыла. Чытыдагы бәйрәм Азатлык фотогалереясендә.

Чыты авылында һәрбер гаиләдә диярлек корбан чалына. Авыл халкы сарыкларны үзе үрчетә. Казаннан кайтучыларга корбанга дип сатучылар да шактый. Авыл халкы сарык сатудан файда юк дип зарлана. Һәр елда да чалу эшен башкаручы осталарга чират хасил була. Иң осталары көненә егермеләп сарыкны чалып эшкәртә. Корбанга гадәттә сарык чалына, аларның уртача бәясе – 4-6 мең сум.

Узган елны Уфаның "Ләлә" мәчетенә Корбан гаетенә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов та килгән иде, быел ул фотокамераларга чалынмады. Гаетне кайда, ничек уздыруы билгесез калды. Быел да Башкорстандагы гаетнең төп өлеше "Лалә" мәчетендә узды. Биредә вәгазь сәяси агитацияне хәтерләтте.

Русия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Корбан гаете уңаеннан укыган вәгазендә киләчәк Дума сайлавында катнашырга кыстады. Ул: “18 сентябрьдә булачак сайлауда катнашып, ватандашлык бурычыгызны үтәргә чакырам. Без Аллаһы Тәгаләгә халыкның өметләрен кадерләүче, бердәмлек, бүленмәүчелек яклы кешеләргә ярдәм һәм рух ныклыгы сорап ялварабыз. Ватаныбызга тынычлык сорыйбыз", диде Тәлгать Таҗетдин.

Мөфти шулай ук дәүләт җитәкчелегенең "ирешкән уңышларын" да искә алды. “Санкцияләргә, төрле мәкер коруларга карамастан, ватаныбызның дөнья халыклары арасында дәрәҗәсе арта. Төркия белән мөнәсәбәтләр яхшыра, башка илләр белән аңлашып яшәү җепләре ныгый”, дип сөйләде Таҗетдин.

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең бер ай элек ачылган Үзәк мәчетенә беренче тапкыр мөселманнар гает намазына җыелды. Иртәнге алтыда инде ир-атлар залы гыйбәдәт кылучылар белән шыгрым тулы иде. Алар икенче каттагы уку залларына да тезелешеп басты.

Гает намазын яшь имам Газинур хәзрәт Гатауллин алып барды. Гыйбәдәт кылырга килүчеләрнең татар телен камил белмәүләре һәм мәчеттә Урта Азия республикаларыннан мөселманнарның күп булуын да исәпкә алып, вәгазьне ике – татар һәм урыс телләрендә сөйләде.

Шәһәр читендәге мәчетләр каршында мал сату оештырылса, шәһәр үзәгендә бу гамәл тыела. Бу – санитар оешмалары таләбе. Гыйбәдәт биналары янында мал чалу рөхсәт ителми.

Корбан чалучылар әлләни күп булмады. Мәчеткә килүчеләрдән Азатлык хәбәрчесе "Корбан чаласызмы?", дип сорады, күбесе "Юк" дип җавап бирде. Күзгә бәрелгәне – гает намазына килүчеләр арасында чыгышлары белән Урта Азия якларыннан килүчеләрнең күп булуы. Гыйбәдәт кылучыларга сый-хөрмәтне оештыру, пылау пешерү эшен дә алар башкарган.

Быел 900 татарстанлы изге урыннарга хаж кыла. Алар да гает уңаеннан корбан чала. Азатлыкка Илсур Галәметдин хәбәр итүенчә, сарыкның бәясе –120 доллар. "Хаж кылучылар чалу процессын үзләре күрми. "Сезнең исемнән корбан чалынды", дигән язма китереп бирәләр. Корбан итләре ачлыктан интеккән мөселман илләрендәге кешеләргә таратылачак дип әйттеләр", диде ул безгә. Хаҗилар кичкә Гарәфә тавыннан китәчәк, аннары Мәккәгә юл алачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG