Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа гасыр" телевидениесен үзгәртү таләбе көчәя


"Яңа гасыр" телерадиоширкәтенең "Татарлар" тапшыруы
"Яңа гасыр" телерадиоширкәтенең "Татарлар" тапшыруы

"Яңа гасыр"ның телетапшыруларын үзгәртергә кирәк дигән тәкъдимнәр ешайды. Белгечләр телетапшырулар замана таләпләренә туры килергә тиеш дип белдерсә, психотерапевт Рамил Гарифуллин, ТНВ Русиядәге башка милләтләр тормышын яктыртуны үз өстенә алырга тиеш, ди.

"Яңа гасыр" телерадио ширкәтенең "ТНВ-Планета", "ТНВ-Татарстан" каналларына карата соңгы арада тәнкыйть сүзләре дә, үзгәртергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә ешайды. Психотерапевт Рамил Гарифуллин 20 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә ТНВ кысаларында илдәге бөтен милләтләрнең дә тарихын, мәдәниятен һәм бүгенге тормышын яктырткан телеканал булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде. Гарифуллин Азатлыкка белдергәнчә, бу тәкъдим Мәскәүдә кызыксыну уяткан.

"Хәзер Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгында, Русия мәдәният министрлыгында, Русиянең элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгында тәкъдимемне җентекләп тикшерү бара һәм аннан соң нәтиҗәләрен сезгә һичшиксез җибәрәчәкбез дип хәбәр иттеләр", ди ул.

Рамил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин

Гарифуллин Русиядәге милләтләр тормышын яктырткан каналның "Яңа гасыр" ширкәтендә тәгаен генә нинди рәвештә булачагын үзе дә күзаллап бетерми. "ТНВ-Планета" тапшыруларының бер өлешеме, әллә "ТНВ-Планета" һәм "ТНВ-Татарстан" каналлары янына өченче бер каналмы икәнен ул өздереп кенә әйтә алмады.

"Мин үзебезнең татар каналын югалтасым килми. Бүген ТНВ Русиядә башка милли каналлар белән чагыштырганда - лидер. Ул үзенең мөмкинлекләре белән күбрәкне булдыра ала. Әмма каналда татар өлеше калырга тиеш. Без татарлар (бу яңа канал оешса) төрле милләтләрне берләштерүчеләр булачакбыз. Русиядә урыс булмаган иң күпсанлы милләткә бу миссияне башкарып чыгарга туры киләчәк. Үзебезне дә саклап калачакбыз һәм үз тирәбездә башкаларны да туплаячакбыз", ди Гарифуллин.

"ТНВ-Планета"да башка милләтләр турында сөйләүне күбәйтергә мөмкин

Аның сүзләренчә, "Яңа Гасыр" телерадиоширкәте башлыгы Илшат Әминов Путиинга мөрәҗәгать китүгә үк Рамил әфәндегә шалтыраткан һәм хуплаган булган. "Әмма хәзер куркып калды, элемтәгә керергә теләми", ди Гарифуллин.

"Мин Әминовка синең бит әле "ТНВ-Планета" каналың бар. Анда ТНВ аббревиатурасы янына башканы да өстәп була. Мисал өчен, мин аны "ТНВ- International" дип атар идем. Мин берничә вариантны күрәм. Бу төрле милләтләр каналын "ТНВ-Планета"ның кушымтасы итәргә була һәм шулай ук "ТНВ-Планета"да башка милләтләр турында сөйләүне күбәйтергә мөмкин. Мин бу хакта Әминовка да әйттем. Син башка милләтләрне үз каналың эченә алсаң иде дидем", ди ул.

Гарифуллин бу яңа каналны урыс телле итеп күрә. Һәм шулай ук сынау рәвешендә башка милләтләр турында татарча тапшырулар ясап карау мөмкинлеген дә кире какмый.

Яңа канал каш ясыйм дип күз чыгарган кебек тә булырга мөмкин. Соңгы вакытта Русиядә төрле милләтләрнең үзенчәлекләрен бетерү, бердәм русияле ясау сәясәте киң җәелдерелә. Бердәм дәүләт имтиханнары кертелү дә бу сәясәтне тормышка ашыруның бер юлы булды. Ил күләмендә урыс телен генә үстерү эшләре көчәя. Татар теле һәм әдәбиятыннан кала башка фәннәр урысча гына укытылган мәктәпләр Татарстанда да елдан-ел арта бара. Гарифуллинның ТНВда төрле милләтләргә багышланган канал булдыру тәкъдимен Мәскәү үз файдасына кулланмас дип беркем дә әйтә алмый. Мәскәү "ТНВ-Планета"ны илдәге барлык милләтләр тормышын яктырта торган урыс телле канал итәргә кирәк дигән карар чыгарса?

Белгечләр Русиядәге төрле милләтләр, элекке Советлар берлегенә караган республикалар тормышын яктыртачак дип булдырылган "Мир" каналы да бүген Мәскәү сәясәтен үткәрә торган пропаганда коралына әйләнеп бетте дип белдерә. Гарифуллин бүген Русиядә хакимиятләрнең бердәм русияле ясау сәясәте үткәргәнен үзе дә таный. Әмма тәкъдимен Мәскәү үз файдасына кулланыр дип шикләнми һәм нәкъ менә бу канал миллилекне торгызуга этәргеч ясар иде дип өметләнә.

Хәзер урыслаштыру сәясәте көчәя бара

"Бүген Русиядә руслардан кала башка милләтләр бөтенләй дә яшәми кебек. Менә дигән халыклар: марилар, удмуртлар, башкортлар һәм татарлар яши бит. Әмма мин телеэфир аша алар турында берни дә белә алмыйм. Милләтләр үзләренең төбәкләрендә милли каналларына ия булса да, гомум Русия күләмендә тапшырулар оештыру мөмкинлеге булганда, аны булдыру кирәк. Хәзер урыслаштыру сәясәте көчәя бара. Бу канал төрле халыкларга терәк булыр иде", ди Рамил әфәнде.

Русиядә төрле милләтләр яши. Алар барсы да дәүләт казнасына салым түли. Ә нигә аларның федераль дәрәҗәдәге, Русия хөкүмәте кесәсеннән финанслана торган, бөтен кеше дә тоткарлыксыз карый ала торган мультиплекска кертелгән үз каналлары булмаска тиеш? Азатлык әлеге сорауны Гарифуллинга юллады. Ул: "Бу миссияне без үз өстебезгә алсак, дөньядагы татарларның да рейтингы да күтәрелер иде һәм ТНВ да зур миссия башкарыр иде", диде.

Гарифуллинның тел төбеннән аңлашылганча, ул ТНВ тапшыруларының бүгенге хәленнән канәгать түгел. "Әгәр милләтләр турындагы тапшырулар "ТНВ-Планета"ның кушымтасы булса, караучылар да артыр, рейтингы да күтәрелер иде. Хәзер анда барсы да татарча юк-барны сөйләүгә корылган. Татарча юньләп белмичә, бер якка гына авыштырып юк-барны сөйләп мәгълүмат бирү дәвам итә", ди ул.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Безнең гәҗит"нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов илдәге бөтен халыклар тормышын яктырткан канал Русиягә бик кирәк, әмма ТНВда булмаска тиеш дип өздереп әйтә.

"Яңа канал бердәм русияле ясауга да киртә булыр иде. Әмма безнең бердәнбер ТНВ каналында ул булмаска тиеш, чөнки ТНВда татарча тапшырулар болай да ташка үлчим күләмдә генә, шуңа күрә Гарифулинның бу тәкъдимен аек фикер дип әйтә алмыйм", ди Илфат әфәнде.

Телевидение радиога әйләнеп бара

Ул проектны "Татарстан-24" үз өстенә алса яхшырак булачак дигән фикердә Фәйзрахманов, гомумән, ТНВ татар каналы гына булып калырга һәм тапшыруларның сыйфатын үзгәртергә вакыт җитте инде дигән фикердә.

"Телевидение – тормышның көзгесе булырга тиеш. Әмма бүгенге телевидение замана таләпләренә туры килеп бетми. Беренче чиратта, минем үземне матур итеп әдәби телдә сөйләмәү һәм тапшыруларның тирән эчтәлекле булмавы бик борчый. Бүгенге телевидение радиога әйләнеп бара. Ике-өч кеше утыра да, сөйләшәләр дә, сөйләшәләр. Халыкны экран каршында тотып торырлык тапшырулар күрмим мин. Зәвыгыма туры килгән тапшырулар карый алганым юк", ди Фәйзрахманов.

Аның фикеренчә, яхшы белгечләр булмаганга ТНВ әнә шушы хәлгә төшкән. "Энтузиазм булмау экранда да чагыла", ди Илфат әфәнде. Ул ТНВны халык карасын өчен халык тормышын киңрәк яктырткан, проблемнарны күтәргән, халык көтеп ала торган тапшырулар әзерләү кирәклеген дә әйтә.

Рушан Тимербаев
Рушан Тимербаев

Сентябрь аенда ТНВ каналын үзгәртеп корырга кирәк дигән петициягә имза җыю да оештырылган иде. Аны ике меңләп кеше имзалады. Бу эшнең башында торган мәскәүле Рушан Тимербаев сүзләренчә, Татарстаннан басым булганга ул бу петициясен алырга мәҗбүр булган. "ТНВдан басым ясадылармы, әллә президент аппаратыннанмы?" дигән сорауга ул: "Икенчесеннәндер дип беләм", диде һәм алга таба сүзне дәвам итәргә теләмәде.

Әле имза җыю дәвам иткәндә Тимербаев Азатлыкка "бу кемнеңдер кушуы белән башланган эш түгел", дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, Мәскәүдәге иҗатташ дуслары да ТНВ тапшыруларын күргәч, "бу нинди 90нчы еллар каналы соң?" дип аптырый икән.

​"Миңа бу каналны карау оят. Татарстан бүген IT технологияләр өлкәсендә үзен Русиядә иң алдынгы итеп таныта, ә монда аның йөзе булган телевидение – адәм көлкесе, замана каналларына һич кенә дә туры килми", ди Тимербаев.

Петициясен ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язды һәм ТНВ җитәкчелеген алыштыруны сораган иде. Шулай ук ТНВны "студияләрнең ярлы дизайны, бер тапшырудан икенчесенә күчүче декорацияләр, зәвыксыз киенгән алып баручыларның үз-үзләрен тотышы, динамик проектларның булмавы, мәгънәсез концертлар күңелне кайтара”, дип тәнкыйтьләде.

Азатлык Тимербаевтан каналны яхшырту өчен үзегез нинди юллар тәкъдим итәсез дип сорады.

"Хәерле иртә", "Татарлар", дини һәм башка тапшыруларда, минемчә, Татарстанны заманча итеп, күбрәк яшьләрне һәм аларның ниләр белән шөгыльләнүен күрсәтү кирәк. Тапшыруларның форматы да искергән. Бу формат авыл кешесе өчен әле күпмедер дәрәҗәдә ярый дип уйлыйм. Ә "ТНВ-Планета" бөтен дөньяга күрсәтелә бит", ди Тимербаев.

Аның сүзләренчә, ТНВ Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән татарларның проблемнарын күтәрми диярлек, татар телен укытуда кыенлыклар туганда һәм башка милли мәсьәләрне дә читләтеп узарга тырыша.

XS
SM
MD
LG