Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Әминов: "Милли каналны халыкка кабель аша гына җиткерүгә без риза түгел"


Балык Бистәсе районындагы Яңа Сала, Чаллыбаш халкы татар каналларын карау өчен тәлинкә сатып алырга мәҗбүр.
Балык Бистәсе районындагы Яңа Сала, Чаллыбаш халкы татар каналларын карау өчен тәлинкә сатып алырга мәҗбүр.

Русия хөкүмәте акча юклыкны сәбәп итеп милли телеканалларны якындагы елларда эфир аша тапшырылачак мультиплекска кертергә җыенмый.

Русия думасы 8 июньдә "Мәгълүмат чаралары турында" һәм "Элемтә турында" кануннарга үзгәрешләр кертүне икенче укылышта караячак. Канун кабул ителсә, төбәкләрдәге милли телевидение тапшырулары кабель аша халыкка барып җитәкчәк 21нче канал булып барачак. Һәр төбәктән бер милли канал әлеге 21нче "төймәгә" урнашачак, калган 20се федераль каналларга бирелгән инде. Канунда шулай ук милли канал тапшыруларының күпме өлеше үзләренеке булырга тиешлеге дә язылачак. Әлегә кадәр ул йә 30 процент, йә 75 процент булырга мөмкин дип белдерелә. Кабельле телевидениенең төбәктә яшәгән халыкның кимендә 50 процентына барып җитәргә тиешлеге дә күрсәтелә.

"Татарстан-Яңа Гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) җитәкчесе Илшат Әминов милли каналны кабель аша гына халыкка җиткерүне отышлы ысул дип атамый. Аның сүзләренчә, авыл халкы милли тапшырулардан бөтенләй мәхрүм калачак.

"Казан, Чаллы, Әлмәтне алсак, аларда 80-90 процент кабель кергән, анда проблем юк. Авылга нинди кабельле телевидение барып җитсен инде. Һәрбер йортка кабель сузу миллионнарча сумга төшәчәк", ди ул.

Башкорт Иярчен Телевидение (БСТ) ширкәте җитәкчесе Галим Якупов та кабель аша милли каналны күрсәтүне отышсыз адым буларак бәяли. "Оператор һәр авылга кабель сузмаячак. Башкортстан халкының 40 проценты авылларда яши, һәр йортка кабель кертеп булмый – зур чыгымнар сорый", ди Якупов.

Милли республикалар үз телевидениеләрен цифрлы форматта эфир аша тапшырулар алып барачак телевидениеләрнең дәүләт төзегән исемлегенә кертү өчен көрәшне дәвам итә. Татарстан, Башкортстан, Саха (Якутия) республикалаларының милли телевидение җитәкчеләре бергә җыелып Русия җитәкчелегенә, Думага, элемтә министрлыгына хат та юллаган иде.

Илшат Әминов
Илшат Әминов

Әминов фикеренчә, нәкъ аларның әлеге мөрәҗәгате кабельле телевидениегә караган канунга үзгәрешләр кертергә этәргеч ясаган булырга тиеш. "Безнең максат эфир аша тапшырылачак цифрлы мультиплекска ничек тә эләгү. Мин мультиплекска милли республикаларны кертмәүне гаделсезлек дип саныйм. Русиядә яшәүчеләр рәхәтләнеп 20 каналны урыс телендә карасын, ә татарларга татар телендә тапшырулар барып җитмәсен. Бу дөрес түгел бит! Кануннар һәм Конституция нигезендә дә татар халкының үз телендә тапшырулар карага хокукы бар. Әгәр милли каналлар мультиплекска кертелмәсә, татар халкы безнең тапшыруларны иярченнәр аша гына карый алачак, ә аңа түләү кирәк булачак. Бу дөрес түгел бит!", ди Әминов.

2018 елда Русиядә телевидение тулысынча цифрлы форматка күчеп бетәчәк дип белдерелә. Халык акча түләмичә генә яхшы сыйфатта карый алачак телеканаллар исемлеге булдырылды. Бу телеканаллар бер цифрлы пакетка (мультиплекс) җыелып тапшырылачак. Беренче мультиплекска 10 федераль канал кергән.

Беренче мультиплекска кергән каналлар исемлеге
Беренче мультиплекска кергән каналлар исемлеге

Икенче мультиплекста шулай ук 10 канал. Алар бу исемлеккә эләгү өчен Русия элемтә министрлыгы үткәргән бәйгедә отучылар дип күрсәтелә.

Икенче мультиплекска кергән каналлар исемлеге
Икенче мультиплекска кергән каналлар исемлеге

Документларда беренче һәм икенче мультиплекска кергән 20 канал илдә "мәҗбүри күрсәтелергә тиеш" дип ассызыклана. Якын киләчәктә менә бу 20 канал эфир аша да һәм кабель сузылган җирләргә дә барып җитәчәк.

Алдан исә, 2010 елда Русия җитәкчелеге беренче һәм икенчедән кала тагын өченче мультиплекс та булачак, аңа төбәкләрдәге дүрт канал һәм бер федераль канал кертеләчәк дип белдергән иде. Хәзер исә икътисади кыенлыклар туу сәбәпле бу мультиплексны булдыру эше бөтенләй тукталган.

Николай Никифоров
Николай Никифоров

Русия элемтә министры Николай Никифоров 11 майда Думада чыгыш ясап, мәгълүмат кырына караган бөтен дәүләт програмнарын бюджеттан финанслау кимү сәбәпле, милли каналларны дәүләт ярдәменә өметләрен өзәргә һәм кабельле телевидениегә керергә чакырды. Никифоров сүзләренчә, дәүләт беренче мультиплекска кергән 10 федераль каналны гына финанслаячак, ә икенче мультиплекстагы 10 канал үз көннәрен үзләре күрәчәк. Шулай да Никифоров, 2018 елда икътисади хәлләр яхшыра калганда, өченче мультиплексны булдыру мөмкинлеген дә кире какмый.

Мультиплекска күчә башлауның беренче адымы цифрлы телечелтәр булдыру иде. Русиянең төрле төбәкләрендә ул өлешчә сынала башлады. 2012 елның 1 мартында Русия телевидение һәм радио челтәре (РТРС) Татарстанда DVB-T2 цифрлы форматында эфир аша телетапшырулар башлады, ул Казаннан 40-60 чакрым ераклыкка кадәр 1,5 млн халыкны хезмәтләндерә, дип белдерелде.

Илшат Әминов сүзләренчә, өченче мультиплекс өчен әлләни акча да кирәкми, бөтен нәрсәне төбәкләр үзләре хәл итә алачак.

"Төбәкләрдә мультиплекс җиһазлары төзелгән дип әйтергә мөмкин. Бездә, Чуашстанда, Екатеринбурда... Аның ешлыгы да бар. Бәйге үткәрсәләр, лицензия бирсәләр, аларга (Мәскәүгә) сорау булмаячак, без аны әллә кайчан эшләп куяр идек инде", ди Әминов.

Галим Якупов
Галим Якупов

БСТ җитәкчесе Якупов та һәр гаиләнең яхшы сыйфатта милли каналны да карау мөмкинлеге булсын өчен, Мәскәү федераль акчаларга түгел, ә төбәкләр акчасына тагын бер мультиплекс төзергә рөхсәт бирергә тиеш дигән фикердә. Мәсьәләне хәл итүдә "башка юлны күрмим мин" дип белдерде ул "Кабельщик" сайтына.

Русия җитәкчелеге ерактагы авыллар 4-5 телевидениедән кала башка каналларны карый алмый, сыйфаты да начар дип цифрлы телевидение булдыру эшенә керешкән иде.

XS
SM
MD
LG