Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Азатлык фән һәм технологиягә күзәтү тәкъдим итә: Казан галимнәре татар хатын-кыз геннарында яман шешне табу авыр дип белдерә, БМО беренче галәм миссиясен әзерли, Кытайда кояш энергиясен булдырачак көзгеле ферма төзиләр.

Татарстанда 2016 ел яман шешкә каршы көрәш елы дип игълан ителгән. Казан университетында исә бу өлкәдә көтелмәгән нәтиҗәгә килгәннәр: илдә яман шешне алдан күрү тестлар системы бары тик славян хатын-кызлары өчен яраклы икән. Татар кызларында исә генетик уникальлек табылган – аларда яман шешне алдан белү кыенлаша.

Татарстанда яман шеш тә, рухи авырулар да артуга таба бара

Татарстанда анамнезда авыру булган татар хатын-кызлары табибларга мөрәҗәгать итә. ләкин тестлар авыруны тапмый. Шуңа карамастан, хатын-кызлар авырып китә. Әлеге генетик яңалыкны Татарстанда инде 100 онкологик авыруны тикшереп дәлилләделәр. Тестлар һәм дәвалау процессы үзгәртелә, тик галимнәр тирәнрәк тикшеренүләр кирәклеген белдерә.

КФУ галимәсе Елена Шаһимәрданова белдергәнчә, алар хәзер Республика онкологик диспансеры белән бу мәсьәләдә бергә эшли. Татар хатын-кызлары өчен аерым тестлар булдырыла. "Башкортлар, якутлар кебек башка халыклар өчен дә тестлар универсаль булмаска мөмкин. Бу өлкәдә төгәл тикшеренүләр алып бару кирәк" ди Шаһимәрданова.

Тайфуннан – 50 еллык энергия

Татарстанда АЭС төзү мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтканда, дөньяда альтернатив энергия вариантларын күпләп эзлиләр. Япон инженеры Астуши Шимицу тайфуннар һәм давылар көчен энергиягә әйләндерә алган җил генераторын уйлап тапты. Бер тайфун көче бөтен Японияне 50 ел дәвамында электр энергиясе белән тәэмин итәргә җитәр, дип белдерә ул.

Бер тайфун көче бөтен Японияне 50 ел дәвамында электр энергиясе белән тәэмин итәргә җитәр

Йомырка туглау җиһазын нык хәтерләткән бу генератор көчле тропик давылга чыдый ала һәм аны энергиягә әйләндерә. Бер тайфун хәзерге дөньяда чыгарылган энергиянең яртысын бирә ала дип ышандыра Астуши Шимицу. 2015 елдан бирле ул сынаулар үткәрә, инде 2020 елга тайфунлы җил генераторын Милли стадионда урнаштырырга тели.

Япония өчен альтернатив энергия чыганакларын булдыру хәлиткеч мәсьәлә. Даими һәлакәтләр булган регионда атом һәм башка энергиягә ышану мөмкин түгел, 2011 елгы Фукусима-1 һәлакәтен генә искә төшереп була. Дөнья өчен дә бу энергия чыганагы шактый күп чыгымнарны һәм һәлакәтләр куркынычын киметә ала.

Көзгеле кояш фермасы

Кытай да альтернатив энергияне күбәйтү юлларын эзли: күптән түгел Калифорниянең BrightSource Energy ширкәте белән килешү имзаланган. Inhabitat хәбәр итүенчә, ширкәт илдә иң зур көзгеле кояш фермасын төзүдә ярдәм итәр.

Кояш энергиясендә дөнья тирәли сәяхәт

Мондый төр фермаларның өстенлеге – энергияне зур күләмдә булдыру. Күпсанлы көзгеләр кояш энергиясе ярдәмендә суны җылыта, аның нәтиҗәсендә турбиналар хәрәкәт итә һәм энергия барлыкка килә. Мисал өчен Калифорниянең Айвонпа фермасында моңа охшаш станция инде 140 000 йортны электр энергиясе белән тәэмин итә.

Кытайда тиз темплар белән альтернатив энергия чыганакларына күчү бара. 2020 елга илдә 10 ГВт булдырган көзгеле җылылык фермаларын булдыру планлаштырыла. Дөньяда исә "яшел энергия" күрсәткече инде 23%-ка җитә, дип белдерә Халыкара энергетик шура.

БМО беренче галәм миссиясен планлаштыра

Сәфәр максаты – үз галәм програмы булмаган илләргә орбитага чыгу мөмкинлеген бирү

Тарихта беренче тапкыр Берләшкән милләтләр оешмасы галәм сәфәрен оешытырачак. Аңа бу эштә Sierra Nevada галәм ширкәте ярдәм итәчәк. 2022 елда булачак беренче сәфәр максаты – үз галәм програмы булмаган илләргә орбитага йөкләр чыгару мөмкинлеген бирү.

Өстенлек фәкыйрь илләргә биреләчәк, әмма програмда БМОга караган барлык илләр дә катнаша алачак. 2018 елга кадәр гаризалар тикшереләчәк, шуннан соң 2021 елда миссия старт алачак.

Җылынмый торган батареяләр

Тагын бер кызыклы яңалык – АКШның Брукһевен милли лабораториясе галимнәре җылынмый торган батареяләр булдыруга якынлашкан. Купрат дип аталган матдәләрне стронций һәм кайбер башка элементлар белән тоташтырганда, төрле температурада эшли алган үткәргечләр булдырылган. Гади итеп әйткәндә, бу технология ярәмендә җылынмый торган батареяләр чыгарып булыр.

Кеше геномын төзәтү

Күзәтүебезне Швециядән килгән хәбәр белән тәмамлыйбыз. Биредә беренче тапкыр кеше эмбрионы генын үзгәртүгә керешәләр. CRISPR/Cas-9 дип аталган "генетик кайчы" технологиясе ярдәмендә ДНКның аерым өлешләрен кисеп, алыштырып булып. Киләчәктә бу генетик авыруларны дәвалауда ярдәм итәр, дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG