Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

Татарстанга атом кирәкме? Фикерләр төрле


Атна башында Русия хөкүмәте башлыгы энергетика стратегиясен билгеләгән карарга кул куйды. Анда Татарстанның Кама Аланында әле совет чорында ук төзелә башлаган, әмма соңрак туктап калган атом станциясен аңадан торгызу ихтималы да карала. Моңа татарстаннарның фикере төрле. Азатлык хәбәрчеләре Кама Аланына барып кайтты, җирле халык, белгечләр, депутатлар белән аралашты.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстанның Кама Аланы атом электр станциясен 2030 елга төзеп бетерү турында күрсәтмә имзалады. Бу станция Татарстанның энергетик куәтен арттыру өчен корыла, анда бер реактор булачак диелә. Аны сафка быстыру 230 млрд сумга төшәргә мөмкин.

"АЭС кирәк дигән аргументлар ышандырмый"

Республиканың Дәүләт шурасы депутаты, икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев тә АЭС төзү яклы түгел. Ул федераль үзәктәге сәяси көчләр атом-төш проектын махсус үз файдаларына күтәрә дип саный.

"Русиядәге энергия 7 ГВаттка артык. Аны кая куярга белмиләр. Бүген ул җитәрлек. Дефицит күзәтелми. Татарстан 100 процентка үзен энергия белән тәэмин итәргә тиеш дигән сүз түгел. Монда бит бердәм базар мөнәсәбәтләре. Модернизация үткәреп, Татарстан энергиягә ихтыяҗын каплый ала. Ләкин без бердәм энергетик мөнәсәбәтләргә бәйләнгән, үз-үзебезне генә тәэмин итү максаты куелмаган.

Федераль масштабта атом яклы көчләр АЭС төзелешен алга сөрә. Мәгълүмат чаралары аша халыкны аның зыянсыз булуына ышандырырга тырышалар. Искергән фикерләр белән халык башын бутыйлар. Русия энергетика өлкәсендәге технологик инкыйлабтан тагын артта калырга мөмкин.

Атом энергетикасы күпкә куркынычсызрак дип әйтәләр. Ләкин аны төзүгә киткән бәя ике-өч тапкырга артачагын исәпкә алырга оныталар. Атом энергиясенең эффектив булуын раслаучы саннар бик үк дөрес түгел. Алар инде искергән. Уңдырышлы җирләрнең кулланыштан чыгуын да истә тотарга кирәк. Бу безнең өчен – зур югалтулар. Шулай ук атом калдыкларын эшкәртү өчен китәчәк чыгымнарны да санамыйлар", диде Азатлыкка Марат Галиев.

Аның фикеренчә, кояш энергеясен алу хәзер күпкә отышлырак. Дәүләт шурасы депутаты Европада җил энергиясен куллану елдан-ел үсүен, күпчелек алга киткән илләрнең атом-төш энергиясен куллануны киметүен дә әйтте.

"Нигә кирәк безгә чирлеләр санын арттыру?"

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов АЭС аркасында республикада онкология белән чирләүчеләр саны артачак, ди.

Альберт Гарапов

Альберт Гарапов

"Без АЭСка каршы. Экологик яктан ул куркыныч тудыра. Татарстан өчен генә түгел, бөтен Русия, гомумән Европа өлеше өчен куркыныч. Кечкенә генә каза чыга калса, зарары бик зур булачак. АЭС, гомумән, һавага зарарлы матдәләр бүлеп чыгара. АЭС калдыкларын галимнәр дә ничек эшкәртергә икәнен белми.

Татарстанда онкологик авырулар күп, АЭС төзелә калса, чирлеләр саны тагын да артачак. Нигә кирәк бу безгә?

Күбесе, 2030 елга кадәр вакыт бар әле, дип әйтә. Тик бу эшләр өчен акча күчерелгәч, эшне тиз тотачакларына иманым камил. Төзелеш теләсә кайсы вакытта башланырга мөмкин. Апрель аенда Кама Аланында булдым, андагы җирләрне төзелешкә әзерли башланганнарын күрдем”, диде Азатлыкка Гарапов.

Эшле булабызмы, әллә хәвеф-хәтәр алдында калабызмы?

Кама Аланында атом станциясе төзү хәбәре анда яшәүчеләрне икегә бүлгән. Бу хакта Азатлыкка Кама Аланының 1нче урта мәктәбендә 20 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укыткан Фәния Сибгатуллина белдерде.

Фәния Сибгатуллина

Фәния Сибгатуллина

"Безнең мәктәптә эшләүчеләр арасында атом станциясенә каршы фикерлеләр күбрәк. Беләкләрендә көч булган ир-атларның күбесе, үзебездә эш булмагач, Себер якларына, республикадагы башка җирләргә китеп эшли. Кемнәрдер: "Атом станциясен төзү ирләребезне үзебездә эшле итәр һәм гаиләләребез белән кушылырбыз", дип әйтә. Башкалар: "Мәктәпләрдә, бакчаларда балалар саны артыр, үзебезгә эш булыр", ди. Әмма күпчелегебез станциягә каршы. Атом станциясе дигән сүзне ишетүгә, күз алдына Чернобыль килеп баса. Ул коточкыч фаҗига булды. Миңа калса, Кама Аланы халкы бу яңалыкны куркыбрак кабул итте. Кешеләр сөенгәнне, менә әйбәт була икән дигән фикерне ишеткәнем юк", ди Сибгатуллина.

Фәния ханым үзе Кама Аланындагы фатирын сатып, Казанга, йә булмаса, башка урынга барып урнашу турында да уйлана башлаган. Туган якларына китәргә теләүчеләр дә бар ди ул. "Бездә эш булмагач, фатир бәяләре арзан иде", ди Фәния ханым.

Атом станциясе төзелешенә карата халык фикере икегә бүленсә дә, Сибгатуллина сүзләренчә, "ура" дип кул чабып хуплаучылар юк. "Нәрсәгә инде ул?", "Чернобыль булмагае" дигән фикерләр күбрәк", ди ул.

​Бу төзелеш Чаллыдан 70, Түбән Камадан 45 чакрымлап ераклыкта. Сибгатуллина сүзләренчә, бүгенгә экология ягыннан Кама Аланы чиста шәһәр. "Түбән Кама ягына чыгуга борынга сасы исләр килеп бәрелә, анда химия заводлары икәне күренеп тора", ди Фәния ханым.

1981 елларда әлеге станция төзелешендә катнашкан Алексей, атом электр станциясенең булуына каршы түгел, тик шул ук булган урында (элек Биләхчә авылы урнашкан җир) төзелүен ул ахмаклык дип саный. Яңадан, икенче урында төзелеш башлавы күпкә файдалырак та, арзанрак та булачак дип уйлый.

Кама Аланында яшәүчеләрнең төзелешкә карашлары бертөрле генә түгел. "Хәзерге кебек тыныч кына яшәсәк, әйбәтрәк булмас микән?", "Төзелеш башланса, эш урыннары булачак", "Хәзер бөтен җирдә атом инде...", "Төзелештән гади халыкка файдасы булмаячак, түрәләр кинәнәчәк", диючеләр дә бар.

Азатлык Татарстанда АЭСның төзелү мөмкинлегенә карата казаннарның да фикерләрен белеште.

АЭСтан җимерек биналар гына калды

Кама Аланындагы атом электростанциясе 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелеге төзелешкә протест сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә. Монда килгәннәрне төрле якка чыгып торган тимер-томыр, биектә асылынып торган бетон плитәләр каршы ала. Сакчылар күренми, шулай да, диварларда булган язулар, аунап яткан чүп-чардан кешеләрнең монда килеп йөргәннәре аңлашыла. Төзелеш материалларын да җирле халык сүтеп бетергән.

Хөрмәтле укучылар! Сез ничек уйлыйсыз: Татарстанга АЭС кирәкме? Бер яктан, бу куркынычлы, экологиягә зыянлы, икенче яктан, республиканың энергия тәэминатын ныгытуга ярдәм итәр иде. Сезнең нинди аргументларыгыз бар? Фикерләшик.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG