Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

Илдар Низамов: "Татар журналистикасы университет дәрәҗәсеннән мәктәпкә калды"


Татар журналистикасының олуг галиме Илдар Низамовка 3 сентябрьдә 80 яшь тулды. Ул 10 октябрь көнне Язучылар берлегендә дусларын җыеп яңа китабын тәкъдим итәргә җыена. Азатлык хәбәрчесе галим белән күрешеп татар теле, татар журналистикасы язмышы, аның киләчәгенә караган җитди мәсьәләләр турында сөйләште.

Татар журналистикасының олуг галиме Илдар Низамовка быел 80 яшь тулды. Гомере буе Казан ыгы-зыгысында яшәп эш иткән галим бүген авылда, табигать кочагында яши. Илдар әфәнде үзенең "Нива" машинасына утыра да әле гөмбәгә, әле балыкка чыгып китә икән. Аны өйдә яраткан тормыш яры – Мөфтия апа көтеп тора. Илдар абый гомере буе фән белән беррәттән бакчачылык белән дә мавыга. Беренче итеп ул безне үзенең бакчасы белән таныштырды. Бакча уртасында кечкенә генә корылма да бар. Бу җирне ул иҗат бүлмәсе дип атый. Урамда кояшмы, яңгырмы, кар-буранга карамый галим шушында иҗат итә икән. "Бу бүлмәчектә күп кенә язучының да булганы бар", ди ул. Галим үзе юбилей сүзен сөйми, бәйрәмен дә ул туган көн түгел, ә яңа китабымны тәкъдим итү чарасы, ди.

Йорты белән таныштыргач һәм чәй эчкәч, Илдар абый безне кармакларын җыеп, үзенең яраткан шөгыле – балык тотарга алып китте. Гаҗәеп матур җирдә без галим белән татар теле язмышы, аның киләчәгенә караган җитди мәсьәләләр турында сөйләштек.

– Илдар абый, татар теле Татарстанда дәүләт теле дип Конституциядә язылган. Ә чынында татар теле урыс теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Сәбәбе нидә? Чын дәүләт теле итәр өчен нишләргә кирәк?

Татар башка телне үзәккә куя икән, аның үз теле сакланмаячак

– Аңлашыла, хөкүмәт теле буларак рус теленнән башка яши алмыйбыз. Әмма бу телдә сөйләшүче башка милләт кешеләре, үзләрен мөстәкыйль милләт дип саный икән, ул ана теленнән башка яши алмый. Телне саклау, анда аралашу халыкның үзеннән тора. Халык моны үзенең ихтыяҗы дип саный икән, шул вакытта тел яшәячәк. Әгәр дәүләт эшләрендә, яшәештә, мәктәптә, балаларын укытуда татар башка телне үзәккә куя икән, аның теле беркайчан сакланмаячак. Татарлар меңнәрчә ел үз аңында туган телен саклаган, аның өчен көрәшкән. Кайбер яшьләрдән татар теле кирәкмәгән тема, аның киләчәге юк инде дигән күңелсезрәк фикерләр ишетергә туры килә. Моның белән килешмим.

– Сез сөйләм теленең чисталыгы, дөрес язу өчен көрәшкән кеше, күп журналистларны өйрәтәсез. Эшегезнең нәтиҗәсен күрәсезме?

Тел тоемлау дигән төшенчә булырга тиеш

– Беркайчан, бер генә университетта, бер генә профессор да телгә осталыкка өйрәтә алмый. Мин соңгы елларда фәнгә тел тоемлау дигән төшенчә керттем. Укыту өлкәсендә, мәктәптә, балалар бакчасында да тел тоемлау дигән төшенчә булырга тиеш. Әгәр балада тел тоемлау юк икән, аны башкалардан аерып алып өйрәтергә кирәк.

– Телевидение, газеталар укыйсызмы? Татар телле журналистиканың өстенлекләре, кимчелекләре нинди? Журналист, алып баручыларның сөйләм культурасы турында ниләр әйтә аласыз?

Бүгенге бәла – татар теленең тәмен онытып, тоемлауны югалтып, сукырларча урыска иярү

– Мин остазлары буларак шәкертләремнең эшчәнлеген күзәтеп барам. Бүгенге бәла – сукырларча татар теленең тәмен онытып, тоемлауны югалтып, урыска иярү. Күптән түгел бер шәкертем радиодан "өр-яңа композиция бирәбез", ди. Ул Илһам Шакировның "Кәккүк" дигән җыры икән. Нинди композиция инде ул? Чит илләрдәге акыру-бакыруларны җыр, песня дип әйтергә телләре әйләнми. Алар аны "композиция" дип уйлап чыгарган. Хәзер безнең татар журналисты шуны кабатлый.

– Русиядә икътисади кризис. Аның матбугаттагы сүз ирегенә тәэсире бармы? Сез массакүләм мәгълүмат чараларында цензура бар дип саныйсызмы?

– Мин 70 ел гомеремне журналистика белән бәйләдем. Үзем яздым, язган журналистларның эшләрен өйрәндем. Шушы тәҗрибәне 30 ел буе студентларга укыттым. Совет чорында турыдан-туры цензура белән бәйле идем. Мин газета укучыга кирәкмәгән әйберне тыярга кирәк дип уйлыйм. Укучыга кирәкле әйбер языла икән, әле дә нәрсәдер тыялар дип санамыйм. Көндәлек 4-5 гәҗитне укып барам. Хәзер дәүләт гәҗите белән шәхсиләрне капма-каршы куялар. Бу дөрес түгел. Мин "Безнең гәҗит" белән "Ватаным Татарстан" арасында аерма күрмим.

– Журналистика факультеты бетерелде. Татар журналистикасы кафедрасы язмышы да кыл өстендә. КФУда бар нәрсәне дә эреләндерү бара. Милли кадрларны әзерләү эше ни булып бетәр дип саныйсыз?

Журналистика мәктәбе факультетны алыштыра алмый

– Борчулар юк түгел. Бөтен Русиянең татар матбугаты өчен бердәнбер университет журналистика мәктәбе дигән бер үзәккә әйләнеп калды. Ул әлбәттә факультетны алыштыра алмый. Университет бүген татар журналистикасы үзәге дип санала, әмма формаль рәвештә.

Татар матбугатының 100 еллык тарихы бар икән, ул өйрәнелергә тиеш. Әгәр өйрәнелә икән, киләсе буынга тапшырылырга да тиеш. Татарстанда татар журналистикасы үзәген булдыру өчен милли университет кирәк. Башка белгечләр әзерли торган, катнаш университет кысаларында бүлек булып кына андый зур вазифаны үтәп булмый.

– Һөнәрегезне дөрес сайланган дип саныйсызмы? Үкенгән вакыйгалар, “их, шуны эшләргә булган” дигән үкенечләр булмадымы?

– Бернигә дә үкенмим. Мин колачым, тырышлыгым җиткәнчә өч кыйблада эшләргә тырыштым. Бүген дә бу өлкәдә эшләвемне дәвам итәм әле.

* * *

Берәр сәгать сөйләшүдән соң караңгы да төшә башлады. Кайтырга җыенганда, сөйләштереп балык та тоттырмадыгыз, дип шаярды Илдар абый.

Безнең Telegram каналына язылыгыз һәм иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып алыгыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG