Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатарларны тентүләр һәм мәхкәмәләр дәвам итә


Бакчасарайның кырымтатарлар яшәгән бистәсендә тентүләр бара. 20 октябрь 2016
Бакчасарайның кырымтатарлар яшәгән бистәсендә тентүләр бара. 20 октябрь 2016

20 октябрь Бакчасарайның кырымтатарлар яшәгән 6нчы микрорайонында бертуган Энвер һәм Асан Серверовлар, Сервер Абдулалиевларның йортларында тентүләр узды.

Корылтайның сайлау үзәк комиссиясенең рәисе Заир Смедляев Фейсбуктагы сәхифәсендә Энвер һәм Асан Серверовларның, Сервер Абдулалиевның Номан Челебиджихан исемендәге батальонында катнашулары йә аңа ярдәм итүдә шикләнелүләрен язып чыкты. Шикләнелгәннәрнең интернетта Ленур Ислямов белән гомум бер фотолары табылуы тентүләрнең сәбәбе булган. Тентү узган йортлар янына кырымтатарлар җыелган. Террорга каршы чаралар кысаларында узган тентү нәтиҗәсендә тентелүче кырымтатарлардан компьютерларын алганнар.

Билгеле булганча, бәйсез кырымтатар АTR телеканалының хуҗасы Ленур Ислямов 2015 елда Украина-Кырым чигендә Украина тарафыннан Кырымга тауарларны кертүгә блокада оештырган соң, Украина эчке эшләр министрлыгы йә саклану министрлыгы каршында Номан Челебиджихан исемендәге кырымтатар батальоны төзеләчәген игълан итеп, кырымтатарларны бу батальонда хезмәт итәргә чакырган иде. Ләкин хәзергәчә батальонның рәсмиләштерелгәне хакында мәгълүмат юк.

Бакчасарайда тентү узган кырымтатарларның Ленур Ислямов белән төшкән фотолары бармы-юкмы, булса кайчан төшерелгәне хакында төгәл мәгълүмат юк.

Дини сәбәпләрдән кулга алынган кырымтатарлар эшендә мөфтиятнең роле нинди?

Кырымтатарларга каршы узган мәхкәмәләр ике юнәләштә бара: берсе – дини сәбәпләрдән, ягъни Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда шикләнелгәннәр, икенчесе – сәяси сәбәпләрдән, ягъни Мәҗлес әгъзаларына каршы.

Мөселманнарга каршы репрессияләр һәм тентүләр Кырым мөфтие ризалыгы белән үткәрелә

Дини тоткыннарның күбесен яклаган адвокат Эмиль Курбединов, мөселманнарга каршы репрессияләр һәм тентүләр Кырым мөфтиенең ризалыгы белән үткәрелә, диде. Моннан соң Фейсбукта мөфтинең Кырымның ФСБ, Кырым прокурорына, Кырым эчке эшләр хезмәтенең җитәкчеләренә юллаган хаты таралды. 12 июльдә юлланган хатта кырымтатарларның традицион дин тоту гадәтләренә каршы килгән Хизб ут-Тахрир, хабашитлар кебек "секталарның" эшчәнлеге хакында хәбәр ителеп, 12 мәчеттә Ураза гаете 5 июль урынына 6 июльдә үткәрелүе "саботаж" дип билгеләнә. Гаризада хәтта мөселманнарның исемнәре, яшәгән урыннары да күрсәтелә.

Кырым мөфтие Эмирали Аблаев (уртада)
Кырым мөфтие Эмирали Аблаев (уртада)

Бу хакта Ленур Ислямов “Менә бу Кырым “мөфтиятенең” чын йөзе” дип язды. Моннан соң мөфтият сайтында матбугат үзәге әзерләгән “Кто “подставляет” крымских мусульман” исемле язма чыкты. Мөфтият адвокат Эмиль Курбединовны, Ленур Ислямовны, аларның кулларында Кырым эчке эшләр идарәсенең штампы белән документлар булуы аларның тыгыз хезмәттәшлектә булганнары хакында сөйли диелә әлеге язмада. “Үзләрен милли матбугат итеп күрсәткән мәгълүмат чаралары милләттәшләребезне ят идеологияләрдән ваз кичтерү урынына халыкара сәясәт мәнфәгатьләре файдасына кырымтатарларның бер өлешен кырыс рәвештә кулланып, аларга каршы куәт провокацияләрен, аларның гаиләләренә кайгы китереп халыкны дулкынландыралар”, диелә мөфтият язмасында.

12 октябрьдә Акмәчеттә кырымтатарлар яшәгән Богурча (Каменка), Мамак (Строгановка) бистәләрендә дистәләгән автоматлы ОМОНчы, ФСБ хезмәткәрләре үткәргән тентүдән соң дини сәбәпләрдән Эмиль Джемаденов, Айдер Салединов, Узеир Абдуллаев, Тимур Абдуллаев һәм Рустем Исмаилов ике айга тоткарланган иде.

12 октябрь үткән тентү
12 октябрь үткән тентү

7 сентябрьдә Ростов-Дондагы хәрби мәхкәмә Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир эше белән бәйле рәвештә кулга алынган кырымтатарларны иректән мәхрүм итте. Террорчылык гамәлләре оештыруда гаепләнгән Руслан Зейтуллаевны 7 елга, Феррат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примовны 5 елга иректән мәхрүм иттеләр.

Мәҗлес әгъзаларына каршы мәхкәмәләр даимигә әйләнде

Сәяси мәхкәмәләргә килгәндә, 22 сентябрьдә Илми Умеровның өендә аны зиярәт кылган Мәҗлес әгъзаларын Мәҗлес утырышында катнашуда гаепләп административ беркетмәләр нигезендә мәхкәмә итеп 500-1000 сум күләмендә акчалата җәза салганнар. Болар арасында Али Хамзин, Абдураман Эгиз, Диләвер Акиев, Эмине Авамилева, Бекир Мамутов, Энвер Куртиев, Садых Табах, Шевкет Кайбуллаев.

Мондый мәхкәмә карарлары Мәҗлес әгъзалары өстеннән беренче тапкыр чыгарылган иде. Бу – Кырымның Русия кулына узуны танымаган Мәҗлескә каршы репрессияләр дәвам итә, Русия Югары мәхкәмәсенең Мәҗлесне тыю хакында карарыннан соң формаль яктан бу репрессияләр канунлаштырылды дигән сүз. Илми Умеров исә "бу мәхкәмә карарының Кырымга әһәмияте юк – без Русиянең Кырымда юрисдикциясен танымыйбыз, ләкин де-факто Кырым аннексияләнде, монда оккупацион хакимият урнаштырылды. Европа, Америка Кырымның Русиягә “кушылуын” танымый һәм аны Украинаның бер өлеше итеп таный" дигән иде.

5 октябрьдә Кефе (Феодосия) шәһәрендә җирле Мәҗлес әгъзасы Сулейман Кадыров йортында тентү узганнан соң аны сепаратизмда гаепләп җинаять эш ачканнар иде.

20 октябрьдә Русиядә тыелган Мәҗлес рәисенең урынбасары Илми Умеровның, Мәҗлес рәисенең урынбасары Ахтем Чийгозның 26 февраль эше буенча Акмәчеттә мәхкәмәләре үза.

Мәҗлес әгъзасы Мустафа Маушевның Бакчасарайда 20 октябрьдә узачак мәхкәмәсе казыйның авыруы сәбәбеннән 25 октябрьгә күчерелде.

XS
SM
MD
LG