Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланы бозлавык аркасында ябылган


Татарстанда начар һава шартлары урнашу аркасында Казан һава аланы ябылып тора. Төнлә белән Мәскәү-Чабаксар очкычы да Казанга төшәргә мәҗбүр булган.

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, "Казан" халыкара һава аланы көчле бозлавык аркасында 11 ноябрь иртән ябылган.

Һава аланы матбугат хезмәте хәзер бөтен көч юлларны чистартуга юнәлтелгән дип белдерә.

Әлеге вакытка 9 рейс тоткарлана. Һава аланы якын араларда эшли башларга тиеш диелә.

Он-лайн тактада күренгәнчә, иртәнге сәгать 9-10 арасында планлаштырылган рейслар сәгать11:35 - 13:00гә күчерелгән.

Төнлә шулай ук начар һава шартлары аркасында Казан һава аланына Мәскәү-Чабаксар очкычы утырырга мәҗбүр булган. Очкыч Ютэйр ширкәтенә карый, анда 68 юлчы очкан. Авиаширкәт вәкилләре юлчыларны кунакханәгә урнаштыру белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG