Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Мединский Русиядәге төрки республикаларның ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлегенә каршы


Дюсен Касеинов (сулдан икенче) 2011 елда Анкарада Татарстан вәкилчелеген кабул итә

Дюсен Касеинов (сулдан икенче) 2011 елда Анкарада Татарстан вәкилчелеген кабул итә

Истанбулда яшәүче журналист Рушания Алтай Русия Мәдәният министры Владимир Мединскийның ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлеккә каршылыгын гаепләп, Мәскәүгә Төркиянең икътисады гына кирәк, ә Русиядә миллилекне юкка чыгару бара дип белдерде.

Русия Мәдәният министры Владимир Мединский төрки республикаларның ТӨРКСОЙ оешмасы белән хезмәттәшлеген теләми. Бу хакта министрлык матбугат хезмәтенең Азатлыкка җибәргән җавабында белдерелә.

"Хәзер Русиянең бөтен субъектларының халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән элемтәләре тукталган. Төркиядә Русия ватандашларының иминлеген тулысынча тәэмин итү өчен актив эш алып барыла", диелә әлеге кыска гына җавапта.

Азатлык Мединскийдан "Мәскәү һәм Анкара арасында хезмәттәшлек җайга салына башлады, чикләүләр дә алына. Русиядәге төрки төбәкләрнең ТӨРКСОЙ белән эшчәнлеге тыелу турында сезнең белдерү көчендә каламы, алдагы хезмәттәшлекне ничек күрәсез?" дип сораган иде. Чөнки ике ил арасы җылына башлаганнан бирле Русия Мәдәният министрының ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлеккә карата бер генә белдерүе дә күренмәде.

2015 елның 24 ноябрендә Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәч, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр начарланды, Мәскәү Әнкараны дошман итте һәм Мединский "ТӨРКСОЙ белән кичекмичә бөтен элемтәләрне өзәргә кирәклеге" турында белдереп 27 ноябрь төбәкләргә телеграмма юллаган иде. Русиядәге төрки дөнья белән элек хезмәттәшлектә булган төрле иҗтимагый һәм шулай ук хөкүмәт оешмалары да әле дә нинидидер адымнар ясарга куркып тора.

Рушания Алтай

Рушания Алтай

Истанбулда яшәүче журналист Рушания Алтай Мединскийның Азатлыкка җавабын, ягъни ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлекне башларга каршы булуын, Мәскәүнең электән үк төрки дөньяның үзара аралашып, дустанә яшәвенә эче пошканлыгын күрсәтеп тора дип бәяләде.

"ТӨРКСОЙны төрки дөнья өчен ЮНЕСКО дәрәҗәсендәге бер оешма дип әйтергә була. Аны без шулай кабул итәбез дә. ТӨРКСОЙ төрки халыкларны шактый якынлаштырган иде. Русиянең Төркия белән аралары бозылганчы ук төрки халыкларның дустанә аралашып эшләп китүләре Мәскәүнең күңеленә хуш килмәгәнлекене күрсәтеп тора бу хат.

Русия президенты Путин белән Төркия президенты Эрдоган күрештеләр, аңлашытлар, сәүдә эшләре дә җайланган шикелле. Әмма мәдәният өлкәсенә, бигрәк тә, ТӨРКСОЙга кагылышлы мондый җавап Русиянең Төркияне якын итмәгәнлеген, төрки дөньяның берләшүен хуплап беттермәгәнен аңлата дип уйлыйм", ди Алтай.

Аның фикеренчә, Русиягә үз мәнфәгатьләрен кайгырту, финанс, икътисади яктан файда күрү өчен генә Төркия кирәк. Журналист Мединский ТӨРКСОЙның ни белән шөгыльләнгәнен йә бөтенләй белми, йә булмаса, сәясәткә бер катышы да булмаган бу халыклара оешманы вакыйгасына туры китереп үз максатларында куллана гына дип әйтә.

"Татарстанның, Башкорстанның һәм башка төрки төбәкләрнең ТӨРКСОЙ белән аралашып, вәкилләр җибәреп торуында бернинди куркыныч та юк бит. ТӨРКСОЙ – ул Төркия оешмасы түгел, аның баш фатиры гына Төркиягә урнашкан. Алга таба бу фатир бәлки Казакъстанга, бәлки Кыргызстанга, бәлки Казанга күчәр. Министр башы белән шуны аңлап бетермәве бик гаҗәпләндерә. ТӨРКСОЙның җитәкчесе Дюсен Касеинов Төркия ватандашы түгел. Ул Казакъстан кешесе һәм алар гел алышынып тора.

Русиянең ТӨРКСОЙга тискәре мөнәсәбәт күрсәтүе төптән үк ялгыш. Оешманың әз генә Төркиягә катанашы бар икән, аны шунда ук дошман итү – бу акыллы кеше эше түгел. Димәк ки, моннан алда да аларның бу оешмага карата өнәп бетермәгән әйберләре булган, төрки дөньяның берлеге аларның күңелләренә тигән", ди Алтай.

Владимир Мединский

Владимир Мединский

Мединскийның ТӨРКСОЙ белән араларны өзәргә дигән фәрман бирүе илдә бердәм русияле "россиян" милләте ясау сәясәте кыза төшкән вакыттларга туры килгән иде. Мединский – милли телләргә, миллилеккә каршы булган түрәләрнең берсе. 2014 елның июлендә Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Мединский, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез рус теле өстенлектә булырга тиеш дип белдерде. Аннан кала, аның фикеренчә, Русия православ булган һәм "бердәм мәдәни-тарихи киңлек" нигезендә дә православие ятачак.

Инде соңгы араларда "россиян" милләте ясарга чынлап торып керештеләр. 2016 елның 8 ноябрендә Думага Русиянең яңа идеологиясе турында канун өлгесе кертелде. Аңа кадәр Путин "россиян" милләте канунын әзерләүне хуплады.

Рушания Алтай фикеренчә, Русиядә миллилекне бетерү күптәннән бара инде. Мединскийның ТӨРКСОЙ белән элемтәләргә каршы булуы да әлеге сәясәткә аһәңдәш булып тора.

"Русия – федератив дәүләт. Шуңа күрә, илдәге башка халыкларның хокуклары һәм мәнфәгатьләре сакланырга тиеш. Русия үзен федератив дәүләт итеп таный икән, ул вакытта нинди "россиян" милләте ясау турында сүз алып барып була. Әмма, алар башкача эш итә. Мисал өчен, Казан университетын Идел буе федераль университеты иттеләр. Бу уку йорты Татарстанда, татар туфрагында барлыкка килгән. Хәзер исә, республикада татар һәм урыс телләре тигез дәүләт телләре булуга кармастан, университетта татар телендә диплом язып булмый. Бу, шулай ук, "россиян" ясар өчен махсус шулай булдырылган", ди Алтай.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG