Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:05

Илдус Зиннуров: "Түбән дәрәҗәле түрә баласына "Әкият"нең урысчасын күрсәтә"


"Әкият" курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров

"Әкият" курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров

23 ноябрь Казанда "Әкият" курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуровның 70 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Аның иҗат эшчәнлегенә дә 50 ел булган. Азатлык хәбәрчесе Илдус әфәнде белән курчак театрына татар балаларын кайтару, милли спектакльләр кую, цензура, түрә балаларының "Әкият"не нинди телдә караулары турында әңгәмә кордык.

Илдус Зиннуров белән без юбилей кичәсе алдыннан, төшке аш вакытында очраштык. Чөнки башка вакытта эшләре күп иде. Җиде дистәне тутыруга карамастан, режиссер бик актив, хәрәкәтчән, милләт өчен җан атучы шәхес булуын күрсәтте. Сорауларны аңа биреп тордык, ул тиз-тиз җавабын әйтеп барды. Илдус әфәндедән курчак театрына татар балаларын кайтару юллары, милли спектакльләр кую, цензура, түрә балаларының "Әкият"не нинди телдә карауларын белергә тырыштык. Безгә ул йөгертеп кенә курчаклар музеен да күрсәтте, әңгәмәбез дә шулардан башланды.

Илдус әфәнде, сезнең иң яраткан татар курчагы бармы?

– Юк, андый курчагым юк. Яраткан спектаклем дә юк әлегә. Киләчәктә булыр, бәлки. Яраттыңмы – туйдың, үсеш бетте дигән сүз бит инде ул. Барысы да алда дип уйлыйсың әле бу яшьтә дә.

Ә яраткан әкият героегыз?

– Мин геройларның Камыр батыр, Тутан батыр кебек армый торган, үзенең иле өчен янып яши, ирек яулый, төшенкелеккә бирелми торганнарын яратам.

­ Сәхнәдә иң озак барган татар курчак спектакле нинди иде?

– Нәби Дәүли әсәренә куелган "Бәхет җыры" спектакле. Бөтенрусия курчак театрлары тамашасында беренче урынны алды ул. Бу спектакльне миңа үземә дә уйнарга туры килде. Бик матур, милли рух белән сугарылган әсәр.

Үз гомерегездә ничә әсәрне сәхнәгә куярга өлгердегез?

– Йөздән артык, тәгаен генә санаганым да юк. Ике телдә эшли торган режиссер буларак, урыс телендә дә, татар телендә дә куйдым. Мин үзем япон, румын сәнгатен аеруча яратам. Башка халык әкиятләренә караганда, икенче төрлерәк, нәзегрәк, итәгатьлерәк итеп бирелә аларның драматургиясе.

Курчак театрында цензура бармы? Теге яки бу курчак төшеп калырга яисә әсәр куелмый калырга мөмкинме?

– Цензура сизгәнебез юк, без балалар сәнгате. Аны куймагыз, моны куймагыз дигәннәре юк. Элекке вакытларда бер генә очрак истә калган: "Винни пух" спектакле. Аю мәктәпкә бара, борчыла, күңелсезләнә. "Ничек инде?" дип әйтте мәдәният министры урынбасары, "Винни пух бит мәктәпкә бара, ник ул күңелсезләнә? Укырга ул шатланып барырга тиеш", дигәч, режиссерыбыз спектакльнең бу өлешен үзгәртте.

Cәнгатьтә цензура гомумән булмаска тиеш

Гомумән, сәнгатьтә цензура булмаска тиеш, дип уйлыйм. Чөнки җаваплы кешегә режиссерлык яки җитәкче эшен тапшырганнар икән, аңа ышанырга тиешләр. Ул бит олыларны да, балаларны да тәрбияли. Тирә якны ничек тоя, шулай эшли инде ул – монда цензура була алмый. Кемдер кабул итә, кемдер кабул итми.

Мин манкортлык турындагы "Гасырдан озын көн"не дә, азатлык яклау җыры турындагы "Алтынчәч"не дә куйдым. Туфан Миңнуллинның күп кенә әсәрләрен, Ренат Харисның "Серле алан" һәм башка әсәрләрен сәхнәләштердем. Аларда бик җитди мәсьәләләр күтәрелде. Әмма иҗат юлымда цензура дигән әйбер булмады.

Нинди әкиятләр куелмаган дип уйлыйсыз?

Тирән мәгънәле әкиятләр булса, алар куелырга тиеш. Без Зөлфәт Хәким белән бергә "Ат өреккән шомлы төн", "Гасырдан озын көн", "Таһир вә Зөһрә" спектакльләрен куйдык. Аның белән тагын бер әсәрне куймакчы идек.

Кулыма, күптән инде, Мөхәммәт пәйгамбәрнең балачагы турында китап килеп керде. Ул мине бик дулкынландырды. Әгәр шуның нигезендә спектакль куеп булса, гаиләдә балаларны милли рухта тәрбияләү дигән мәсьәләне күтәргән, гореф-гадәтләргә нигезләнгән әсәр дөнья күрсә, әйбәт булыр иде. Андый кеше хәзер бар. Ул – Ркаил Зәйдулла дип уйлыйм. Әгәр аның белән бергәлектә бу спектакльне куя алсак, безнең милләтебез өчен бик кирәкле әсәр барлыкка килер иде.

"Әкият" курчак театры авылларга еш чыгамы? Мәктәпләрдә куюны хуплыйсызмы?

– Авылларга чыгалар, мәктәпләрдә булалар, район үзәкләрендә дә уйныйбыз. Татар группасы күп йөри безнең, әле күптән түгел генә авылларда "Сертотмас үрдәк", "Кәҗә белән сарык", "Мактанчык әтәч" спектакльләрен куеп кайттылар. Аның бит әле тамашачыны җыю дигән ягы да бар. Мәктәпләрдә балалар бик аз хәзер.

Сер түгел, балалар бүген татар әкиятләреннән аерылган. Аларны ничек татар әкиятләренә кайтарып була дип уйлыйсыз?

– Татар гына түгел, теләсә нинди милләт баласын җәлеп итәр өчен әсәр, иң беренче чиратта, кызыклы булырга тиеш. Мәгънәле генә түгел, ул баланың игътибарын җәлеп итә алырлык булсын. Әгәр бала әсәрнең эченә кереп китсә, аның нигезенә салынган мәгънәсе дә балага барып җитә. Шуның өчен без спектакльләрнең музыкасы, бизәлеше, курчаклары матур булсын дип тырышабыз.

Ә ни өчен татарлар иртәнге биштән торып урысча Яңа Ел тамашасына, урысча әкияткә билет ала, шул ук тамашаны татарча караучы аз?

– Безнең татар спектакльләренә балалар киләләр, ләкин алар хәзер мәктәпләрдә таралганнар. Төгәл генә, матур гына чиста татар класслары юкка чыгып бара. Аларны җыеп алып киләбез, әлбәттә, тырышабыз. Әмма безнең генә тырышлык җитми. Әгәр дә инде балалар милли рухлы булсын, үз телләрендә белем алсын дип телибез икән, татар мәктәпләре, югары уку йортлары ачылырга, имтиханнар туган телдә бирелергә тиеш. Шулар булса, балалар да килер, ата-аналар да татарча сөйләшер. Сөйләшкәч, татарча спектальләрнең кирәклеге дә туар, елына бер генә түгел, икешәр әсәр куяр идек.

Билгеле җитәкче-түрәләрнең кайсыларының балалары курчак театрына килгәне бар? Миңнеханов, Метшин, Сәфәров, бәлки Миңтимер Шәймиев оныклары да кайчандыр килгәндер?

– Киләләр. Президентыбызның улы даими рәвештә спектальләргә килә. Татарчасын да карый, урысчасын да карый, ул безнең театрыбызны бик ярата. Ә Миңтимер Шәймиевның оныклары инде зур үскән. Римма Ратникова, Зилә Вәлиева, Кафил Әмиров оныклары белән киләләр иде. Ләкин түбәнрәк баскычтагы түрәләр, үзләре татар булсалар да, урыс телендәге спектакльләрне балаларына әйбәтрәк дип күрәләр. Андыйлар да бар. Бу мине, әлбәттә, борчый. Мин битараф кала алмыйм мондый хәлгә. Битараф булдыңмы – дөньяда яшәмәскә кирәк.

Юбилеегызга ныклап әзерләндегезме?

– Юбилеемны зур иттереп “Әкият” курчак театры бинасында җәмәгатьчелек уздырды. Мин инде кирәкми дә дигән идем, әмма оештыручылар каршы чыкты. 70 яшь, ә 70 яшьнең нинди шатлыгы булсын инде. Күп кешеләр андый вакытларда каядыр китәләр бит, үзләренең генә каласы килә. Мин дә шундый: шау-шулы яши торган кеше түгел, янымда артык тавыш булганны яратмыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG