Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Татар теле кысыла барган КФУда мөгаллимнәр борчылуга сәбәп күрми


КФУда туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган матбугат очрашуында университет вәкилләре Азатлык соравына сүзсез калды. Алар БДИлар русча булып, татарча мәктәпләр ябылып, КФУда татар бүлекләре дә бетсә, кем булып эшләүләрен әйтә алмады. Филология институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов сорауга бары тик позитив җаваплар бирергә тырышты.

"Татар-информ" агентлыгында чираттагы матбугат очрашуы Казан университетында “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган халыкара фәнни-гамәли форум”га нәтиҗә ясау ниятеннән үткәрелде. Нигездә ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын рекламалау чарасына әйләнде, институтның мөдире Рәдиф Җамалетдинов барлык ярдәмчеләрен, татар теле белгечләрен җыеп килгән иде. Һәрберсе университетта туган тел өчен уңай үзгәрешләр бара дип сөйләргә тырышты. Азатлык хәбәрчесенең сораулары аларны күктән җиргә төшәргә, уйланырга мәҗбүр итте сыман, чөнки кайбер сорауларыбызга бөтенләй җавап бирә алмадылар. Үзләренчә позитив рух сакладылар.

Татар мәктәпләрендә татар теленнән кала башка фәннәрне татарча уку елдан-ел кими, КФУда тулы бер татар факультеты бүлеккә калды, мәктәпләрдә БДИны татарча бирү юкка чыкты, мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре татарча укучылар кими дип белдерә. Рәдиф әфәнде, Әлфия ханым, бу сорау сезгә, сезнеңчә татар теле тагын ничә елдан соң югалачак?

(КФУның Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова бу сорауга җавап бирергә батырчылык итмәде, сүзне институт мөдире алды).

Татаристика мәктәбендә 19 укытучы эшли һәм 642 студент бары тик татар телендә генә белем ала

– Мин мондый сорау көтмәгән идем сездән. Чөнки, бүгенге көндә күреп торасыз, Федераль университетның Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе уңышлы эшләп килә. Мин әйтеп үттем, бүген анда 19 укытучы эшли һәм 642 студентыбыз бары тик татар телендә генә белгечлек ала. Моннан тыш, безнең татар теле, әдәбиятыннан кала сәнгать юнәлеше буенча өстәмә белгечлек алучы студентларыбыз да бар. Шуңа күрә, безнең Югары мәктәптә 1300ләп студент белем ала. Әгәр инде, 6-7 ел элек булган саннарга әйләнеп кайтсак, кабул итү саннары һәм студентлар санына, бүген Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенә кушылганчы, йә булмаса кушылган чордагы күләмдә студентлар татар теле һәм әдәбият, йә булмаса татар телендә филология белгечлекләрен үзләштерәләр. Шуңа күрә без татар теле һәм татар әдәбиятының киләчәге бар дибез.

Бүгенге көндә татар теле укытуның яңа концепциясе эшләнелде. Бу концепция җәмәгатьчелеккә дә тәкъдим ителер дип көтәбез.

– КФУда татар теле тагын биш-унбиш ел яшәячәкме әле?

– Мин сезнең сорауны аңламыйм.

Әйдәгез, алайса алдагы җавабыгызга төгәллек кертик әле. Татар бүлегенә бюджет урыннары елдан-ел кими дип беләбез. Биш ел элек Казан университетының татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә ничә бюджет урыны бүленгән, узган ел, быел ничек булды? Киләсе елга ничә булачак дип фаразлана?

Рамил Мирзаһитов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдиренең уку-укыту эшләре буенча урынбасары:

Шушы 317 урынның Татаристика мәктәбенә 161 урын билгеләнде, бу инде 50%тан да артыграк (саннар үзгәртелмәде -ред.)

– Быел, гомумән алганда, безнең институтка бюджет урыннары 25 урынга кимрәк бирелде. Теге елны бөтен институтка 342 бюджет урыны бирелгән иде, быел 317 урын. Шушы 317 урынның Татаристика Югары мәктәбенә 161 урын билгеләнде, бу инде 50%тан да артыграк. Узган ел белән чагыштырганда, Филология белгечлегенә быел 40 урын гына бирелде, 35 урынга кимеде. Ул кимегән урыннарны нәкъ менә татар юнәлешеннән алмаска тырыштык, узган ел 20 булса, быел 15 урын калдырдык, ә чит ил әдәбиятларын өйрәнүчеләргә узган ел 30 иде, быел 7 генә урын бирелде. Менә бу татар юнәлешен билгеле бер дәрәҗәдә саклап калыр өчен эшләнелә. Узган ел татар бүлегенә Татарстан мәгариф министрлыгы карары нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына укытырга 25 урын бирелгән иде. Быел да шул 25 урын саклана. Без быел татар теле, әдәбияты белгечлекләре һәм мәктәпкәчә балалар тәрбиячеләре алырга телибез. Ә педагогик өлешкә килсәк, магистратура урыннары быел бераз артты. Програмы да хәзер бер түгел, ике. Быел яңа юнәлеш ачарга телибез: татар һәм инглиз теле, аңа 20 бюджет урыны бүленәчәк.

Сез уңай яктан гына сөйләсәгез дә, куркыныч фаразлар да бар. КФУда татар теле бүлеге бөтенләй ябылган вакытта сез үзегезнең эш урыныгызны кайда күрәсез?

(Бу сорау КФУ вәкилләрен тагын да аптырашта калдырды, күбесе башта эндәшмәүне кулайрак күрде.)

Әлфия Йосыпова, Казан университетының Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире:
­

КФУда татар теле 200 елдан артык яши һәм ул КФУ булганда бетәр дип уйламыйбыз. Шуңа күрә, күтәренке рухта яшибез

– Казан Дәүләт университеты 1804 елда ачылгач, анда татар теле укытуны керткәннәр икән, димәк КФУда татар теле 200 елдан артык яши һәм ул КФУ булганда бетәр дип уйламыйбыз. Шуңа күрә, шундый күтәренке рухта яшибез. Бездә татар фәне, теле, татар әдәбияты укытыла, үсә һәм үсәчәк. Безнең бакалавр, магистратура програмнары да бар, фәнни, гамәли проектларыбыз да, студентларның иҗат эшләре дә – барысы да татар телен, татар әдәбиятын үстерүгә хезмәт итә.

Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире:

– Сезне дә шундый оптимист булырга өндәп, үзебездә уза торган чараларга чакырасым килә. Югары мәктәп, аның базасы белән танышсагыз, студентларыбыз белән аралашсагыз иде. Бәлки сезнең дә фикерегез үзгәрер. Безнең якын арадагы чарабыз – 1 декабрьдә үтәчәк, ул “Милли хәзинә” дип атала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG