Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаил Хәкимов: "Бу китап Европада татарга карашны үзгәртәчәк"


Рафаил Хәкимов: "Бу китап Европада татарга карашны үзгәртәчәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:16 0:00

Рафаил Хәкимов: "Бу китап Европада татарга карашны үзгәртәчәк"

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты "Дөнья тарихында Алтын Урда" ("Золотая Орда в мировой истории") дип аталган яңа китап чыгарды. Әлеге басмада Европа һәм Русиянең оешуында Алтын Урданың роле зур булуы әйтелә. Институт башлыгы Рафаил Хәкимов фикеренчә, әлеге басма Европада татарларга карата тискәре фикерне уңай якка үзгәртәчәк.

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты, әле берничә атна элек кенә Башкортстан татарлары турында китап тәкъдим итеп татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уяткан иде. Озак вакыт та үтмәде, институт хезмәткәрләре тагын бер бик дәрәҗәле китап чыгарулары турында хәбәр итте. Тарих институты башлыгы Рафаил Хәкимов сүзләренчә, “Золотая Орда в мировой истории” китабы тагы да күбрәк фикер каршылыгы уятачак. Безнең Оксфорд университеты галимнәре белән бергәлектә әзерләнгән әлеге басмага дөньяда тиңнәр юк ди ул. Әлеге китап турында тулырак мәгълүмат алу нияте белән без Рафаил әфәнде белән әңгәмә кордык.

– Рафаил әфәнде, Алтын Урда турындагы әлеге китап нинди әһәмияткә ия?

Татар Европага үзен уңай яктан күрсәтергә тиеш. Безнең тарихыбыз колачлы, тирән, Европага тәэсир иткән

– Без Оксфорд университеты белән Алтын Урдага багышлап мондый китап чыгарырга дип уйлаган идек. Һолландиядә конференция уздырдык. Бу чарада галимнәр белән әлеге китап турында сөйләштек. Монда күп кенә Европа галимнәренең хезмәтләре кергән. Эшнең башында безнең Тарих институты һәм Оксфорд университеты тора. Бу дөньяда әле беренче шундый хезмәт. Кембридж университеты да Оксфордтан калышмыйм дип хәзер мондый басма әзерли. Көндәшлек бик әйбәт. Татар Европага үзен уңай яктан күрсәтергә тиеш. Безнең тарихыбыз колачлы, тирән, Европага тәэсир иткән. Безнең тарихны һаман пычраталар, татарларны начар яктан күрсәтәләр. Әлеге китапта исә безгә башка күзлектән караш урын алган.

– Китапта без моңа кадәр күрмәгән, ишетмәгән нинди документлар бар?

– Яңа документлар әллә ни кирәк тә түгел. Безнең Европада басылган документларны туплап чыгарган басмалар шактый инде. Бу китапта иң мөһиме – яңа караш. Университет яңа фикерне чыгара икән, ул аннан соң сәясәтчеләргә, соңрак журналистларга эләгә һәм киң таралыш ала. Бу безнең өчен яңа адым. 5 апрельдә Оксфордта бу китапны тәкъдим итү булачак. Әлеге чарага андагы татарларны да җыябыз, теге Европа татарлары альянсы дигән оешманы. Очрашуны бик көтәбез. Европага тәэсир итәбез икән инде, бу чыннан да без яңа дәрәҗәгә чыктык дигән сүз.

– Чит илләрдә Алтын Урда чорын татарлар чи ит ашаган, башкисәрләр булган, Чыңгызхан дөньяны яулаучы куркыныч хан буларак кабул ителгән. Бу китап белән караш үзгәрәчәкме?

Хәтта рыцарь ярышларының да бер өлеше рыцарьларча, икенче өлеше татарча көрәштән торган

– Алтын Урда чорында Европа вак-төяк дәүләтләрдән торган. Алтын Урда исә, менә дигән финанс системалы, яхшы юллары булган дәүләт булган. Европага татар модасы, татар коралы киткән. Хәтта рыцарь ярышларының да бер өлеше рыцарьларча, икенче өлеше татарча көрәштән торган. Ә без моны белмибез дә. Бүгенге көндә Европаның кайбер елгалар, таулар, административ төбәкләр исемнәрендә татарлык чагыла. Европалар татарны кире какмаган, аны яхшы итеп күргән. Татар бит беркемне дә измәгән, халыкның мәдәниятенә, диненә тимәгән, салымны 10 процент кына урнаштырган. Европа әле бүген дә аңа барып җитә алмый.

– Рәсми Мәскәү Алтын Урда чорын өйрәнүне һәрвакыт тыеп килде, бу турыда махсус карар да булган. Татар тарихын өйрәнүгә саграк караш бүген дә сизелә. Әлеге китап Мәскәүдә курку тудырмасмы? Анда бу хезмәтне ничек кабул итәрләр дип уйлыйсыз?

Бүген урыс галимнәре Русия тарихын каян башларга белми. Русиянең нигезе – Алтын Урда

– Без бит рәсми документларга нигезләнеп эш итәбез, мифология белән шөгыльләнмибез, шуңа күрә чынбарлыкны кабул итмәү мөмкин түгел. Бу басмада Русия академиясеннән, Европадан күп кенә танылган галимнәрнең хезмәтләре тупланган, без уйлап чыгарган материаллар түгел. Мәскәү галимнәре бу мәсьәләне ачыктан-ачык өйрәнә, хәтта безне яклап үзебез белмәгәнне дә сөйлиләр. Чөнки бүген урыс галимнәре үзләре Русия тарихын каян башларга белми. Киевтанмы? Булып чыкмый. Новгородтанмы? Андый кечкенә шәһәрдән ничек шундый зур Русия империясе килеп чыксын. Кырымнан да килеп чыкмый. Шулай булгач, Алтын Урда – Русиянең нигезе. Империя өчен юллар, бюджет, салым системасы, гаскәр, администрация, яза белүче тел белгечләре кирәк. Болар барысы да Алтын Урдада гына булган. Урыслар бу уңайдан бүген хафалана. Танырга да теләми, шул ук вакытта үз тарихын да яза алмый.

Азатлыкның Telegram каналына кушылыгыз һәм төп хәбәрләрне беренче булып алыгыз

XS
SM
MD
LG