Accessibility links

дүшәмбе, 23 гыйнвар 2017, Казан вакыты 01:40

Яңа Чабаксар мәхәлләсе рәисе Миңкадыйр Рәзәпов мәчетне әлегә кадәр төзү 15 млн сумга төшкәнен, ә эчке эшләрен тәмамларга тагын 3 млн сум акча кирәк булачагын белдерә.

Яңа Чабаксар мәчетендә хәзер тышкы эшләр тәмамланган. Ил буйлап җыелган акча һәм матди ярдәмнәр хисабына 500 кв.м, ике катлы һәм зур идән аслы мәчетне 27 метр биеклектәге манара бизи. 8 декабрь мәчет манараларына айлар куелды.

Ай кую тантанасына шәһәр халкы, республиканың төрле авылларыннан татарлар килде. Шактый суык көн булуына карамастан, җыелган халык мөфти Әлбир хәзрәт Крганов җитәкчелегендә, урамда тәкъбир әйтеп, тантананы күзәтте. Шәһәр тарихында беренче мәртәбә ярымайлар мәчет манарасы һәм гөмбәзенә куелгач, дини мөрәсим мәчет эчендә дәвам итте. Котлаулар, мөфти вәгазе мәүлид уку белән үрелеп барды. Соңыннан мәчет эчендә, җирле халык тырышлыгы белән әзерләнгән мәҗлес узды.

Идел ярыннан мәчетне күреп булмаячак, чөнки олы елга белән мәчет арасына күп катлы йортлар төзиләр. Шулай да, мәчет шәһәр урамнары ягыннан шактый мәһабәт бина булып игътибарны җәлеп итә.

Татарстаннан тәүге ярдәм түгел

87 сутый җирдә урнашкан бу бина төзелешенә иң саллы ярдәмне Татарстан күрсәтте. Җирле мәхәллә халкы, төзелеш эшенә ярдәм сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Татарстан җавапсыз калмады, 5 миллион сум күләмендә акча күчерде. Нәтиҗәдә, төзелеш эшләре быел шактый алга китте.

Мәхәллә рәисе Миңкадыйр Рәзәпов сүзләренә караганда, мәчетне әлегә кадәр төзү 15 млн сумга төшкән. Эчке эшләрен тәмамларга исә тагын 3 млн сум акча кирәк булачак.

Әлбир Крганов Яңа Чабаксар мәчетендә халык алдында

Әлбир Крганов Яңа Чабаксар мәчетендә халык алдында

Татарстанның Чуашстан татарларына бу беренче генә ярдәме түгел. Урмай авылындагы "Кара пулат" мәчетен төзеп бетерергә 1 млн 800 мең, Тукай авылындагы мәхәллә йортын тәмамларга 4 млн сум күләмендә акча биргән иде. Моннан тыш, Татарстан Чуашстандагы татарларга ике кечкенә, бер зур автобус та бүләк итте.

Татар өчен иске һәм шул ук вакытта яңа урын

Чуашстанның Яңа Чабаксар шәһәрендә 125 мең кеше яши, шуларның 5 меңләбе татарлар санала. Шәһәр 1960 елда химия сәнәгате заводы барлыкка килгәч төзелә башлый. Ул чордагы барлык илкүләм төзелешләрдәге кебек үк, Яңа Чабаксар шәһәренә дә төрле төбәкләрдән татарлар туплана. Чуашстан башкаласы Чабаксарның иярчен шәһәре булып, татар милли тормышы 90нчы елларда Чабаксарда гөрләгәнгә, Яңа Чабаксар татарлары милли яңарышка соңрак керешә. Милли-дини яңарышның төп символына әйләнгән мәчет төзү эшләре исә шактый сикәлтәле була. Башта бер урында җир бирелә, соңрак ул җирне хакимият кире үзенә кайтара.

"Ул җир шәһәрнең яңа микрорайон җирендә иде. Анда шәһәрнең мәхкәмә йорты да урнашкан. Тирә-якта башка социаль корылмалар төзер өчен дә урын каралган иде. Шул исәптән, балалар өчен спорт корылмалары да. Шундый социаль объектлар янында төзү килешмәс дип, ул җирне төрле сәбәпләр белән кире алдылар. Җирнең документлары әзер диярлек иде. Аңа Тәлгать Таҗетдин һәм башка мөфти-хәзрәтләр катнашлыгында нигез ташы да куелган иде", дип аңлата җирле мәхәллә рәисе Миңкадыйр Рәзәпов.

Яңа Чабаксар мәчете

Яңа Чабаксар мәчете

2011 елда Идел ярыннан ерак түгел генә урнашкан урында мәчет төзү өчен яңа җир бирелде. Бу үзгәрешләргә республика башлыгы алышынуны да, шәһәрдә хакимият үзгәрүен дә сәбәп итеп күрсәттеләр. Шул ук елда мәчеткә нигез салынды. Биш ел дәвамында җирле мөселманнар һәм мәхәллә халкы ярдәме белән, хәтта республикакүләм өмәләр ясап, мәчет диварлары күтәрелде.

Яңа Чабаксар шәһәре татарлар соңгы ярты гасырда гына тупланып яшәгән урын санала. Әмма, Яңа Чабаксар янында гына урнашкан Атлаш авылын чуашлар Тутар касси (татар кисәге) дип атыйлар. Бу урында борынгы мөселман зираты да бар. Тарихи чыганакларда монда һәм якын тирә авыл-шәһәрләрдә (Чабаксар шәһәрендә дә) татарлар яшәгәнлеге теркәлеп калган. Атлаш авылында табылган, 1718 елгы мөселман кабер ташы Чуашстан милли музеенда саклана.

Борынгы кабер ташы

Борынгы кабер ташы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG