Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гаспралыдан башладык, чиратта кырымтатар тарихын язу"


Рафаил Хәкимов Казан галимнәренең Кырымтатар тарихын язарга җыенуын белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:52 0:00

Кырымтатар мәгърифәтчесе Исмәгыйл Гаспралы хезмәтләре академик тупланмасының беренче томы дөнья күрде. Чыгымнарны капларга Татарстан президенты идарәсе ярдәм иткән. Галимнәр Азатлыкка кырымтатарларның тарихын яза башлаячакларын белдерде.

Күптән түгел кырымтатар мәгърифәтчече Исмәгыйл Гаспринскийның әдәби, публицистик әсәрләре тупланмасы дөнья күрде. Бу – беренче том. Китапны Шиһабетдин Марҗәни исемендәге Тарих институтының Кырым гыйльми бүлеге әзәрләгән. Институт мөдире Рафаил Хәкимов Азатлыкка әйтүенчә, тулы хезмәт барлыгы 10 томнан торырга мөмкин. Академик басманың тиражы зур түгел, бары 300 данә генә. Бу китапны басуның чыгымнарын Татарстан хөкүмәте каплаган. Акмәчеттә инде китап туе булды да.

– Рафаил әфәнде, Исмәгыйл Гаспралының мирасы тупланып академик басма булып чыкты. Бу хезмәтнең кыйммәте нидә? Сезнең өчен Гаспралы нинди әһәмияткә ия булган шәхес?

– Исмәгыйл Гаспралы турында күп китаплар басылды. Әмма аның хезмәтләре бер җирдә тупланып, бөтен мәкаләләре, фикерләренә галимнәр тарафыннан бәя бирелеп академик басма булып чыкмады. Бу беренче шундый басма. Без аны ун том булыр дип исәплибез.

Гаспралы – җәдидче. Төрки дөньяга яңгырарлык беренче булып саллы газет чыгара башлый. "Тәрҗеман" үрнәк газета була. Галим хакимият белән дә уртак тел таба алды. Алдынгы фикерле җәдидче мәдрәсләрне ишәйтү, аларның эшчәнлеген җайга салу, активлаштыру эшендә дә аның өлеше зур.

– Кырамтатар мәгърифәтчесе үз вакытында төрки халыклар берләшергә тиеш, уртак төрки тел булсын дип көенеп йөргән. Бу идея никадәр бүген актуаль, бу эш мөмкинме?

Совет чорында галимнәр татар милләтен бүлгәләүгә күп көч куйды. Телләрдә үзенчәлек эзләде. Берәр яңа аваз ишетсәләр, бу бит яңа диелект дип чәчрәп чыкты. Әле дә бу күренеш бар

– Берникадәр мөмкиндер дә. Гаспралы – кырымтатарлар өчен түгел, барлык төркиләр өчен кадерле шәхес. Ул төркиләрне берләштергән символ. Аның "Бер тел, бер дин, бер халык" дигән канатлы сүзләре бүген дә әһәмиятле. Аз гына булса да моны аңлап гамәлдә куллансак, файдалы булыр иде. Совет чорында галимнәр татар милләтен бүлгәләүгә күп көч куйды. Телләрдә үзенчәлек эзләде. Берәр яңа аваз ишетсәләр, бу бит яңа диелект дип чәчрәп чыкты. Әле дә бу күренеш бар, әмма бу – ялгышлык. Уртаклыкны эзләмәделәр. Бу Столыпин заманыннан ук сузылып килә. Кырымдагы бер хезмәттәшем, ул – лингвист, кырымтатар теле Казан татарларыныкыннан аерыла, диде. Мисал итеп чок сүзен китерде. Әмма без аның белән бу хакта татарча сөйләштек, ул да, мин дә аны аңладым. Ул үзе дә моңа риза булды.

– Бу китапларга Гаспралының бөтен хезмәтләре дә керәчәк дидегез. Алар ничек тупланды? Гаспралының мирасы тулысынча сакланмаган, югалган хезмәтләре дә бар бит.

– Андыйлар бер-ике генә. "Тәрҗеман" газетында басылган мәкаләләр генә – мирасның бер зур өлеше. Галимнең күп фикерләре, хезмәтләре шунда басылган.

– Тарих институты саллы "Татар тарихы"н өйрәнде, бүген татар авыллары тарихын да барлау эше җәелдерелде. Кырымда татар авыллары тарихы өйрәнеләчәкме? Бу хезмәттән соң нинди эшләр башкырылачак?

– Безнең иң зур теләк – кырымтатарларның тарихын язу. Мондый максат куелды. Берничә хезмәт инде бар, әмма алар академия исеменнән чыкмаган. Ышанычлы булсын өчен, саллы хезмәт әзерләргә кирәк. Авылларга килгәндә, тарих авыррак, алар үз авылларыннан куыла, Үзбәкстан якларына сөргенгә җибәрелә. Кырымтатарлар аякка яңа гына баса башлады, йортлар салды, балаларын укыта, моңа кадәр аларга фән ерак хыял иде. Хәзер яңа буын университетлар бетерде, фән белән кызыксына башлады. Татар авыллары да өйрәнеләчәк.

* * *

380 битле китапның беренче томында Исмәгыйл Гаспринскийның рус телендә әдәби-нәфис әсәрләре тупланган. Аларның күпчелеге "Тәрҗәман" газеты сәхифәләреннән гарәп язуыннан кирилга күчереп әзерләнгән. Китап өч бүлектән тора. Беренче бүлектә зүр күләмле "Франция хатлары", "Серле ил", "Африкан хатлары", "Амазонкалар иле" кебек әсәрләр урын алган булса, икенче бүлеккә "Арыслан кыз", "Көнчыгышның кайгысы", "Планлы эмиграция", "Иван һәм Сөләйман" кебек барлыгы 29 проза әсәре кергән.

Кырымның инженер-педагогия университеты галиме Февзи Якубов Гаспралының үзен мактауларга күмсеннәр өчен эшләмәгәнлеген әйтте. "Галимнең төп максаты – кырымтатар халкының белемле, интеллектуаль яктан башка халыклар белән көндәшлек итә алырлык халык булып үсүе", диде Якубов.

XS
SM
MD
LG