Accessibility links

шимбә, 25 февраль 2017, Казан вакыты 12:30

Рөстәм Миңнехановның федераль үзәккә ачуы килеп аның бюджет сәясәтен тәнкыйтьләве аңлашыла. Федераль үзәк салымнар белән Татарстанны буа, моңа түзү авыр. Тәкәббер Мәскәүнең үз сүзеннән кайтуы икеле, акчаны ул барыбер тартып алачак, әмма Татарстан үзендәге акчаны эш алымнарын үзгәртеп үзендә күбрәк калдыра алыр иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның федераль үзәк файдасына керем салымының (урысча - налог на прибыль) тагын бер процентын җибәрү турындагы белдерүеннән соң бик кызыклы фикер алышулар башланды. Ничәмә елларга беренче тапкыр федерация субъектларының бер җитәкчесе Мәскәү тарафыннан алып барылган бюджет сәясәте белән килешмәве турында әйтте. Алай гына да түгел, Миңнеханов үзе дә Татарстан президенты буларак беренче тапкыр турыдан туры федераль үзәккә каршы дәште. Мәскәү шуңа күнеккән - элек ул кушканны йөгерә-йөгерә үтиләр иде. Ә монда - канәгатьсез мыгырдану.

Миңнехановның канәгатьсезлеге нигезен тикшереп карыйк. Югыйсә хәтта республиканың үзендә дә ни өчен шундый бәхәс купканын аңламый да калдылар. Татарстан казнасына керүче керем салымы 72,29 млрд тәшкил итә. Бу – шул 18 процент инде. Элекке елларда Татарстан үзендә җыелган керем салымының нәкъ менә шул өлешен үзендә калдыра иде. Быел Мәскәү үзенә күбрәк акча таләп итә, Татарстан керем салымының 17 процентын гына калдыра алачак. Шул 1% аркасында (4 млрд сум чамасы – ред.) хәзер Татарстан бар Русиягә тавыш чыгарамы инде дигән сораулар ишетелә Мәскәү Кремле тирәсендәгеләрдән. Янәсе, бу сан - 1% - алай зур да түгел. Ләкин эш мондамы гынамы соң? Бу сан - бик хәйләкәр сан бит.

Республиканың бүгенге статусын гади бер Вологда өлкәсе белән тигезләп куйдылар. Мәскәүнең теләсә нинди теләген үтәп килүче Татарстан җитәкчелегенә уйланыр урын бар

Башта дәүләт хакимияте төзелеше турында сөйләшик. Канәгатьсезлек, беренче чиратта, республика хөкүмәтен һәм Миңнехановны факт алдына кую аркасында тугандыр, дип уйлыйм. Анда Мәскәүдә карар кабул иткәннәр дә, аска төшергәннәр. Ләкин без бит әле сүздә булса да федерациядә яшибез, унитар дәүләттә түгел. Әйе, сепаратизм белән көршәбез дип ясалма рәвештә кертелгән хакимият вертикале бар. Тик әлегә Русия һәм Татарстан конституцияләреннән баш тартучы юк бит әле. Алар гамәлдә. Ә конституция нигезендә Русия – федератив дәүләт. Татарстанның статусы юридик яктан имзаланган килешүләр белән ныгытылган. Сүз уңаеннан, бу республиканы аерым дәрәҗәгә күтәрә, димәк аңа аерым карарга кирәк. Ә чынында исә республиканың бүгенге статусын гади бер Вологда өлкәсе белән тигезләп куйдылар. Монда уйланыр урын бар, бигрәк тә Мәскәүнең теләсә нинди теләген үтәп килүче Татарстан җитәкчелегенә. Бәлки, аңа баштан ук каршы торырга, үз тәкъдимнәрен әйтергә, илне унитаризмга китереп җиткергән күп карарлар белән килешмәскә кирәк булгандыр.

Хәзер саннарга кире кайтыйк. Монда да уйланыр урын бар. Барысы да берничә миллиард сумга гына кайтып калмый. Әйдәгез, тагын бер кат Миңнехановның ни әйткәнен искә төшерик. Бу Татарстан кебек төбәкләргә федераль субсидияләрнең бетерелүе дә. Күпме бу, азмы?

Республика бюджетының салымнар һәм салым булмаган керемнәрдән табышы 2015 елда 169,8 млрд сум булган. Моның өстенә Казан, федераль субсидияләр буларак, тагын 34,1 млрд сум алган. Шулай итеп бюджетның табыш өлеше 203,9 млрд сумга җиткән. Куркыныч астында менә шушы 34,1 млрд сум. Гомумән бюджет федерализмы гамәлдә ничек булырга тиеш соң?

Бу да бик гади. Республика түбәндәге салымнар исәбенә яши:

  1. Оешмалар табышына салынган салым. Аның 18 проценты Татарстанда кала, ә 2 проценты Мәскәүгә китә. 2015 елда 72,3 млрд сум кергән.
  2. Физик затлар табышыннан алынган салым. 2015 елда казнага 57,9 млрд сум кергән.
  3. Күчемсез милеккә һәм транспортка салым – 25,5 млрд сум.
  4. Алкоголь өчен акциз – 7,2 млрд сум, нефть продуктларына акциз (бензин) – 7,1 млрд сум, сыра сатуга акциз – 5,7 млрд сум. Барлыгы 20 млрд сум.
  5. Һәм башкалар, шул исәптән штрафлар һәм дәүләт хезмәтләреннән кергән табыш. Бу – якынча 11 млрд сум.

Шуның белән шул. Менә нәрсә тагын кызык. Федераль үзәккә иң күп җыела торган өстәмә кыйммәт салымы (НДС), акцизлар, казылма байлыклар табуга салым, таможня җыемнары китә. Бу әле төп табышлар гына. Ә бу салымнар нигезендә республика 2014 елда (2015 ел мәгълүматлары кул астында булмады) Мәскәүгә 600 млрд сум җибәргән. Татарстан бюджетының табыш өлешенә 216,8 млрд сум гына акча кергән. Бу - үз колонияләреңне талау дип атала.

Ярар, нефть – ул бөтенрусия милке булып санала дип фикер йөртергә була, әлбәттә. Тик аны чыгарганнан соң сероводород һәм пычрак эчәр су да республика халкы “байлыгы”. Шулай ук көньяктагы җылы климат та бөтенрусия милке, ләкин без бит кырык градуслы салкыннар була торган төбәкләрдә яшибез, әле уңыш та үстерәбез. Моның белән ни әйтәсем килә: республикада яшәүчеләрнең кайберләре санавынча, Мәскәү һәм шул исәптән Татарстан, бөтен байлыкларны тотучы булып тора, шуңа күрә 600 млрд сум берни турында да сөйләми. Мәскәү үзенекен ала дип уйлыйлар.

Һәрвакыттагыча сорау туа. Нишләргә? Иң уңайлысы – каршылык күрсәтәлмәгәндә башка чара калмагач канәгать булырга тырышу. Барысы да Мәскәүнеке, анда хуҗалар утыра һәм алар хәл итәргә тиеш дип фикер йөртергә мөмкин. Әлбәттә, бераз мыгырдап та алырга да рөхсәт ителә, аннары Мәскәүдән ырылдау ишетелгәч, тынып калырга да була. Ләкин тагын өченче юл бар. Бу – икътисади парадигманы алыштыру.

Мәскәү белән бюджет мөнәсәбәтләрен үзгәртеп булмас, ә менә үзебезнең икътисади сәясәтне үзгәртергә була

Мәскәү белән бюджет мөнәсәбәтләрен үзгәртеп булмаячак. Ә менә үзебезнең икътисади сәясәтне үзгәртергә мөмкин. Һәм бу оешмалар табышларын арттыруга түгел, ә хезмәт хаклары күтәрү исәбенә халыкның керемен арттыруга кайтып калырга тиеш. Хөкүмәт мондый артуны стимуллаштырырга тиеш.

Аңлашыла ки, оешмаларга салымны кемнең алуы һәм ничек таратуы барыбер. Ләкин калган өлешен ул үз ихтыярында кулланырга мөмкин. Менеджерларга һәм җитәкчеләргә дивидендлар һәм бонуслар түләргә, оешманы үстерүгә тотарга мөмкин. Табышын киметү исәбенә хезмәт хакы фондын арттыруга күндерү җиңел булмаячак, әлбәттә. Ләкин бу очракта берничә ысулны кулланып карарга була.

Беренчедән, иң эре оешмалар әлегә республика җитәкчелеге кулында. Алар мондый карар кабул итә ала. Икенчедән, ник әле профсоюз хәрәкәтен җанландырып җибәрмәскә? Алар хезмәт хакын арттыруны таләп итә алачак. Әлегә кадәр икътисади таләпләр белән урам җыеннары турында ишеткәнем юк. Мондый каршылык чаралары алга киткән илләрдә булып тора бит. Кайчак хөкүмәт йорты каршында дәүләт хисабына фатирларын төзеп бетерүне сорап торган унлаган кешене күрсәтеп алалар. Шуның белән бетте. Дөрес, профсоюзларны дәүләт үзе төзү гадәти күренеш түгел. Ә ник әле булдырып карамаска? Дәүләт үзе кулга өйрәтте бит, һәм без урамга чыгулар турында бары тик май бәйрәмнәрендә генә искә төшерәбез. Анда да хакимиятне мактап плакатлар күтәреп чыгабыз.

Тагын бер юл – республикада зыянлы химик җитештерүне үстерүгә мораторий кертү. Мондый җитештерү оешмалары эш урыннарын барыбер әллә ни арттырмый, ә технологияләр алга барган саен, кул көче бөтенләй дә кирәкми башларга мөмкин. Әлеге заводлардан файданы аның җитәкчеләре һәм таможня җыемнары, НДС, акцизлар һәм табыш өчен салым аша Мәскәү генә алачак. Бәлки, шушыны аңлап алу Миңнехановның да ачуын китергәндер?

Без фәнсыйдырышлы җитештерү булдырырга тиеш. Анда хезмәт хаклары, хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәләре югары булырга, аларны әзерләргә, аларны әзерләүчеләргә түләргә тиешбез.

Зур химия җитештерүе түгел, ә нәфис химия җитештерүе булдырырга кирәк. Көчне фармацевтика, биотехнологияләр, авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртүгә юнәлтү зарур. Машиналар төзү, цифралы технологияләр кулланып җитештерү чаралары җитештерүгә игътибар бирү кирәк.

Ильяс Илалетдинов
галим, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG