Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Теләгем – "Идел-Буа-Урал" театр фестивален дөньякүләм итү"


Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев
Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев

Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев "Идел-Буа-Урал" театр фестивален дөньякүләм чара итәргә тели. Әлеге фестиваль нәтиҗәсендә Татарстанның тагын бер туристик үзәге барлыкка киләчәк дип белдерә ул.

12-23 март Буада моңа кадәр булмаган хәл – Идел-Урал төбәгенең күренекле театрлары бер-бер артлы спектакльләрен күрсәтәчәк. Буа 16 иҗат колективын, 265 сәнгатькәрне кабул итәргә җыена.

Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев "Идел-Буа-Урал" фестиваленең беренчесе уңышлы узса, алга таба бу чараны дөньякүләм итәргә җыенуларын белдерде. Аның сүзләренчә, бу чара Татарстанның тагын бер туристик үзәген барлыкка китерәчәк. Фестиваль кысасында Русия театрлары алдында торган проблемнар да күтәреләчәк дип белдерә ул. Азатлык фестиваль алдыннан Садриев белән сөйләште.

– Раил әфәнде, ике бик зур төбәкне – Идел белән Уралны Буа тоташтыра булып чыга. "Идел-Буа-Урал" фестивален үткәрүгә нәрсә этәргеч бирде?

– Геосәяси яктан караганда, Буа – логистикада ике арада уңышлы урнашкан шәһәрләрнең берсе. Буа Иделдән ерак түгел, безнең аша тимер юл уза, янәшәдә ике һава аланы. Сембер һава аланына – 80, ә Казан һава аланына 200 чакрым гына. Ә иң әһәмиятлесе: Буа – театрлы шәһәр. Без тәгәрмәчтәге театр, гел гастрольләрдә, гел юлда. Үзебезнең Буа шәһәрендә генә театр куеп яту мөмкинлеге юк, кеше аз. Төбәктәгеләрне бергә җыйсаң да репертуар тотып тору авыр.

Фестивальгә килүчеләр арасында дүрт академия театры бар

"Идел-Буа-Урал" фестивале барып чыкса, ул бик уникаль проект булачак. 20 меңлек шәһәрдә бөтен Русия күләмендә диярлек фестиваль үткәрү, Идел һәм Урал төбәкләрендәге театрларны чакыру, алар арасында дүрт академия театры бар, күбесе милли театрлар – ул зур әһәмияткә ия. Үзебезнең театрны да күтәрәсебез килә, театрыбызның географиясен дә киңәйтәбез, театрыбызны да танытабыз. Икенчедән, бу фестиваль аша Буаны танытып, аны театр аша Татарстанның туризмда бер үзәге итәсебез килә. Әнә шундый стратегик уйлар белән тотынган эш бу.

– Фестивальдә ничә коллектив катнашачак?

– 16 коллектив катнаша. Фестиваль Коми республикасының академия театры тамашасы белән башлана. Башкортстанның Салават шәһәре театры, Камал театры, Башкорт академия театры, Сембернең Гончаров исемендәге театры, Мәләкәc театры, Түбән Кама театры, Мари Иленең милли театры, Удмурт дәүләт театры, Калмык дәүләт театры, Казакъстаннан Караганда дәүләт театрлары чыгыш ясый. Фестивальне Ренат Харисның "Афәрин, артист" дигән әсәре белән ябабыз. Бу фестивальгә Мари Иленнән, Сембердән, Казаннан һәм Чаллыдан дүрт курчак театры да килә.

Барлык милли театрлар да үз телләрендә спектакль куячак, рус теленә тәрҗемә дә булачак.

– Фестиваль вакытында театрлар алдында торган җитди проблемнар турында да сүз булачакмы?

–19 март көнне түгәрәк өстәл һәм иҗади лабораторияләр планлаштырылган. Бу фестиваль хөкүмәтнең театрларга, гомумән алганда сәнгатькә мөнәсәбәтен үзгәртү өчен дә оештырыла. Без берьюлы берничә куянны эләктермәкче булабыз. Бу фестиваль төрле юнәлешләрдә резонанс тудырыр дип уйлыйм. Дәүләт тә театрларга игътибарын да көчәйтергә тиеш.

Дәүләт сәнгатькә игътибарын арттырырга тиеш

Мәскәүдә коммерцияләшкән сәнгать үзенең коммерция кануннары белән яши. Минем карашымча, җәмгыять мәдәни булырга тиеш, чистарынырга тиеш. Дәүләт театры булгач, дәүләт үз бурычларын, ягъни планын куя. Шул ук вакытта дәүләт тарафыннан финанслау да яхшырса иде дигән теләктә каласы килә. Бер яктан караганда, финанслау җитәрлек, әмма зур проектларга акча җитеп бетми. Дәүләт сәнгатькә игътибарын арттырырга тиеш. Без Буадан бер аваз салсак, шулай ук Мәскәүдән һәм башка җирләрдән аваз салсалар, ниндидер үзгәрешләргә дә китерергә мөмкин.

Татарстанда Буа кебек кырыкка якын үз көенә яшәп ятучы район үзәге бар һәм аларның кайберләре генә театрлы. Без театрлы шәһәр буларак, халык тормышына үзгәреш тә кертәбез. Станиславский "кеше театрдан үзгәреп чыгарга тиеш" дип әйткән бит әле.

Без бу фестивальне балаларга һәм үсмерләргә дә күрсәтергә телибез. Бер биш-алты елдан алар да тамашачы булачак. Фестиваль Буаның бер үзгәлегенә, аның үзгә бер йөзенә әйләнергә тиеш.

Бу фестиваль белән кайный башлагач үземә дә кызык булып китте. Аны Русия күләмендә, аннан соң дөнья күләмендә итү теләге дә бар. Быел Монголия башкаласы Улан Батырдан да театр килергә тиеш иде. Ниндидер техник сәбәпләр килеп чыккан, шуңа гына килә алмыйлар.

Фестиваль үткәч, аның нәтиҗәләренә багышланган тагын бер чара, бәлки конференция булыр, үткәрербез дип торабыз.

– Камаллар сезгә театр фестивальләре өлкәсендә тагын бер яңа көндәш барлыкка килә дип карамыймы?

– Без берничек тә Камал театры белән көндәш була алмыйбыз. Камал – академия театры бит ул, алар "эталон". Камал театрының баш режиссеры театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, театрның әдәбият бүлеге мөдире Нияз Игъламов белән киңәшеп эшлибез. Фестиваль кузгалып китсә, аның бюджеты да зуррак булачак. Грантлар алырга, Русия театр әһелләре берлегеннән дә финанслауны сорарга туры киләчәк.

– Быелгы чыгымнарны район гына үз өстенә аламы?

– Без бюджетка эләгергә аз гына соңга калдык. Шулай да мәдәният министрлыгы акча мәсьәләсендә чарасын тапты. Аннан да кала, безне багучылар һәм химаячеләр дә бар. Район үз ягыннан хәленнән килгәнчә булыша. Татарстанда "административ ресурс" дигән әйбер дә бар. Ил белән күтәрсәк, Миңнеханов әйтмешли, Татарстанда Олимпиада да үткәреп була.

– Бу фестивальдә катнашучыларга урыннар бирләме? Бәйге сымак итеп оештырасызмы?

– Быел сынау рәвешендә үтә, шуңа урыннар бирелми. Бөтенесенә дә бүләкләр әзерләнгән. Бәлки киләчәктә урыннар бирүне дә хәл итеп булыр.

– Русия төбәкләрендә концерт оештыручылар, аерым алганда Төмән өлкәсеннән Фәрит Хәким соңгы вакытта халык театрга аз йөри дип зарланган иде. Татар мәктәпләре ябылганга, татарча укыту кысылганга яшьләр арасында татарча белүчеләр кими һәм Русия икътисадындагы кризис та моңа сәбәп булып тора, ди ул. Бу хәлдән чыгу юллары бармы?

– Монда берничә сәбәп бар. Беренчедән, җырчылар бик күбәйде. Бүген татар-башкорт эстрадасында меңгә якын артист бар. Күбесе бер-ике ел күренеп ала да юкка чыга, кайберләре бер биш ел булыр. Аннан да кала, кешенең өйдән чыгасы килми. Күпләр телевизор каршына утырган. Икътисад кризисның дә йогынтысы юк түгел.

Мәскәүдә театрга мода тудырылган

Бүген тамашачы күңеле ишеген яңа ысуллар табып шаку кирәк. Бөтен булган проблемнарны да исәпкә алып, халык күңелен яулый торган әсәрләр белән йөрү кирәк. Мәскәүдә булдым, кайсы гына театрга барма, заллар тамашачы белән тулган. Мәскәүдә театрга мода тудырылган. Хәзер безнең Татарстанда спортка мода туды. Халык хоккейга йөри. Шуның белән бергә театрга да мода туса, тамашачы театрга йөз белән борылачак.

– Фестиваль узды, аннан киләсе елга кадәр тагын тәгәрмәчле тормыш башланамы?

– Буа шәһәренең театрлы булуына быел 100 ел тула. 1913 елда Буа төбәгендә укытучы Әкрам Мифтахетдин алдынгы карашлы шәкертләрне җыеп театр түгәрәге оештыра. Ул вакытта Буа өяз башкаласы буларак Сембер губерниясенә караган. 2015 елда алар театр кую рөхсәте сорап патшага мөрәҗәгать итәләр. Патша рөхсәт бирми. 1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң, патша хөкүмәте бәреп төшерелгәч, театр куярга рөхсәт бирәләр. Әнә шул елның 4 маенда Буада "Казанга сәяхәт" дигән спектакль куела. Бу тамашаны солдатлар саклап тора, чөнки руханилар театрга каршы булып, бик каты күтәрелеп чыгалар. Буа театрының тарихы әнә шуннан башлана. Быел театрыбызның 100 еллыгын да зурлап үткәрергә исәплибез.

XS
SM
MD
LG