Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан губернаторы полициягә һөҗүм итүчеләрне "радикал сугышчан төркем" белән бәйләде


Әстерханда патруль хезмәте экипажына һөҗүм нәтиҗәсендә ике полиция хезмәткәре үтерелгән.

Полициядә хәбәр итүләренчә, һөҗүм узган төндә, юл-транспорт һәлакәтен теркәү вакытында булган. Полиция хезмәткәрләренә "Газель" машинасы пассажирлары аткан. Һөҗүм итүчеләр полиция хезмәткәрләренең коралын алып качкан, дип белдерәләр Русия Тикшерү комитетында.

Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин сишәмбе иртән белдерүенчә, һөҗүм итүчеләр "радикал сугышчан төркемнәр" белән бәйле булырга мөмкин.

Полиция хезмәткәрләрен үтерү, корал урлау һәм аны канунсыз саклау турында җинаять эше ачылган. Җиде кеше эзләнә, диелә. Алар арасында Әстерхан өлкәсе кешеләре һәм Казакъстан ватандашлары бар.

XS
SM
MD
LG