Accessibility links

Урта Әләзәндә яңа мәктәп ачылды. "Кергәч яулыкларыбызны салабыз"


Урта Әләзәндә ачылган бакча-мәктәп
Урта Әләзәндә ачылган бакча-мәктәп

Урта Әләзәндә яңа ачылган бакча-мәктәптә эшләүче тәрбияче бинага кергәч яулыкларын салуларын әйтә.

22 июль Урта Әләзәндә узучы Русиякүләм татар авыллары Сабантуе башланыр алдыннан яңа мәктәп ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев та катнашты.

Өч катлы кирпечтән эшләнгә бу бинада 200 урынлы балалар бакчасы һәм 150 урынлы башлангыч мәктәп булачак. Тантанага кадәр бер тәрбияче Азатлыкка авылдагы мәктәптә һәм балалар бакчасында яулык белән йөрергә ярамаганны белдерде.

"Без авылда яулыксыз йөри алмыйбыз, безнең авыл дини, әмма мәктәпкә, бакчага килгәч балалар алдында яулыкларыбызны салабыз. Әнә шулай дип килештек", диде исемен күрсәтергә теләмәгән тәрбияче. Азатлыкның мәктәптә яулыкны кем тыя дигән соравына ул: "Без Русиядә яшибез бит, ил кануннарына буйсыну кирәк", дип җавап бирде.

Урта Әләзәндә ачылган бакча-мәктәпкә русча гына язылган
Урта Әләзәндә ачылган бакча-мәктәпкә русча гына язылган

Яулык ябу мәсьәләсе Русиядә дә әледән-әле күтәрелеп тора. Күптән түгел Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбе укытучыларына үз хокукларын мәхкәмәдә якларга туры килгән иде.

XS
SM
MD
LG