Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телен яклау митингы көнендә укытучыларны эшкә чыгармакчылар


Хат күчермәсе
Хат күчермәсе

Башкортстан мәгариф министры исеменнән мәктәп һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә хат төшерелгән. Анда 16 сентябрь - башкорт телен яклауга багышланган митинг көнне укытучылар өчен методик эше көне итәргә тәкъдим ителгән.

Мәгариф министры Гөлназ Шафикова митинг көнне Башкортстан укытучылары өчен бердәм методик эш көне итү тәкъдиме белән чыкты. Ә ял итүне башка көнгә күчерү каралган. Министр хатының күчермәсе социаль челтәрләрдә йөри. "Башкортстан мәгариф министры белем бирү сыйфатын арттыру һәм белем бирү процессына методик ярдәм күрсәтү максатыннан 16 сентябрьдә туган (башкорт) тел һәм әдәбият укытучыларына бердәм методик көн булдыруны тәкъдим итә. Русия кануннарына ярашлы, кирәк булган очракта, өстәмә ял бирү мөмкинлеген карау тәкъдим ителә", диелгән хатта. Хат 11 сентябрьдә теркәлгән.

16 сентябрьдә шулай ук бөтен Башкортстанда шимбә өмәләре дә игълан ителде. Бюджет оешмаларында эшләүчеләргә өмәдә катнашу, гадәттә, мәҗбүри була.

16 сентябрьдә Уфаның спорт сарае каршында башкорт активистлары башкорт телен яклап митинг уздырырга җыена. Уфа хакимияте каршылык чарасына рөхсәт бирмәде.

Октябрь аенда Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты киңәйтелгән утырышын үткәрә һәм анда ана телен укыту мәсьәләсе каралачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG