Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар кызы" бәйгесендә җиңүчеләр бу горур исемне аклыймы?


Бөтенрусия "Татар кызы" бәйгесеннән бер күренеш, Чиләбе, 2016 ел
Бөтенрусия "Татар кызы" бәйгесеннән бер күренеш, Чиләбе, 2016 ел

24 октябрь Уфада "Татар кызы - 2017" халыкара бәйгесенең финалы үтә. Татарлар яшәгән төбәк ярышларында җиңгән гүзәлләр арасыннан иң чибәр, иң уңган кыз сайлап алыначак. Азатлык үткән елларда "Татар кызы" таҗын кигән кызларны табып, бу бәйге аларның тормышына нинди үзгәрешләр алып килде дип сорашты.

Эдельвейс Ихсанова, Салават, Башкортстан

"Татар кызы - 2016" халыкара бәйгесенең җиңүчесе Эдельвейс Ихсанованың йөзе быелгы бәйгенең реклам белдерүләрендә дә, чакыру кәгазьләрендә дә, урам язуларында бастырылды. Быел да ул сәхнәгә чыгып яңа җиңүчене котлаячак.

Үткән ел Чиләбенең "Трактор Арена"сында узган купшы бәйрәмнән соң, телевидение тапшыруларда бөрничә төбәккә күрсәтелгән тамашалардан соң, Эдельвейс бүләкләр алып, Башкортстанның Салават шәһәренә кайтып китә. Анда медицина көллиятендә укуын дәвам итә. "Башта бәйгегә җибәрергә теләмәгән укытучылар җиңеп кайткач сөенделәр, котладылар", дип сөйли ул.

"Татар кызы-2016" бәйгесе җиңүчесе Эдельвейс Ихсанова бүләге белән
"Татар кызы-2016" бәйгесе җиңүчесе Эдельвейс Ихсанова бүләге белән

​Салаватта "Татар кызы - 2016" бәйгесе дигән язулы машина да игътибарны җәлеп итә икән. "Бик еш килеп сорыйлар, үтеп барышлый фотога төшереп китәләр" ди ул.

Эдельвейска әле генә 20 яшь тулды. Сәхнә аны үзенә тарта. "Бәйгедән соң "Салаватта модельләр бәйгесендә дә катнаштым һәм анда җиңеп чыктым" ди ул. Эдельвейсның ВКонтакте битендә чыккан альбомында модель буларак төшкән фотолары урнаштырылган, араларында "кыю" фотолар булса да, йөзгечтән төшкәннәре юк.

Эдельвейс, бәйгедән соң минем тормышта әллә ни үзгәреш булмады дисә дә, Салават шәһәрендә укыган акушерлык һөнәрен читкә куеп, модель яки сәхнә кешесе булырга теләвен әйтте.

Эдельвейсны шулай ук татар кызларын вәкиллек итәргә төрле чараларга чакыралар, мәсәлән ул Башкортстан төбәк бәйгесендә бәя бирүчеләр рәтендә катнаша, шулай ук Мәскәүдә үткән Татарстан көннәре кысаларында аны "Татар кызы" титулын йөртүче буларак чакырганнар.

Алинә Аптукова, Барда, Пермь өлкәсе

2015 елда "Татар кызы" беренче Бөтенрусия бәйгесе җиңүчесе Алинә Аптукованың ВКонтакте битендә бәйгедән соң тагын бер фамилия өстәлгән, ул хәзер Зимасова-Аптукова булып йөри.

Алинә Аптукованың туй рәсеме
Алинә Аптукованың туй рәсеме

"Бәйгедә җиңеп чыкканнан соң кияүгә чыктым, тормыш иптәшем югалтырмын дип курыккандыр, "Татар кызы" финалыннан соң бер ай үтүгә тәкъдим ясады, өйләнештек, Бардада яшибез.

"Татар кызы" исемен алганнан соң мине төрле чараларга чакыра башладылар, өлкәнең "Татар кызы" бәйгесендә ел саен жюрида утырам, концертларда чыгыш ясыйм", дип сөйли ул.

Алинә бәйгедән соң яраткан эшен ташламаган, Бардада музыка мәктәбендә балаларны җырларга өйрәтә. "Татар кызы" таҗы миңа җаваплылык өсти. Мин киләчәк буынга үрнәк булырга тиешмен дип уйлыйм. Татар кызына хас сыйфатларны укучыларымда тәрбияләргә тырышам", ди ул.

"Татар кызы-2015" бәйгесе җиңүчесе Алинә Аптукова с() Пермь өлкәсендә үткән җыр бәйгесендә жюрида утыра
"Татар кызы-2015" бәйгесе җиңүчесе Алинә Аптукова с() Пермь өлкәсендә үткән җыр бәйгесендә жюрида утыра

Алинәнең ВКонтакте битендә ачык күлмәкләрдән, йөзгечләрдән фотолар күренмәде. Аның каравы өлкә дәрәҗәсендәге җыр бәйгесендә, салкын мәдәният йортында жюрида туңып утырган фотосы бар.

Зәлия Әхмәтова, Миасс, Чиләбе өлкәсе

Зәлия Әхмәтова 2014 елда Чиләбенең төбәк бәйгесендә җыңеп чыккан. Азатлык белән сөйләшкәндә ул, бәйгедән соң фикерләрем, дөньяга карашларым үзгәрде, диде.

Зәлия Әхмәтова
Зәлия Әхмәтова

"Мин кечкенәдән татарча сөйләштем, бу минем өчен көндәлек нәрсә иде. Мин телнең, безнең мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең югала баруы турында уйламый идем. Бәйге миңа татар халкының мирасын саклап калу өчен җаваплылык хисен бирде", ди ул.

Әйтүенә караганда, Зәлия татар яшләре белән иҗтимагый эш алып бара. 2015 елда шәһәрдә татар-башкорт яшьләре берлеге, 2016 елда татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмалары оешты, Зәлия алар эшендә катнаша.

Зөлфия Шаһвәлиева, Чиләбе, Чиләбе өлкәсе

Зөлфия "Татар кызы" таҗын 2012 елда Чиләбе өлкәсе бәйгесендә яулаган. Ул бәйгене тормышында иң гүзәл, иң бәхетле, онытылмаслык вакыйга дип искә ала.

Зөлфия Шаһвәлиева, "Татар кызы-2012" бәйгесе җиңүчесе
Зөлфия Шаһвәлиева, "Татар кызы-2012" бәйгесе җиңүчесе

"Минем өчен Чиләбе татар конгрессы һәм "Татар кызы" бәйгесе бик күп яңа мөмкинлекләр ачты. Мин Лена Колесникова (җирле конгресс рәисе - ред.) командасында эшләдем. Хәзинә һәм "Татар кызы" телевидение тапшыруларын алып баручы булып эшли башладым. Билгеле алып баручылар белән бергә "Татар кызы" һәм "Татар егете" төбәк бәйгеләрен, халыкара "Татар кызы-2016" шоу-тамашаларын алып бардым", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Зөлфиянең ВКонтакте битендәге фоторәсемнәренә караганда, ул туйлар һәм башка бәйрәм чараларын да алып бара.

* * *

24 октябрь Уфада "Татар кызы - 2017" бәйгесенең финалы була. Азатлык бу чараны оештыручы "Берлек" татар иҗтимагый оешмасы Зәлия Ахунова һәм оештыру комитеты әгъзасы Миләүшә Латыйпова белән сөйләште.

"Татар Кызы - 2017" финалистлары Уфага җыела
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00

Быел да зур шоу-тамаша көтелә. Татарстан җыр-бию ансамбле чыгыш ясый, җырчы Динә Гарипова чакырылган. Җиңүче кызга бүләккә асылташлар белән бизәлгән таҗ һәм машина биреләчәк.

2016 елдан бирле бәйрәм халыкара дәрәҗәдә үтә. 2015 елда беренче Бөтенрусия бәйгесе үтте. Аңа кадәр "Татар кызы" ярышы бик зурлап Чиләбе өлкәсендә үткәрелеп килә иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG