Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен яклаган СОлНЦе мәктәбенә акча җыю бара


Павел Шмаков мәхкәмәдә
Павел Шмаков мәхкәмәдә

Татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыткан СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковка салынган штрафларны түләр өчен социаль челтәрләрдә акча җыю флешмобы бара. Шмаков сүзләренчә, кешеләрнең шулай теләктәшлек белдерүе бик мөһим.

СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков Азатлыкка белдерүенчә, акчалар килә башлаган. "200 сум, 500 сум килә. Әлегә бик күп түгел, ләкин иң мөһиме - ничә сум килүе түгел, ә шушы теләктәшлек. Бу чын күңелдән ярдәм итәргә теләү. Бер кеше белән көрәшеп була, ә инде бөтен халык белән көрәшүе авыр. Әгәр сине гади халык хуплый икән, димәк, без дөрес юлда", диде Шмаков.

Мәктәп мөдире ярдәм төрле яклап, хәтта "без көтмәгән яклардан да" килә башлады ди. 23 мартта Нәүрүз бәйрәмен уздырырга "Казан" милли-мәдәни үзәген бушка биргәннәр. Моңа кадәр акча түли идек, диде Шмаков.

СОлНЦе мәктәбенең ярдәм фондына акча җыю инициативасы белән социаль челтәрләрдә тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов чыкты. "Дуслар! Милләттәшләр! Ачык игълан! Павел Шмаковның татар теле өчен штрафлары (барлыгы 27 мең) - бу безнең халыкның бурычы дип саныйм! Әйдәгез милләтебездән рәхмәт әйтеп, һәрберебез күп булмаса да түләп алыйк. Акция рәвешендә булсын. Күрсеннәр, ишетсеннәр, тыгылсыннар", дип язды ул үзенең Фейсбук сәхифәсендә.

Әлеге флешмобка журналистлар, татар активистлары кушылды. Алар акча җибәрү турындагы чекларның фотосын үз сәхифәләренә урнаштыра һәм башкаларны да кушылырга чакыра. Һәр пост астына #РәхмәтШмаков #СпасибоСолнце #тугантел дигән хештеглар урнаштырыла.

Акчаны әлеге сылтама аша күчерергә мөмкин. Бу исәп-хисап счеты - мәктәпкә ярдәм фондыныкы. Җыелган сумма штраф күләменнән артып киткән очракта да, акча мәктәп эшчәнлегендә тотылачак.

Узган атнада Казандагы Мәскәү районының беренче инстанция мәхкәмәсе Шмаковтан 25 мең сум штраф түләтү карары чыгарды. Штраф татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыту һәм мәктәпнең спорт залы булмавы өчен салынды.

20 мартта Вахитов районының беренче инстанция мәхкәмәсе (килештерү мәхкәмәсе) прокурорларга укучылар һәм ата-аналар турында документларны күрсәтүдән баш тарткан өчен СОлНЦе мәктәбе мөдиренә тагын 2 мең сум штраф салды.

XS
SM
MD
LG