Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

Дөнья футбол беренчелеге инде берничә көннән башлана. Футбол беренчелеге уңаеннан Русиядә нинди кагыйдәләр кертелә? Чемпионатта нинди илләр катнаша?

Әлегә кадәр футбол турында ишетеп тә, артык кызыксынмасагыз, Азатлык футбол чемпионатына багышланган язмада төп сорауларга җавап бирә.

Моннан тыш Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.

Европа парламенты футбол чемпионатын бойкот итәргә чакырмакчы

Европа парламенты депутатлары 14 июньдә кабул ителергә тиешле Русиядә кеше хокуклары резолюциясенә футбол чемпионатына Европа берлеге түрәләре тарафыннан дипломатик бойкот белдерү турында пункт кертмәкче. Тулырак мәгълүмат Азатлык хәбәрендә.

Төркем уеннары

Чемпионатта 32 ил катнаша, алар сигез төркемгә бүленгән, һәм төркемнән ике такым 1/8 уеннарына чыга алачак. Социаль челтәрдә татар футбол җанатарлары уеннар җәдвәлен татарча да ясаган:

Татарча язулар

Казанда беренчелек уңаеннан матур плакатлар һәм реклам әзерләнгән. Кайбер урыннарда татарча язмалар да бар, ләкин язулар хаталы, алынма сүзләр күп.

Әлеге күренеш социаль челтәрләрдә тәнкыйть утына тотыла.

Хаталы язуларга Вконтакте челтәрендә фикерләр
Хаталы язуларга Вконтакте челтәрендә фикерләр

"Экстремистларга" футбол чемпионаты вакытында Дагыстаннан чыгу тыела

Дагыстанда полиция элек экстремизм һәм террорчылык белән бәйле маддәләр нигезендә хөкем ителгән кешеләрдән дөнья футбол беренчелеге вакытында республикадан читкә чыкмау турында документ имзалатып җыеп йөри.

Самар чемпионатка әзерме?

Иртәгә башланачак Дөнья футбол беренчелеге Русиянең 11 шәһәрендә уза. Самар шәһәрендә бер атна элек газоннар туп формасында зур чәчәк түтәлләре белән бизәлгән, берничә урында мундиаль символы бүре һәйкәлләре тора. Җәмәгать транспорты тукталышларында Самар турында мәгълүмат һәм стадионга йөри торган шаттлар җәдвәле куелган.

Самарда төркем уеннарының 4 уены, 1/8 һәм ¼ уеннары узачак. Idel.Реалии чемпионат башланыр алдыннан шәһәрнең әзерлеген фотога төшереп тикшерде.

Гаджетларыгыз белән сак булыгыз!

АКШның күзләүгә каршы һәм иминлек дәүләт үзәге башлыгы Уильям Эванина Русиягә дөнья футбол чемпионатына баручыларга үзләре белән электрон җиһазлар алмаска киңәш итә. Аларга хакерлар яки Русия хөкүмәте керә алырга мөмкин ди Эванина.

Аның сүзләренчә, мондый куркыныч бигрәк тә "зур ширкәтләрнең вазифадагы затларына һәм хөкүмәт түрәләренә яный". Ул аларга моңа кадәр куллануда булмаган җиһазлар алырга киңәш итә.

Reuters-ның тагын бер чыганагы хәбәр итүенчә, мондый кисәтүне Британия махсус хезмәтләре дә чыгарган.

"Футбол бәлеше"

Футбол беренчелегенә татар җанатарлары да битараф түгел. Социаль челтәрләрдә чемпионатка багышланган менә шундый "футбол бәлеше" фотосурәте тарала.

Ә сез чемпионатка багышланган нинди ризык пешерәсез? :)

Error rendering VK.

дәвам

XS
SM
MD
LG