Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан республикасы оешуга 100 ел. Татарлар өчен ниләр эшләнгән?


"Нур" дәүләт театры
"Нур" дәүләт театры

Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулды. Бер гасыр эчендә милли-мәдәни өлкәдә республика татарлары өчен башкарылган эшләр күп түгел.

Татар – мәгърифәтле халык. Уфадагы "Галия", "Госмания" һәм "Хөсәения", Стәрлебаш мәдрәсәләре төбәктәге бик зур белем учаклары булган. Татар профессиональ театрының барлыкка килү тарихы да Уфа белән бәйле. 1905 елгы буржуаз инкыйлабтан соң шәкертләр спектакльләр күрсәтә башлый. 1906 елда Уфада тәүге түләүле спектакль күрсәтелә. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 1912 елда Уфада "Нур" төркемен төзи.

Уфа губернасында бик күп гәзит-журналлар да нәшер ителгән. Мәсәлән, 1906 елда – "Әл-галәми-әл-ислами", 1907 елда – "Урал", 1913тә "Тормыш" гәзитләре чыга. 1917 елга кадәр Уфада 14 гәзит һәм журнал нәшер ителә. Инкыйлабтан һәм республика төзелгәннән соң да татар халкына белем, мәгърифәт бирүче, аның рухиятенә хезмәт итүче яңа милли-мәдәни учаклар тергезелә. Дөрес, соңгы елларда Мәскәү алып барган милли сәясәт нәтиҗәсендә ул учаклар сүнүгә бара.

Театрлар

1985 елдан соң "үзгәртеп кору" җилләре исә башлау белән республикада татар мәдәниятен үстерү өчен шартлар барлыкка килә. 1989 елда Уфа шәһәр шурасы "Нур" театр-студиясен ачарга ризалык бирә. 1991 елның 29 августында "Нур" дәүләт театры статусы ала. 2000 елның 12 июнендә "Нур"ның хәзерге бинасының Кече залы, 2007 елда Зур залы ачыла.

Туймазы татар дәүләт драма театры
Туймазы татар дәүләт драма театры

Туймазы татар дәүләт драма театрын ачу турында 1990 елның 6 апрелендә БАССР Министрлар Советының күрсәтмәсе була. 1991 елның маенда "Родина" мәдәният сараенда беренче спектакль күрсәтелә. Тәүге театр мизгеле 1991 елның 2 декабрендә ачыла.

Матбугат

Башкортстанда 1918 елның 1 мартында "Башкортостан" гәзите чыга башлый. 1924 елда ул икегә бүленә. Башкортчасы – "Башкортостан", татарчасы "Яңа авыл" исеме белән нәшер ителә. "Яңа авыл" 1941 елда чыгудан туктап, 1944 елда "Кызыл таң" исеме белән нәшер ителә башлый.

Татар газет-журналлары
Татар газет-журналлары

Республика татар яшьләренең "Өмет" гәзите 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә башлый. 1994 елның августында "Тулпар" журналының тәүге саны нәшер ителә.

2004 елның гыйнвар аеннан башлап "Кызыл таң" гәзите каршында балалар өчен "Әллүки" журналы чыга башлый.

Татар белгечлеге

Башкорт дәүләт университетының филология факультеты 1950 елда "Татар теле һәм әдәбияты" белгечлегенә тәүге төркем студентларны кабул итә. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 1958 елда оештырыла. 2009 елдан "Татар филологиясе һәм мәдәнияте" кафедрасы дип атала.

Башкорт дәүләт университеты бинасы
Башкорт дәүләт университеты бинасы

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачу карары 1990 елда кабул ителә. Кафедра 1991 елда ачыла.

1993 елның 31 мартында Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында Татар-чуваш бүлеген ачу карары кабул ителә. 1997 елда татар-чуваш кафедрасы оештырыла. 2012 елдан уку йорты Башкортстан дәүләт университетының бүлекчәсе статусы ала.

Радио һәм телевидение

1993 елда Уфадагы хосусый "Роксана" радиосында "Шәрык" иҗат берләшмәсе төзелә һәм эфирга татарча тапшырулар чыга башлый. Бүгенге көндә ул FM 103 ешлыгында тәүлек буе музыка һәм күңел ачу тапшырулары алып бара.

2000 елның 25 сентябрендә "Башкортостан" телерадиокомпаниясе FM ешлыгында башкорт телендә тәүлек буена эшләгән "Юлдаш" радиосын ача. Анда татар телендә тәүлегенә өч сәгать тапшырулар алып барыла.

1991 елда Башкортстан телевидениесендә татар телендә атнага бер тапкыр егерме минутлык "Райхан" тапшыруы чыга башлый. Тапшыру 2010 елда чыгудан туктый.

Дәүләт телевидениесе һәм радиосы урнашкан бина
Дәүләт телевидениесе һәм радиосы урнашкан бина

2009 елда тәүлек әйләнәсенә эшли торган хосусый "Туган тел" музыка һәм күңел ачу телеканалы эшли башлый. Бүген аны Башкортстан һәм Русиянең 47 шәһәрендә карарга мөмкин. "Туган тел"нең гомум аудиториясе 4,5 миллион кеше.

2011 елның апрель аенда Уфада кабель телевидениесе аша "Татарстан-Яңа Гасыр" күрсәтә башлый. Шул ук елның 10 августында Уфада каналның хәбәрчеләр пункты ачыла.

2017 елның ноябрь аенда Уфада "Матур-ТВ" дип аталган татар-башкорт телеканалы эшли башлый.

Әдәбият һәм китап нәшер итү

1993 елда Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан дәүләт "Китап" нәшриятында "Башкортстан халыклары секторы" ачылып, татар телендә дәреслекләр һәм әдәби китаплар нәшер ителә башлый.

Башкортстан дәүләт "Китап" нәшрияты
Башкортстан дәүләт "Китап" нәшрияты

1994 елда Башкортстан Язучылар берлегендә Татар секциясе оештырыла. Шул ук елда ул Берләшмә дәрәҗәсенә күтәрелә. Анда шигърият һәм проза секцияләре оештырыла. Секцияләр тарафыннан йөздән артык шигырь һәм проза кулъязмалары тикшерелеп, китап булып нәшер ителде.

Башкортстан республикасы. Оешу хронологиясе

  • 1917 елның 14-17 апрелендә Уфада губерна мөселманнарының I корылтае уза. Анда Милли шура оештырыла. Чарада катнашучы башкортлар мөстәкыйль фракция булып, җиргә һәм башка мәсьәләләр буенча үз программасы белән чыга.
  • 1-11 майда Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнарының I корылтае уза. Анда Башкортстаннан катнашкан 50 кешелек делегация Русиянең федератив корылышы, Башкорт автономиясе өчен чыгыш ясый, башкорт җирләрен кайтаруны таләп итә.
  • 20-27 июльдә Оренбурда I Бөтенбашкорт корылтае уза. Анда Шәриф Манатов, Зәки Вәлиди, Гариф Мутин, Сәгыйть Мрәсев, Илдархан Мутин, Усман Куватов һәм Харис Юмагуловтан торган башкарма комитет төзелә.
  • 25-29 августта Уфада II Бөтенбашкорт корылтае уза. Анда Башкорт үзәк шурасы кабаттан сайлана.
  • 15 ноябрь Башкорт үзәк шурасы Башкортстан милли-территориаль автономия игълан итә.
  • 18-20 декабрь Оренбургта III Бөтенбашкорт корылтае автономияне раслый һәм хөкүмәт оештыра.
  • 1918 елның башында Оренбург большевиклар кулына күчкәч, Башкорт хөкүмәте эшчәнлеге туктатыла. Хөкүмәт әгъзалары кулга алына.
  • 17 апрель Оренбург казаклары атаманы Александр Дутов һәм башкорт партизаннары һөҗүме нәтиҗәсендә, Оренбург төрмәләрендә ятучы Башкорт хөкүмәте һәм үзәк шурасы әгъзалары азат ителә.
  • 7 июнь Башкорт хөкүмәте Чиләбедә эшчәнлеген дәвам итә.
  • 1919 елның 30 гыйнварында Уфа губернасы башкарма комитеты һәм Башкорт хөкүмәте арасында сөйләшүләр уза.
  • 8 февраль Башкорт хөкүмәте совет хөкүмәте белән килешү турында карар кабул итә.
  • 16 февраль Башкорт хөкүмәте утырышында совет хөкүмәте карамагына күчү һәм Кече Башкортстанны Башкорт совет республикасы итеп үзгәртү игълан ителә.
  • 20 март Башкорт автоном республикасы оештырыла. Автономия кече Башкортстан чикләрендә төзелә һәм Башкортстанның калган өлешләрен дә үз эченә ала.
  • 23 март бу карар "Известия" гәзитендә басылып чыкканнан соң 23е республика оешкан көн дип атала башлый.
  • 1920 елның 19 маенда Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты башкорт совет републикасының дәүләт төзелеше турында карар кабул итә. Башревком кискен үзәкләштерүгә каршы чыга һәм протест йөзеннән аның барлык әгъзалары вазифаларыннан китә.
  • 1978 елның маенда яңа Конституция кабул ителә. (БАССРның 1925 елда Конституция өлгесе, 1937 елда Конституциясе кабул ителә).
  • 1990 елның 11 октябрендә Югары шура тарафыннан Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә.
  • 1992 елның 31 мартында Русия федерациясе дәүләт хакимияте һәм Башкортстан арасында федератив килешү имзалана.
  • 1992 елның 25 февралендә республика Башкортстан республикасы дип атала башлый.
  • 1993 елның 12 октябрендә Башкортстан республикасының дәүләт гимны һәм гербы кабул ителә.
  • 1993 елның 24 декабрендә республиканың яңа Конституциясе кабул ителә. 2002 елның 3 декабрендә аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә.
XS
SM
MD
LG