Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт милли хәрәкәте башкорт яшьләре Казанга китә дип зарлана


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Башкорт милли хәрәкәте башкорт яшьләре агылып Казанга китә дип зарлана. 30 март Казанда Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм V Бөтендөнья башкорт корылтаена багышланган җыен узды.

Башкорт яшьләрнең Казанга укырга киткәч Уфага кире әйләнеп кайтмаулары турында Казан башкортлары корылтае рәисе Рәиф Тукташев белдерде. Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин кулыннан рәхмәт хаты алгында Тукташев: "Казан университеты федераль статус алганнан соң, башкорт яшьләре монда укырга агылып килә башлады. Аларны кире Башкортстанга кайтыру өчен бүгеннән үк ниндидер эш алып барырга кирәк. Аларны барлап, исәпләп, алар белән сөйләшеп, исемлекләрен төзеп, алар Башкортстанга кайтканда, аларны анда көтеп торырга тиешләр. Андый эш алып барылмый", диде ул.

Бу сүзләрне зал алкышлап күтәреп алды. "Яшьләр бии, җырлый, җырлап бию шәп инде ул. Әммә алар бит кире Башкортстанга кайтмый", дип тә өстәде ул.

Узган атна башкорт композиторы Шәүрә Гаппасова да үзенең Фейсбук битендә, күп кенә халыкара бәйгеләр лауреаты, җырчы Алмас Хөсәеновның Уфада эш табалмыйча Казанга күченеп китүенә ризасызлык белдергән иде. Бүгенге көндә Алмас Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә Татарстанның дәүләт камера хоры солисты булып эшли.

Алмас шулай үк "Беренче Республика" фильмында җырчы, композитор Газиз Әлмөхәммәтовның укычысы, БАССРның халык артисты Магафур Хисматуллин ролен башкарган иде.

"Татарстан башкортлары корылтае" иҗтимагый оешмасы рәисе Гали Хәсәнов әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстанда 14 меңгә якын башкорт яши. Алар Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә тупланган.

XS
SM
MD
LG