Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тарихи әсәрләрне ирек булганда язып калырга кирәк"


"Ирек мәйданы" клубы утырышы
"Ирек мәйданы" клубы утырышы

Тарихи әдәби әсәрләр язу мөмкинлеге 5-6 елдан бетәргә мөмкин дип фаразлый язучылар. Фәүзия Бәйрәмова ирек шлагбаумы ябылганчы язып калырга чакырды.

Татар конгрессы каршында оешкан "Ирек мәйданы" клубында икенче очрашу үтте. Тарихи әдәби әсәрләргә багышланган утырышта Данил Салихов, Фәүзия Бәйрәмова, Марат Әмирханов, Вахит Имамов, Камил Кәримов, Солтан Шәмси кебек танылган язучылар җыелды. Сөйләшүне алып барган тарихчы Дамир Исхаков кайбер каләм әһелләренең килмәвен дә әйтте. Мәсәлән, Рабит Батулла белән Ркаил Зәйдулла очрашуга чакырылса да, күренмәде. Шулай ук фикер алышуга китапханә, китап нәшрияты вәкилләре дә килмәде. Гәрчә алар тарихи китапларның ни дәрәҗәдә укылуын ачыграк әйтә алса да.

"Татарларга аралашу җитми. Бигрәк тә интеллектуаль катлау аралашмый. Бүген газет-журналлар вертикаль кысага эләкте. Күп нәрсә сөйләп булмый. Димәк, андый аралашуның мәгънәсе дә калмый. Монда әле эчке демократия бар.

Татар стратегиясен эшләгәндә безнең интеллектуаль көчнең зур түгеллеге күренде

Татар стратегиясен эшләгәндә безнең интеллектуаль көчнең зур түгеллеге күренде. Әгәр без аларны тупламасак, файдалы фикерләрне тудыра алмаячакбыз. Бу башлап җибәрелгән эш үсә-үсә алга таба ниндидер нәтиҗәгә китерер, экспертлар төркемен тупларбыз дигән ышаныч бар", диде Дамир Исхаков.

Яңа китап: урысны өч тапкыр тезләндергән Олуг Мөхәммәд

Тарихи-әдәби әсәр буларак мисалга Марат Әмирхановның "Олуг Мөхәммәд" китабын тәкъдим иттеләр. Бу хезмәт быел Тукай бүләгенә дә тәкъдим ителде. Марат Әмирханов әсәрне тарихчы Дамир Исхаков тәкъдиме белән бер ел яза. "Бүгенге җөмһүриятебезнең башында торган хан" дип атады Әмирханов Олуг Мөхәммәдне.

"Мәскәү өчен затлы шәхес түгел. Урысларны тар-мар иткән, урысның бугазына сөяк булып утырган Казан ханлыгын оештырган. Ул Мәскәү өчен уңайлы кеше түгел", диде Марат Әмирханов. "Урысны өч тапкыр тезләндергән" диючеләр дә булды. "Тирәнгә кермә" дип туктатучылар да табылды.

Моннан 71 ел элек "Олуг Мөхәммәд" драмасын Гаяз Исхакый да яза. Ләкин ул вакытта һәм аңа кадәр дә язылган тарихи әдәби әсәрләр фәнни яктан искерә бара диде Дамир Исхаков.

"Мәсәлән, Нурихан Фәттах тарихи әсәрләрен язган вакытта нәрсәгә таяна алган? Ул вакытта болгарчылыктан башка әйбер юк. Гаяз Исхакый "Олуг Мөхәммәд" драмасын язганда Михаил Худяковның хезмәтеннән чыга алмаган. Ул вакытта башка әйберләр булмаган. Заманның тарих фәне белән тарихи әсәрләр арасында турыдан-туры бәйлелек тә бар", ди Исхаков.

Сөйләшүдә катнашучылар
Сөйләшүдә катнашучылар

​"Тарихи әсәрләрнең укылмавына язучылар да гаепле"

Ләкин төп проблем – тарихи әсәрләрнең аз укылуы. Журналист Рәмис Латыйпов язучыларга тәнкыйтен дә белдерде. Аның сүзләренчә, тарихи әсәрләрнең укылмавына авторлар үзләре дә гаепле. Беренчедән, катлаулы телдә язалар, икенчедән, фактик материаллар кытыршы бирелә. Ләкин Латыйпов аерым исемнәрне атамады. Ул тарихи әсәр язучылар арасында төрле бәйге чаралары оештырырга кирәк ди.

"Идел" журналы яшь язучылар белән әдәби софт оештыра бит. Китапханәчеләрне дә кушып, язучы тарихи әсәр яза икән, аңа тәнкыйть оештырыргадыр? Яхшы мәгънәдә, гайрәтен чигерми торган тәнкыйть.

Бәлкем татар конгрессы бәйге формасында язучыларга грант биреп, конкрет әсәрләр яздырта аладыр. Кечкенә балалар өчен тарихка бәйле шигырьләр, хикәяләр, китаплар бар. Өлкәннәр өчен бар. Яшүсмерләр өчен юк дәрәҗәдә”, ди журналист.

Латыйпов яхшы тарихи әсәрләрне урысчага тәрҗемә итәргә тәкъдим итте. Бу татар тарихын таныту булыр иде ди ул.

"Шлагбаум ачык булганда язып калырга кирәк"

"Күчем хан", "Хиҗрәт", "Гөләйза" һәм башка тарихи әсәрләре белән танылган язучы Фәүзия Бәйрәмова проблемнарның шактый булуын әйтте. Халык җиңел әсәрләр укый, ә кызыксынган яшьләрнең татарча укырлык теле юк.

Мин үзем ирләр өчен дип язам

"Хатын-кызлар укымыйдыр дигән шигем бар. Менә бу Олуг Мөһәммәдләрне, Солтан Галиевләрне хатын-кызлар укып утырадыр дип мин бик ышанып бетмим. Мин үзем ирләр өчен дип язам", диде Бәйрәмова.

Ләкин киләчәктә тарихи әдәби әсәрләр язуга да кара чорлар килүе, төрле чикләүләр кертергә тырышулары бар, тик нинди генә сәяси вазгыять булмасын – тарихи әсәрләр язудан туктарга ярамый дип саный Бәйрәмова. Ул киләчәк буын өчен әһәмиятле.

Фәүзия Бәйрәмова: "Тарихи әсәрләрне тыю чорында да язарга кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

"Аяз (Аяз Гыйләҗев - ред.) абыйның әйткән сүзе бар иде. Татарның ялгышы нәрсәдә, беләсезме дип. Яһудләр, урыслар тарихи романнарны өстәл астына язалар. Өстәл алдына чыгарырга ярамаган заманнар булды бит. Шлагбаум ачылганда тегеләр әйберләрен чыгарып калдыралар. Ә татарның бер әйбере булмый дип әйтә иде ул. Барыбер чыгармыйлар инде дип язмаганнар. Татарның яшерен әсәрләре юк. Шлагбаум ачылганда без язарга тотынабыз, ләкин шлагбаум ябыла. Әле ярый татарча аңламыйлар дим шушындый вакытта. Әле ярый тәрҗемәсен сорамыйлар", диде Бәйрәмова.

Мисал өчен, "Күчем хан" әсәрен Фәүзия Бәйрәмова эзәрлекләнүләрдән шикләнеп, урысчага тәрҗемә итмәгән. "Әгәр урысчага тәрҗемә итсәк, башта сезне, аннан безне алып китәләр" дип әйтте себер татарлары. Аның каравы, тарихи романны төрек теленә тәрҗемә иткәннәр.

Язучы тарихи әсәр язарга тотынган икән, аның теле һәм идеологиясе булырга тиеш

"Екатеринбур, Тубыл архивларында эшләдем. Күчем хан белән Ермак сугышкан урыннарны йөреп чыктым. Әсәрне язганда берничә ялганны таратырга максат куйдым. Беренчедән – имеш, Себерне Ермак алган дигән әйберне юкка чыгарырга кирәк иде. Чөнки Себерне Ермак алмаган. 1585 елда татарлар аны суда батырып, тончыктырып үтергәннәр. Себерне алу 1598 елның 20 августында гына булган диелә энциклопедияләрдә. Ермактан соң сугыш 15 ел дәвам итә. Ягъни бу Күчем хан белән Ермак арасындагы сугыш түгел. Бу ике дәүләт – Себер ханлыгы белән Московия арасындагы сугыш. Бүгенге көндә себертатарларның Себер ханлыгын яңадан торгызырга тулы хокуклары бар. Чөнки Московия, Русия дәүләте белән Себер ханлыгы арасында солых төзелмәде", диде Фәүзия Бәйрәмова тарихи әсәренең сәяси дәрәҗәдә әһәмиятен аңлатып.

Язучы сүзләренчә, тарихи әсәрләр язу шактый күп вакытны ала. Мәсәлән, "Һиҗрәт" романын язарга 10 ел вакыт кирәк булган.

"Татар тарихын белү өчен тарихи романнар беренче урында тора. Бүген безнең иң йомшак урыныбыз – милли аңның йомшак булуы, сәяси аңның бөтенләй булмавы, сәяси аңның дерелдәп торуы. Язучы тарихи әсәр язарга тотынган икән, аның теле һәм идеологиясе булырга тиеш", диде Бәйрәмова.

Сөйләшүдә катнашучылар
Сөйләшүдә катнашучылар

Язучылар берлеге рәисе: "Безнең өстә торучы абзыйлар бар"

Аралашу, чыннан да, ихлас килеп чыкты. Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов авторларның авыр шартларда иҗат итүен киная белән булса да яшермәде. Ул Совет берлеге таркалу белән дәүләтчелек алган төрки республикаларда тарихи әсәрләрнең җиң сызганып язылуын әйтә. Ә Русия эчендә яшәүче Татарстанда язучыларга авыр шартларда иҗат итәргә туры килә.

"Нәрсә генә әйтсәк тә, безнең өстә торучы абзыйлар бар. Без күп әйберне чыгарып та бетерә алмыйбыз. Менә бүген минем алдымда “Олуг Мөхәммәд" китабы. Моны Татарстан язучылар берлеге идарәсе Тукай бүләгенә тәкъдим итте. Әгәр дә без дәүләтчелегебезне кайтару, милләтебезне саклау теләге белән яшибез икән, без менә шундый әсәрләргә игътибар итәргә тиеш", диде Салихов.

Шул ук вакытта татарның шанлы тарихын әдәби әсәрләрдә яктыртырга әле мөмкинлек бар дип саный Салихов.

"Һәрвакыт без торабыз да "Мәскәү, Мәскәү" дибез. Менә бит китап чыкты. Татарстан китап нәшриятында басылды. Нигә аны чыгардыгыз дип сораучы юк. Шуңа күрә дә без ипләп кенә, Фәүзия апа әйтмешли, әле үз телебездә матур итеп, балаларга бу әйберне җиткерергә кирәк. Дөрес, һәммәсе дә егылып укымас, аның өчен укучыга да әзерлек кирәк. Ипләп кенә, әкрен генә, атасыннан-анасыннан, мәктәбеннән бөтен милләткә керер дигән уй-фикер белән яшим мин.

Шушы әсәрләребез белән, үзебезнең җитәкчелегебезне алып кереп китәргә тиешбез. Шушындый китапларны күз алдында тотып, халкыбызга күрсәтәбез икән, шул чакта татарның стратегиясе дигән әйбергә дә җавап бирәбез", диде Салихов.

Гомумән алганда, тарихи шәхесләрне, татарның дәүләтчелеген таныту өчен Татарстанда зур эшләр эшләнми. Шул ук Алтын Урданың 750 еллыгы да шуны күрәтә.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Казан шәһәрендә өч скульпторның Олуг Мөхәммәд һәйкәле макетлары бар. Аны куярга уйлаганнары да юк. Димәк, шәхеснең кем икәнен йә аңламыйлар, йә артык яхшы аңлыйлар. Бу Алтын Урданың соңгы ханы һәм Казан ханлыгының беренче ханы. Бик әһәмиятле сәяси фигура. Әгәр дә Татарстан дәүләтчелеген без чыннан да ныгытырга уйлыйбыз икән, бу шәхесне берничек тә оныта алмыйбыз. Татартан республикасы шуннан килеп чыга", диде тарихчы галим Дамир Исхаков.

"Бездә күпме театрлар бар. Ләкин яңа тарихи спектакль күргәнем юк. Ренат Харис либреттосы нигезендә опера һәм балет куйганнан бирле. Безнең драмада, фильмда да тарих юк. Ул бит урыс телле балаларга да бик яхшы үтә. Аны тәрҗемә итеп тә була. Зыялыларда да, түрәләрдә дә тарихка карата хөрмәт юк", дип гаҗәпләнде журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев.

Тарихи романнар язучы Вахит Имамов тарихи әсәрләрнең 1990нчы елларда күпләп таралуын искә алды. "Мәхмәт Галәүләрне 1938 елда атып үтерделәр. "Мөһаҗирләр" әсәренең татарча язылган кулъязмасы әле бүген дә КГБның зинданыннан чыкмады. Урысчага тәрҗемә ителгәннән соң кире татарчага тәрҗемә ителде. Мең үлем аша чыккан әйбер. Моны һәркем истә тотарга тиеш.

Тарихи әсәрләрнең тәэсирен 90нчы еллар башында милләт шундук тойды. Бер-бер артлы 100 мең тираж белән чыгардык. Гаяз Исхакыйның "Идел-Урал" әсәрен йөз мең данәдә бастырдым. "Запрятанные истории татар" 400 мең тираж белән чыкты. Бөтен Совет берлеге буенча таралды. Бөтен кешенең күзе ачылды" диде.

Камил Кәримов берничә елдан соң татарның тарихи романнар язарга да хокукы бетәргә мөмкин дип фаразлый.

Язып калыгыз, күңелем сизә, гел мондый булмый дөнья

"Монда булган язучыларның әсәрләрен язарга соңгы 30 елда гына мөмкинлек булды. Хәзер җайлы вакыт, тарихны язып кала торган вакыт. 5-7 елдан алга таба мондый мөмкинлек бирерләр дип уйламыйм. Язып калыгыз, күңелем сизә, гел мондый булмый дөнья", диде Камил Кәримов.

XS
SM
MD
LG