Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яулыклы кызларны тәртипсез балаларга тиңләмәкчеләр"


Архив фотосы
Архив фотосы

Казанда Эчке эшләр министрлыгы күрсәтмәсе белән гаиләләрендә ислам дине тоткан балалар турында мәгълүмат җыю дәвам итә. Азатлык мәктәпкә яулыктан йөрүче кызның әти-әнисе белән сөйләште.

Казандагы мәктәп психологларына яулыктан йөрүче кызлар белән сөйләшеп, алар турында белешмә язып бирергә кушылган. Шундый белешмәләрнең берсе Азатлык карамагына да килеп иреште. Ул Казан мәктәпләренең берсендә укучы 8 яшьлек кыз турында. Документта, аерым алганда, икенче чирек башында бу баланың "гарәп баш киеме" кия башлавы күрсәтелгән. Яулык сатып алып бирүне ул әти-әнисеннән үзе сораган, чөнки аның әнисе кебек киенәсе, әнисенә охшыйсы килгән. Белешмәдән аңлашылганча, сораштыру вакытында баланың гаилә тормышына кагылышылы сораулар да бирелгән – мәсәлән, өйдә нинди китаплар укулары белән кызыксынганнар. "Кайсы дингә карыйсың?" дигән сорауга бала җавап бирә алмаган. "Милләтең – кем?" дигәнгә "Мин – татар" дип җавап биргән. Белешмәдә укучы баланың актив, тәрбияле булуы, олимпиада һәм бәйгеләрдә катнашуы, бию белән шөгыльләнүе дә әйтелгән.

Азатлык әлеге кызның әти-әнисе белән сөйләште. Алар үзләренең исем-фамилияләрен һәм бала укыган мәктәпне, укытучыларының исемнәрен күрсәтмәүне үтенделәр.

— ​Бу хәл турында каян белдегез?

— Мәктәп психологыннан белдек, ул кызыбыз белән сөйләшергә рөхсәт сорап безгә шалтыратты.

— ​Нинди сораулар биргәннәрен кызыгыз кайтып әйтмәдеме?

— Юк, андый нәрсә булмады.

— ​Бу хәлләр кызыгызга тәэсир иттеме?

— Ул аны әлегә аңламый. Бәләкәй әле ул.

— ​Ул исемлекләр, характеристикалар сезнең мәктәптән МВДга киттеме инде, әллә, тавыш чыккач, тукталып калдымы?

Эчке эшләр министрлыгы тыныч тормыш алып барган, бер зыянсыз кешеләргә бәйләнеп, тынычлыкны, балансны боза

— Белмим, әйтә алмыйм. Мин үзем бик кеше күзенә кереп йөри торган кеше түгел, без ифрат та тыныч тормыш алып барабыз, бер кешегә кагылмыйбыз. Ләкин бу хәл чыгырдан чыгарды. Эчке эшләр министрлыгы шулай тыныч тормыш алып барган, бер зыяны тими торган кешеләргә бәйләнеп, тынычлыкны, балансны боза. Без бит эшлибез, салымнарны түлибез, башка дин әһелләренә яхшы карыйбыз. Ә алар тигез урында тынычлыкны бозалар. Бу алга таба нәрсәгә китерер, белмим.

— ​Сез бу хәлләрне тикшерер өчен адвокатка мөрәҗагать иттегез. Шундый резонанс чыккач, мәктәп мөдире яки аның урынбасары, ни өчен тавыш күтәрәсез дип сезгә үпкәләмәдеме?

Эчке эшләр министрлыгы хаты
Эчке эшләр министрлыгы хаты

— Без тавыш күтәрмибез бит. Безнең мәктәпкә бернинди дә дәгъвабыз юк. Без Эчке эшләрдән шундый хат килгәнгә ачулы. Мәктәпкә бер сүзебез дә юк. Ни өчен Эчке эшләр министрлыгы ата-аналардан башка шундый мәгълүмат җыя?

Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге безне – мөселманнарны, тәртипсез, караусыз балалар белән, гаиләләре начар балалар белән бер рәткә куя. Канун бозган, наркотиклар кулланган балалар белән бер рәттә – мөселман балалары! Без бер исемлектә. Безнең ачуны шул әйбер чыгара.

— ​Ничек уйлыйсыз, мондый хатның килеп чыгуы нәрсә белән бәйле? Башта мәктәптән татар телен чыгардылар, хәзер мөселман балаларына тотындылар, дип санаучылар да бар. Бу бер-берсенә бәйле әйберләр дип уйлыйсызмы?

— Әлбәттә, бәйле әйберләр. Мөселманнарны ачык рәвештә эзәрлекләү бара.

— ​Адвокат хәбәр итүенчә, сез Эчке эшләр министрлыгына каршы шикаять язгансыз?

— Мин адвокат белән сөйләшеп, прокуратурага шикаять яздым. Шулай ук бала хокукларын яклаучыга да (Русиянең балалар омбудсмены​ Анна Кузнецова - ред.) яздым.

— ​Прокуратурадан һәм Кузнецовадан уңай җавап килмәсә, алга таба нишләячәксез?

— Мин уңай җавапка өметләнәм. Чынлыкта безнең максат – җәмәгатьчелеккә җиткерү иде, резонанс тудыру, шуңа күрә мин бу эшнең бер 80 проценты эшләнде дип уйлыйм. Эчке эшләрдән килгән бу күрсәтмәләр канунга каршы килә торган гамәл.

Шушы әйберне бетерү, туктату бик зур казаныш дип уйлыйм

Казан Кирмәне вәкиле әйткәнчә, мондый күрсәтмә ул хатынның үзенең инициативасы булган. Бәлки чыннан да аның гына инициативасыдыр. Әгәр бу әйбер барып чыккан булса, мөгаен, аңа премия бирерләр иде, аның артыннан башка бүлекләр да шуны эшли башлар иде. Шушы әйберне бетерү, туктату бик зур казаныш дип уйлыйм.

— ​Башка ата-аналардан да мондый тикшерүләр барлыгы турында ишеттегезме? Әллә сезне генә тикшергәннәр булып чыгамы?

— Беренчедән, безнең кызыбыз мәктәптә яулык бәйләүче берәү генә, ә башка мәктәптәге хәлләрне мин белмим. Ләкин, башка мәктәпләрдә дә шундый хәлләр булган, дип сүзләр йөри.

1930нчы еллар кануннары кире кайта

Кемдер әйтте: 1930нчы еллар кануннары кире кайта дип. Ярый әле бу әйбер күтәрелде, күтәрелмәгән булса, тагын нәрсә булыр иде? Мондый әйберләрне гел күтәреп торырга кирәк.

— ​Мәктәбегез рус мәктәбеме, татар мәктәбеме?

— Рус мәктәбе.

— ​Сезнең кызыгыздан башка яулыклы укучылар, укытучылар бармы?

— Юк. Хәзер татар мәктәпләрендә дә андыйлар юк диярлек.

— ​Сезнең кызыгыз сыйныфта яулыклы кыз берәү генәме?

— Әйе, берәү генә.

— ​Кызыгыз мәктәпкә яратып йөриме? Кыерсытулар юкмы?

— Юк, бернинди начар мөнәсәбәт тә юк, сыйныфташлар ягыннан да, укытучылар ягыннан да. Яулыктан йөри, бер кеше игътибар итми, моңа кадәр бер начар әйбер дә булганы юк иде.

Ул яулык ябынгач, укытучылар аңа "матур булган" дип мактаулар да әйтеп кайтаралар иде, сыйныфташлары "бу нәрсә, ни өчен кидең?" дигән сораулар бирделәр. Бернинди дискриминация юк иде.

— ​Гаиләгездә ничә бала бар?

— Безнең өч бала.

* * *

  • 5 апрель Татарстан президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова мәктәптә хиҗап киюче кызлар турында мәгълүмат җыю хатына бәйле аңлатма бирде. Галимова ТАСС агентлыгына әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре бу мәгълүматны үз белдеклеге белән җыярга кушкан. "Хәзер Татарстан эчке эшләр министрлыгы әлеге хатка бәйле тикшерү уздыра. Җитәкчелектән хат тарату турында бернинди йөкләмә булмаган. Бу хезмәткәрнең үз инициативасы. Тикшерү нәтиҗәсендә карар кабул ителәчәк", диде Галимова. Аның әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрне бу гамәлгә нәрсә этәрүен тикшерергә җыена.
  • Элегрәк Казанда мөселман балаларның әти-әниләре Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге гамәлләренә зарланып, Татарстан прокуратурасына һәм Русия бала хокуклары вәкиле Анна Кузнецовага шикаять юллады. Ата-аналар эчке эшләр хезмәткәрләренең канун боза торган гамәлләрен тикшереп, аларны булдырмас өчен тиешле чаралар күрүне һәм гаепле кешеләрне җавапка тартуны сорый. Бу турыда Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев сөйләде.
  • Алдагы көнне Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мәктәпләргә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплап җибәрүне таләп итүче документ таратканы билгеле булды. Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе башлыгы Венера Сабирҗанова имзалаган бу документта мәктәп мөдирләренә "катгый дини карашта торган (хиҗап киюче) укучылар һәм аларның әти-әниләрен сурәтләүче материаллар" җибәрергә кушылган. Бу "эш өчен кирәк" дип аңлатыла документта.
  • Мөселман гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр турында мәгълүмат җыю мәсьәләсе элек тә күтәрелгән иде. Татарстанның Саба районы мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләренә мөселман балалар турында мәгълүмат җыярга кушылды. Элегрәк шундый ук хәл Биектау районы мәктәпләрендә дә күзәтелде. Азатлык сөйләшкән укытучылар моны раслады, кайберләре бу хәл 2017 елда да булган иде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG