Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шигърият бәйрәмендә түрәләрнең халыктан ераклашуы күренде


Казанда шигъриять бәйрәме узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00

Тукай бәйрәме берничә урында узды. Шигърият бәйрәмендә башкортча, чуашча да шигырьләр яңгырады. Тукай барлык халыкларны берләштерүче шагыйрь дип аталды. Ә Илһам Шакиров исемендәге яңа концертлар залында Тукай бүләге ияләрен котладылар.

Казанның Ирек мәйданында, Габдулла Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәменә быел Татарстан президенты да, түрәләр дә килмәде. Тукай бүләге намзәтләрен игълан итү, тәбрикләү дә Ирек мәйданында булмады. Төп тантана быел Kazan Expo-да узачак дип аңлатылды.

Ничек кенә булмасын, әмма халык гадәтләнгән урынга шигърият бәйрәменә килде. Бу - үзенә күрә бер очрашу урыны, озак еллар дәвамында бирегә милли зыялылар җыела, шигырь, җыр тыңлый, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр сала. Кеше күп иде, чөнки һава торышы да уңай, кояшлы булды, араларында яшьләр, чит илләрдән кунаклар да бар иде. Бәйрәм чарасында Татарстан китап нәшрияты тарафыннан татар китапларын сату оештырылган иде.

Шигърият бәйрәме
Шигърият бәйрәме

Быел тантана бары тик шигырь уку, Тукайның туган көнен котлау белән чикләнде. Түрәләр исеменнән бары Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәлам җиткерде. Хакимият халыктан ерагаюын Шигърият бәйрәмендә катнашучылар да сизде. "Казан" һава аланы янында урнашкан Kazan Expo-га барып җитү дә проблем тудыра дип зарланучылар булды.

Шигъриять бәйрәме
Шигъриять бәйрәме

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин Азатлыкка: "Тукай бәйрәменең әһәмиятен хакимият аңламый, аңларга теләми, белми. Ни өчен әле менә монда Тукайның кем икәнен дә белмәгән, аның һәйкәленә килеп ел әйләнәсендә сыңар бер чәчәк салмаган кешеләрне чакырабыз, биетәбез, җырлатабыз? Бәйрәмне йомшарту, милли төсмерен югалту бара. Шуңа күңелем әрни", диде.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

Шагыйрә Нәҗибә Сафина Азатлыкка: "Тукай бәйрәмен формализмга әйләндерүгә каршымын. Татарстан президенты килә дип, халыкны җыеп тоту, сакчылар рөхсәт бирсә генә гөлләр салырга ярауны дөрес дип санамыйм. Президент та халык ул. Ялтырап китәр өчен генә эшләнә кебек. Туган тел бәйрәме бит бу. Хәер, шигърият бәйрәмендә түрәләрнең булмавы бәйрәмне бозмады. Халык күп иде, алар шигырьгә сусап килгән, алар сүзнең кыйммәтен белә", диде.

Бәйрәмдә Ринат Харис, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Разил Вәлиев, Эльмира Шәрифуллина, Айдар Фәйзрахманов, Айгөл Хәйри чыгыш ясады.

Хисмәтулла Юлдашев
Хисмәтулла Юлдашев

Башкортстаннан килгән кунаклар тарафыннан Тукай татар белән башкортларны берләштерүче уртак шагыйрь дип әйтелде. Башкорт шагыйре Хисмәтулла Юлдашев татар белән башкортның бүләр әйбере юк диде.

Бәйрәм тантанасы сәгать өчтә Kazan Expo-да дәвам итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килгән халыкны Туган тел көне һәм Габдулла Тукай туган көне белән котлады.

"Бүген бәйрәм. Бәйрәмне матур итеп үткәрергә кирәк. Менә әлеге концерт залында без беренче тапкыр шушындый концерт үткәрәбез. Бу концерт залын без күптән түгел генә җитештердек. Республикада мондый зал юк иде. Менә үзегез бәяләрсез. Һава аланына халык Габдулла Тукай исемен кушты, бу залга без Илһам Шакиров исемен бирдек. Игелекле сәгатьтә булсын. Бергә-бергә рәхәтен күрергә насыйп булсын", дигән сүзләрдән соң быелгы Тукай премиясе лауреатларына бүләкләр тапшыруга күчте президент.

Азатлык моңа кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге ияләрен хәбәр иткән иде, бу исемлеккә тел галиме Тәлгать Галиуллин да өстәлгән. Ул "Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы" роман-эссесы; "Китек көзге" китабы, "Мы – потомки страны Тартария" әдәби-тәнкыйди басмасы өчен бүләккә тәкъдим ителгән иде. Бүләккә ия булучылар арасында ул бердәнбер язучы.

Аннан тыш Тукай бүләген Надир Әлмиев, татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен Айдар Фәйзрахманов, татар сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен Камал театры артистлары төркеме: Люция Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин алды.

Тантаналы концертта Тукай шигырьләренә иҗат ителгән яки аннан рухланып язылган җырлар яңгырады. Динә Гарипова, Раяз Фасыйхов, Илһам Вәлиев, Филүс Каһиров, Зәринә Вилданова җырлады. Тукай шигырьләрен Илдус Әхмәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Фәннүр Мөхәммәтҗанов укыды.

Өч меңлек зал тулы иде диярлек. Районнардан да халыкны автобуслар белән алып килгәннәр. Шулай ук чарада бинаны төзүчеләр дә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов инстаграмда туры эфир алып барды.

Иртәнге якта Миңнеханов бер төркем түрәләр белән Казанның Тукай бакчасында Тукай һәйкәленә чәчәк салды. Анда да уртак бәйрәмдә түрәләрнең халыктан читтә булуы сизелде.

Миләүшә Хәбетдинова (уртада) студентлар белән Тукай һәйкәленә чәчәк салу чарасына кертелми тора
Миләүшә Хәбетдинова (уртада) студентлар белән Тукай һәйкәленә чәчәк салу чарасына кертелми тора

Чәчәк салу чарасына КФУның татар бүлегендә укучы өч төркем студентны полиция кертергә теләмәгән. Укытучылары шау-шу күтәргәч кенә чара башланырга 5 минут кала студентларны һәм аларның укытучыларын полиция, кардон аша уздырып аларны бер кырыйга китереп бастырган.

Бу хакта Азатлыкка студентларның укытучысы, галимә Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG