Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция түрәләр катнашында узган Тукайга чәчәк салу чарасына студентларны кертми торган


Миләүшә Хәбетдинова (уртада) студентлар белән Тукай һәйкәленә чәчәк салу чарасына кертелми тора
Миләүшә Хәбетдинова (уртада) студентлар белән Тукай һәйкәленә чәчәк салу чарасына кертелми тора

Бүген полиция КФУ студентларын һәм укытучыларын Тукай һәйкәленә чәчәк салу чарасына катнаштырмаска теләгән. Галимә Хәбетдинова бу чара акрынлап, Тукайны искә алуга караганда, күбрәк аның һәйкәле янында түрәләрнең сэлфига төшү чарасына әйләнеп бара дип саный.

26 апрель, Габдулла Тукайның туган көнендә Казанның Тукай бакчасында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салу чарасына КФУның татар бүлегендә укучы өч төркем студентны полиция кертергә теләмәгән.

Укытучылары шау-шу күтәргәч кенә чара башланырга 5 минут кала студентларны һәм аларның укытучыларын полиция, кардон аша уздырып аларны бер кырыйга китереп бастырган.

Бу хакта Азатлыкка студентларның укытучысы, галимә Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

"Без һәр ел 26 апрель иртәсендә Тукай һәйкәленә чәчәк салу чарасына киләбез. Беркайчан да мондый хәл белән очрашканыбыз юк иде. Моңа кадәр полиция кардоны булмый иде. Быел исә килгәч, полиция: "Без сезне кертмибез" диде. Керү урыннарында полиция хезмәткәрләре басып торган мәйданның бер керү урыныннан икенче урынына барып, һәйкәл янына узарга рөхсәт сорый торгач ниһаять 9 тулырга 5 минут кала безне уздырдылар.

Мондый хәлдән соң кәефләребез бик нык кырылды. Тукай бит ул халык язучысы. Халыкның бу чарада катнашуын теләмәсәләр, алайса аны түрәләр өчен аерым, халык өчен аерым оештырсыннар иде", дип белдерде Хәбетдинова.

Хәбетдинова сүзләренчә, хәзер яшьләрне болай да милләт проблемнарына, милли мәдәни проблемнарга җәлеп итү авыр.

"Бүген безнең чүп булуыбызны, кардон артында җинаятьче кебек басып торубызны үзебез алып килгән 3 төркем студент күрде. Чарага алдан теркәлеп килергә дисәләр, аңлар идек. Әмма андый мәгълүмат булмады бит. Сез нигә үпкәлисез, без сезне керттек бит диделәр. Ләкин Тукай бәйрәменә талашып, сугышып үтмиләр бит.

Бу хәзер системлы була башлады. Кичә әнә "Сәлам Габдулла" акциясен дә уздырырга рөхсәт бирмәделәр. Минем дәүләттән хәзер инде шигъри чараларга катнашырга да рөхсәт юкмени дип сорыйсым килә. Хәзер халык аерым, дәүләт аерым яшимени безнең?

Тагын шушындый күңелсезлек белән очрашмас өчен киләсе елда студентлар белән аерым чәчәк салу чарасын оештырырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки бу минем өчен түбәнсетү.

26 апрельдә Габдулла Тукай скверында аның һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы, түрәләрнең монда килеп сэлфига төшү чарасына әйләнеп бара. Бу бәйрәм халык өчен булырга тиеш, ә түрәләр өчен генә түгел. Әле без бүген монда киләбез. Болай барса, киләсе буын килеп тә тормас.

Мин бу вакыйга турында Татарстан президентына һәм мәдәният министрлыгына ачык хат язачакмын", диде галимә Миләүшә Хәбетдинова.

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай мәйданындагы Тукай һәйкәленә килеп чәчәкләр салды.

Чарада Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка түрәләр катнашты.

XS
SM
MD
LG