Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте "Сәлам, Габдулла" флешмобын уздырырга рөхсәт бирмәде


Архив фотосы.
Архив фотосы.

Казан шәһәре башкарма комитеты татар яшьләренә "Сәлам, Габдулла" дип аталган флешмобны уздырырга рөхсәт бирмәде. Чара 26 апрель көнне узарга тиеш иде.

26 апрель Габдулла Тукай туган көнендә шагыйрьнең Казандагы ике һәйкәле арасында кешеләр чылбыры ясап, флешмоб узарга тиеш иде. Чылбыр опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында башланып, Тукай бакчасында тәмамланырга тиеш диелде. Әмма Казан шәһәре идарәсе бу чарага рөхсәт бирмәгән, ул флешмобны йөрешкә (шествие) тиңләгән.

Флешмобны уздыручы Бөтендөнья татар яшьләре форумында Азатлыкка белдерүләренчә, катнашырга теләк белдереп, бер меңнән артык кеше теркәлгән, хәзер аларга чараның булмаячагы турында хәбәр итү бара.

Форумның социаль челтәрләрендәге төркемнәрендә хәбәр ителүенчә, чараны башка, киңрәк форматта уздырырга булганнар. Ул интернет-флешмоб булачак.

Анда катнашу өчен "Сәлам, Габдулла!" дигән сүзләр белән видео яздырырга һәм #сәламгабдулла #сэламгабдулла #hellogabdulla​ хэштеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Видеода Тукай һәйкәле яки Тукай портреты күренсә, тагын да яхшырак булачак, ди оештыручылар.

Элегрәк уйланылган планга ярашлы, кешеләр чылбыры Театр, Дзержинский, Пушкин урамнары аша узарга тиеш иде. "Машиналар йөргән юлларда чылбыр өзелеп торыр – бу егерменче гасыр дәвамында булган тамырлардан, хәтердән ваз кичү таплары", дип белдергән иде оештыручылар.

XS
SM
MD
LG