Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шмаков Русия Югары мәхкәмәсеннән татар телен мотлак укытуны кайтарырга сорый


Павел Шмаков
Павел Шмаков

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков 29 июльдә Русиянең Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедевка мөрәҗәгать итеп, мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак мотлак өйрәнүне кайтаруны сорады.

Бу юлы ул элек кабул ителгән карарларны гамәлдән чыгаруны һәм яңа мәхкәмә акты кабул итүне сорады.

Моңа кадәр Югары мәхкәмә Павел Шмаковның мәктәпләрдә республика телләрен өйрәнүгә бәйле шикаятен канәгатьләндермәгән иде, соңрак апелляция шикаятен дә кире какты.

"Мәктәп мөдире буларак миңа билгеле ки, дәүләт теле (дәүләт рус теле белән беррәттән) яшәргә хокуклы, ул мәктәп карары белән факультатив түгел, мотлак укытылырга тиеш. Әлеге фәнне укыткан өчен мәкәтәпкә санкцияләр кертелмәскә тиеш", диелә Павел Шмаков шикаятендә.

Ул Федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы кимчелек "Республикалар дәүләт теле" дип аталган өстәмә фән кертү ярдәмендә бетерелергә мөмкин ди. Аның фикеренчә, әлеге фән кануннар белән тагын бер дәүләт теле билгеләнгән төбәкләрдә кертелергә тиеш.

Узган атнада Павел Шмаков Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре һәм аның милли азчылыклар эшләре комиссары Ламберто Заньер белән очрашты. Европа оешмасы делегациясен беренче чиратта Татарстанда телләр укытуда дискриминация мәсьәләсе кызыксындырган.

Моңа кадәр Шмаков Русия республикаларының дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны сорап Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG