Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасына "экстремистик эшчәнлек алып бару ярамавы" хакында прокурор кисәтүе килгән


Башкортстан прокуратурасы бинасы
Башкортстан прокуратурасы бинасы

"Башкорт" иҗтимагый оешмасы әлеге карарны шикаять итәргә җыена.

Башкортстанда Куштау шиханын яклап чаралар уздыруы белән танылган "Башкорт" иҗтимагый оешмасына экстремистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү ярамавы хакында прорурор кисәтүе килгән. Бу турыда оешма вәкилләре социаль челтәрдәге рәсми төркемендә хәбәр итә.

"Хакимият иҗтимагый оешманы бары экстремистик дип танып кына юк итә ала. Шундый омтылышлар безнең оешмага карата күптән бара", диелгән хәбәрдә.

Прокурор кисәтүендә "күрсәтелгән канун бозуларны" ике ай эчендә төзәтергә кушылган, тик кайсы гамәлләрне төзәтергә икәне атап әйтелмәгән дип яза активистлар.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, "Башкорт" оешмасы уздырган җыеннарда экстремистлык төсмере булуы хакында бәяләмәне Башкорт дәүләт университеты белгечләре биргән. Активистлар бу белгечләрне көч структураларының "китергән бер кәгазен" имзаларга әзер булуда гаепли. Шулай ук алар бу белгечләрнең исемнәрен белергә теләүләрен дә язган.

"Башкортстан республикасы хакимияте һәм көч структуралары күптән инде "Башкорт" оешмасы эшчәнлеген туктатырга маташа. Бу аларга республиканың сәяси кырын чистарту өчен кирәк, алар хакимииятне тәнкыйтьли ала торган, аның белән килешми торган, аларның халыкка каршы карарларына каршы чыга ала торганнарны юк итәргә тели", диелгән "Башкорт" оешмасы белдерүендә.

"Әлбәттә, без бу карарны шикаять итәчәкбез, чөнки "Башкорт" оешмасының бернинди экстремистлык эшчәнлеге дә алып бармаганын, бармавын һәм бармаячагын без төгәл беләбез" диелгән белдерүдә.

3 декабрьдә "Башкорт" офисына прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килгән иде. 11 декабрдә оешманы Башкортстанның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе вәкилләре тикшерде.

XS
SM
MD
LG