Accessibility links

Путин юлламасы: илне ни көтә?


Владимир Путин
Владимир Путин

15 гыйнвар Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасы белән чыгыш ясады. Азатлык берничә белгечтән быелгы юллама турында фикерләрен сорашты.

Рафаил Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире:

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

– Путин юлламасын укыганда юмарт булып күренергә тырышты. Фәлән кешеләргә акча бирү, фәлән тармакка, төбәкләргә ярдәм итәргә дип сөйләде. Бу хакта бик күп булды. Моннан нинди нәтиҗә ясарга? Димәк дәүләт бик авыр хәлдә, фәкыйрьләр чыннан да күп. Аларга ярдәм күрсәтү турында олы мөнбәрдән сөйләнә икән, бу икътисадның хәле мөшкел дигәнне аңлата. Ләкин ярдәм күрсәтү кемнең һәм нинди хисапка башкарылачак – билгесез. Акча юк бит чынында. Булганы да урланып бетә бит. Коточкыч коррупция вакытында аз керемле гаиләләргә никадәр акча барып җитәчәген чамалап була.

Путинга яңа вазифа эзләү дәвам итә, әмма бу хакта әле өздереп әйтү авыррак

Конституцияне үзгәртүгә килгәндә, Путинга яңа вазифа эзләү дәвам итә, әмма бу хакта әле өздереп әйтү авыррак, ишарәләр генә күренә. Ул парламенты көчәйтергә тели. Бәлки, ул шунда утырып идарә дилбегәсен үз кулына күчерер. Мондый сценарийның да булуы ихтимал. Мәскәү Путинны хакимияттә калдыруның төрле юлларын уйлый. Русия Конституциясе Европа, АКШның төп документларына карап язылган иде. Аны үзгәртер өчен халык референдумы булачак диде. Әмма Русиядә сәясәт белән кызыксынган, аны аңлаган халыкның өлеше бик аз. Күбесе төртеп әйткәнне эшли. Димәк Русия хакмияте ничек тели, шулай эшлиячәк.

Иреклек көтү кирәкми, хакимият йомшарыр дигәнгә бернинди дә ишарә булмады.

Марат Колшәрипов, тарих фәннәре докторы, Башкорт дәүләт университеты профессоры:

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

– Конституцияне үзгәртү турында сүз чыкты, мин моңа каршы. Аңа халык тарафыннан тавыш бирелде. Безнең өчен, республикалар өчен, Русиянең бүгенге Конституциясе уңай иде. Хәзер аны үзгәртәп, ахыр чиктә төбәкләрдән булыр-булмас хокукларны тартып алып, көчсезләндерергә телиләр. Хакимият вертикале турында сүз булды, димәк кысу, басым ясау, өркетү дәвам итәчәк. Дилбегәне кысып тоту дәвам итәчәк. Башка фикер әйтүчеләр экстремистлар рәтенә кертелә. Бу Башкортстанда "Башкорт" хәрәкәтен куып таратуда да, Айрат Дилмөхәммәтовка карата басым баруыннан да ачык күренә.

Фәкыйрьләр турында сөйләгән президент илнең бөлгенлеккә төшүен танырга тиеш иде

Русиядә демократия урнашмыйча ел саен Путинның мондый юлламалары, халык һәм журналистлар белән аралашуы буш сүз булып кала. Икътисады да, халыкның яшәеше дә, аның социаль хәле дә дәүләттәге сәяси халәткә бәйле. Сәгатьләр буена хөкүмәт, дәүләт шураларына юлламалар укып, максатлар куюдамени эш? Илдә акча юк, илдә кешеләрнең иреге кысыла. Ни турыда сөйләп була? Еллар дәвамында әллә нинди максатлар куелды бит, әмма кешеләр яхшы яши башладымы? Юк, халыкның кесәсендә акча юк. Бәяләр арта, ә керем юк. Федераль үзәк белән төбәкләр арасында шулкадәр зур упкын, аны Мәскәү аңлап та бетерми. Фәкыйрьләр турында сөйләгән президент илнең бөлгенлеккә төшүен танырга тиеш иде.

Искәндәр Ясәвиев, социолог, "Югары икътисад мәктәбе" яшьләр тикшеренү үзәгенең фәнни хезмәткәре:

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Минемчә, бу юлламаның төп максаты – Конституцияне үзгәртү эшенә нигез салып кую. Социаль мәсьәләләр Путин өчен приоритет түгел. Иң мөһимен ул юлламасының ахырында әйтте. Анда да аның өчен иң мөһиме – халыкара оешмалар карарларының Русия территориясендә бернинди көче булмауга ирешү. Мондый үзгәрешләр кертелсә һәм ватандашларның тавыш бирүе белән хупланса, мәсәлән, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарлары Русиядә үтәлергә тиеш булмаячак. Бу юллама халыкара оешмаларның, халыкара хокукның Русиягә тәэсирен бетерү турында булды.

Федерализмны кысу, төбәкләрнең әһәмиятен бетерү, унитаризмны тагын да көчәйтү булачак

Әмма бу Конституцияне үзгәртү кысаларында илнең корылышын да үзгәртергә тырышачаклар дип уйлыйм. Федерализмны кысу, төбәкләрнең әһәмиятен бетерү, унитаризмны тагын да көчәйтү булачак дип уйлыйм. Путин әлегә боларны әйтмәде, ул ватандашлардан, җәмгыятьтән дә тәкъдимнәр булырга мөмкин дип кенә әйтте. Моны федераль хакимиятне тагын да ныгыту итеп күрсәтергә, әмма чынлыкта унитар дәүләт төзергә мөмкиннәр. Хакимиятнең якын арадагы төп приоритеты менә шул.

– Хөкүмәтне оештыруда парламентның ролен арттыру турында да сөйләде.

– Хәзергә бу алай ук мөһим булып күренми, чөнки Русия думасы да, Федерация шурасы да ялган сайлаулар ярдәмендә президент идарәсе, Кремль контролендә. Күрәсең, алар алга таба да шулай контроль итәчәкләренә ышаналар һәм демонстратив рәвештә президентның кайбер вәкаләтләрдән янәсе баш тартуын күрсәтергә телиләр. Әмма Путин да, аның такымы да вәкаләтләренең кечкенә генә өлешеннән дә баш тартмаячак, бу бары шундый демонстратив адымнар гына.

– Бу үзгәрешләр 2024 елда Путинны хакимияттә калдыру нияте белән бәйле була алмыймы?

– Мин сәясәт белгече түгел, Кремльнең стратегиясе турында бик фикер йөртә алмыйм. Кремль ул бер кара тартма бит, без еш кына аның эчендәге хәлләрне аңлый алмыйбыз. Беларус белән бергә яңа берлек дәүләте төзеп Путинны аның җитәкчесе итеп кую варианты төп вариант дип исәплим. Хәзер Беларус каршылык күрсәтә, бәлки эшләр аңа барып җитмәс, шәт. Әмма мин әлегә башка сценарийларны күрмим.

Юлламаның социаль мәсьәләләр турындагы өлешен ничек бәялисез?

Хәзерге нәтиҗәле эшләмәүче, коррупциячел идарә итү ысулы гамәлдә калганда, социаль тигезсезлек проблемын чишеп булмаячак

– Монда аның икейөзлелеге бик ачык күренде. Ватандашлар төп рольне уйнарга тиеш, ватандашлар белән турыдан-туры диалог кирәк, алар яхшырак белә, кебек сүзләрне кат-кат кабатлады. Әмма кешеләрнең фикерен исәпкә алу механизмы юк. Бу бары иммитация, буш, икейөзле сүзләр генә. Ватандашлар хәтта хакимиятне дә сайлап куя алмый, чөнки сайлаулар хәрәмләшү процедурасы белән оештырыла. Социаль мәсьәләләргә килгәндә, мин ярлылык проблемына чишелеш өметен күрмәдем. Хәзерге нәтиҗәле эшләмәүче, коррупциячел идарә итү ысулы гамәлдә калганда, социаль тигезсезлек проблемын чишеп булмаячак, чөнки бу систем, киресенчә, социаль тигезсезлекне арттыра гына. Әйе, ана капиталын арттыру, мәктәп укучыларын бушлай ашату кебек демонстратив адымнар ясала, әмма бу социаль тигезсезлек проблемын чишми. Бу да иммитация генә.

– Президент илдәге коррупция проблемы турында бер сүз дә әймәде.

– Әйе, бу идарә системының үзгәрмәячәген күрсәтә. Путин күп кенә проблемнарны телгә алмады. 2000нче елларда ул шома гына булса да ВИЧ инфекциясе проблемын телгә ала иде. Шул ук 2000нче елларда ул Русиянең барлык өлкәләрдә көндәшлеккә сәләтле булырга тиешлеге турында әйтә иде, хәзер ул турыда бер сүз дә юк. Бу юлламада мин халыкара җәмәгатьчелектән изоляцияләнү юнәлешен күрәм.

Ринат Гатауллин, икътисад фәннәре докторы, профессор:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

– Нигездә юлламалар өч бүлектән тора иде. Беренчесе – социаль, икенчесе – икътисад, өченчесе – тышкы сәясәт, ягъни илнең саклану мөмкинлекләре. Бүгенге көндә социаль белән тышкы сәясәт традицион рәвештә яңгырады. Аермасы шунда – социаль яктан бала табу өлкәсендә өстәмә чаралар карала. Һәм моңа шактый чыгымнар таләп ителәчәк. Быел биш мең ярым, ә аннары 11 меңгә күтәрелергә мөмкин диде. Шуны әйтәсем килә, бер сорау килеп туа. Безнең Конституциядә һәр кешегә лаеклы тормыш гарантияләнә диелгән. Бу инде фәкыйрьсезлек дигәнне аңлата. Барысына да яшәү минимумыннан да ким булмаган керем булырга тиеш. Кызганыч, бу мәсьәлә әле чилешмәгән. 2018 елгы май фәрманын караганда, анда шулай ук 2024 елга фәкыйрьлекне ике тапкыр киемтергә диелә. Бу бит фәкыйрьлек кала дигән сүз. Бу сорау актуаль булып кала.

Пособиелар күбәя, алар күбәйсә, хезмәткә стимул кимиячәк. Менә бу яктан эшли торган кешеләрнең керемнәрен күтәрү турында ачыкланмады.

Хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләсе күтәрелмәде. Икътисади яктан шулай ук өстән-өстән генә булды. Җитешетрүчәнлек күләмен искә алдылар. Русия дөнья икътисадының 2 процентын гына тәшкил итә. Шуңа бу мәсьәләне чишәргә кирәк.

Саклану өлкәсендә проблемнар күренми. Яңалыклар сәяси яктан килеп чыкты. Парламент республикасы элементлары игълан ителде. Гәрчә бу хакта төгәл әйтмәделәр. Хөкүмәтне парламент төзи булып чыга. Бу объективрак караш дип әйтеп булыр иде, әмма бүген бездә депутат булып хәрәмләшүләр белән сайланган "акча капчыклары" утыра. Аларга хөкүмәтне формалаштыруны ышанып тапшырырга мөмкинме инде? Әле күптән түгел генә "Бердәм Русия" фиркасеннән бер депутат өйдә утыручы хатын-кызларга салым кертергә кирәк дип әйтте. Менә бу нәрсә инде?

Парламент республикасы элементларын кертәм дисәң, Русия парламентын таратып гадел сайлау уздыру кирәк.

Системлы җитешсезлекләр турында мәгълүмат алып бару юк. Шуларны чишү турында сүз булыр дип көткән идем. Мисал өчен, коррупциягә каршы көрәш турында бер сүз дә әйтелмәде. Кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелегенә бәя бирү булмады. Куәт оешмасында эшләүчеләрдә миллиардларча сум табылуга карата бернинди фикерләр яңгырамады.

Икенчедән, милләтләр мөнәсәбәтләре турында да сүз булмады. Милли мәдәниятләр, мәктәпләрне үстерү өлкәсендә дә сораулар бар. Байкал артында Рамил Шәмсетдинов дигән татар егетенең сигез кешене үтерүе, Мәскәүдә Лубянкада ФСБ бинасы янында ут ачуда шикләнелгән Евгений Маннуров (Манюров) шулай ук татар кешесе. Мондый вакыйгаларда татар фамилияләре ешрак күренә башлады. Ни өчен шулай? Моның турында беркем дә уйламый микән? Бу мине борчый. Әгәр милли өлкәдә ниндидер проблемнар бар икән, алар хәл ителергә тиеш.

Халыкара кануннар бар һәм Русия Конституциясе шуңа туры килергә тиеш. Хәзерге Конституциянең кеше хокуклары өлеше Европа стандартларына туры китерелеп эшләнгән. Аны кузгатырга ярамый, чөнки бу Жириновскийның демократиясе булачак.

Социаль стандартлар бар, аларны хәл иткәндә дә халыкара таләпләрне үтәргә туры килә. Мисал өчен инвалидлар хокуклары конвенциясе, эшсезләр хокуклары, фәкыйрьлек мәсьәләләре. Аларны истә тотарга кирәк. Юкса Русиядән халык кача башлаячак.

– Тегеләренә акча бирергә, монысын үтәргә дип Путин матур сөйләде. Үтәлер дип уйлыйсызмы, чөнки әле май фәрманнары да үтәлмәде.

– Русиядә акча җитә дип уйлыйм, чөнки бюджет минимальдән чыгып кабул ителә. Әлегә нефть бәяләре югары тора. Шуңа хәл итү мөмкин. Балалар өчен биш мең ярым бирү бу бит инде гадәти булырга тиеш. Балалар пособиясе чүп җыюга алынган акча дәрәҗәсендә дип көлә халык. Болай булмый бит инде. Бала өчен акчаны аласың да, шул бала өчен әле чүп чыгарган өчен акча да түлисең. Димәк акча юк дигән сүз. Мондый мәсьәләләрне хәл итәргә һәм халыкны социаль яклауны системлаштырырга кирәк.

Путин юлламасында яңгыраган төп фикерләр:

Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү:

  • Русиядә илнең төп кануны халыкара хокуктан өстен булырга тиеш;
  • Русия Думасы хөкүмәт рәисе намзәтен расларга тиеш (шул ук вакытта президентның премьер-министрны отставкага җибәрү хокукы кала),
  • Думага вице-премьерлар һәм федераль министрлар намзәтләрен хуплау хокукы бирелә;
  • "Дәүләт иминлеге өчен аеруча мөһим вазифаларга" билгеләнүчеләр (министр, хөкемдар, төбәк җитәкчеләре) чит ил ватандашы булмаска, башка илләрдә яшәү хокукы алган булмаска тиеш;
  • Русия президентына намзәт Русиядә 25 яшьтән дә яшьрәк булмаска, шулай ук чит ил ватандашы булмаска тиеш;
  • Федерация шурасы президентка федераль хөкемдарларны вазифаларыннан җибәрергә тәкъдим итә алачак;
  • Кайбер очракларда Федерация шурасы президент кушуы белән Конституция һәм Югары мәхкәмә хөкемдарларын эшеннән читләштерү хокукы алачак;
  • Куәт оешмалары җитәкчеләре Федерация шурасы белән килештергәннән соң президент тарафыннан билгеләп куелачак.

Моннан тыш, Путин Конституциядә хезмәт хакының минималь күләме яшәү минимумыннан ким булмаска тиешлеген, пенсияләрне даими индексацияләп торуны теркәргә кирәк диде. Ул шулай ук губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү турында төзәтмәләрне Төп канунга кертүне тәкъдим итте.

Башка тәкъдимнәр:

  • Икенче дөнья сугышы турындагы материалларның зур архивын булдырыу. Русиянең бурычы – тарихнны үзгәртеп күрсәтүгә юл куймау.
  • Бөтен Русиядә бушлай интернет белән тәэмин итү. Ул бары тик социаль мөһим сайтларга керү өчен булачак. Интернетның арзанлыгы һәм аны куллана алу мөмкинлеге Русиянең башка илләр арасында өстенлеге булырга тиеш.
  • Дарулар дефициты проблемын хәл итү.
  • Мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларына ай саен федераль казнадан кимендә 5 мең сум өстәү. Мәктәпләр өчен төбәкләр җавап бирсә дә, сыйныф җитәкчеләре федераль җаваплылыкта булачак.
  • 2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә бөтен укучыларны бушлай ашату. 2021 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныфлар укучыларын ашату бушлай булачак.
  • Ана капиталының күләмен арттыру һәм әлеге програмны 2026 елга кадәр озайту. Беренче бала тугач, гаиләгә 466 мең сум биреләчәк. Икенче балага 616 сум бирү карала. Алар ел саен идексацияләнәчәк.
  • Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдә өч яшьтән алып җиде яшькәчә булган һәр балага 2020 елдан башлап ай саен 5,5 мең сум, 2021 елдан - 11 мең сум түләп бару.
Казан һәм Уфада Путин турында ни уйлыйлар?
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:32 0:00
XS
SM
MD
LG