Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ бинасы янында ут ачкан Евгений Манюров атыш спорты белән мавыккан һәм сак оешмаларында эшләгән


Мәскәүдә Лубянкада атыш

Беренчел мәгълүматләргә караганда, Лубянкада ФСБ бинасы янында ут ачкан кеше – Подольскида яшәүче Евгений Манюров. Ул атыш вакытында үтерелгән. Полиция аның өендә тентү уздырган.

Евгений Манюровның әнисе Светлана Манюрова улы турында сөйләгән. 39 яшьлек Евгений соңгы елларда берьюлы берничә сак оешмасында эшләгән, ләкин берничә ай элек эшеннән киткән.
Әнисе сүзләренчә, ул гаскәрдә хезмәт итмәгән. Бала вакытында бокс һәм кул сугышы белән шөгыльләнгән. Атыш спорты белән мавыккан, 3-4 ел дәвамында атыш спорты белән шөгыльләнгән, дигән әнисе "Комсомольская правда"га.

Baza язуынча, Манюров атыш буенча шәһәр турнирларында катнашкан, берсендә өченче урынны алган.

Манюрова шулай ук улының дуслары булмавын, өйләнмәгән булуын, соңгы вакытта эшләмәвен әйткән. Ниндидер гарәпләр белән телефоннан сөйләшә иде, инглизчә аралашты, шуңа берни аңламый идем дигән.

Улының әтисе Фәтыйх Манюров белән аерылганын әйткән.

"112" Telegram каналы язганча, Фәтыйх Манюров улы белән күптән аралашканы булмаганын әйткән. Хатыны белән 1981 елда ук аерылган.

Ул Евгенийның Гарәп Әмирлекләре илчелегендә сакчы булып эшләгәнен сөйләгән, шуның аркасында сөйләмендә шәрык акценты барлыкка килгәндер дигән. Евгений атасына атыш буенча спорт мастеры булырга теләгәнен дә сөйләгән булган.

Медиадагы хәбәрләргә караганда, Манюров яшәгән урында җиде данә корал, шул исәптән газ, травматик, шома һәм сырлы көпшәле кораллар теркәлгән була. 20 декабргә каршы төндә аның фатирында тентү узган, документлар, электрон мәгълүмәт саклагычлар, коралга рөхсәт кәгазьләре алынган.

Лубянка янында аткан кешенең Подольски шәһәреннән Евгений Манюров икәнен берничә медиа хәбәр итте. Бу мәгълүмат әлегә рәсми расланмаган.

Мәскәүдә Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) бинасы янында атыш 19 декабр кичендә булды. Бер ФСБ хезмәткәре үлде, тагын дүртесе зыян күрде. Хәрби булмаганнар арасыннан да бер зыян күрүче бар. РБК үз чыганагына сылтанып, атучы Калашников автоматыннан ут ачкан, дип язды.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гомеренә һөҗүм итү маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

  • 2017 елның 21 апрелендә 17 яшьлек Антон Конев Хабаровскида ФСБ кабул итү бүлмәсенә һөҗүм итте. Бер ФСБ хезмәткәре һәм бер гади кеше үтерелде. Конев үзе дә атып үтерелде.
  • 2018 елның 31 октябрендә Архангельскида ФСБ бинасы ишеге янында шартлау булды. 17 яшьлек җирле колледж студенты Михаил Жлобицкий бинага шартлаткыч алып кермәкче булган. Бомба аның кулында шартлаган. Жлобицкий үлә, ФСБның өч хезмәткәре яралана.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG