Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дөньясы: онлайн чаралар


Азатлык коронавирус таралу куркынычы сәбәпле өендә утырырга мәҗбүр булган татар дөньясына альтернатив онлайн чаралар исемлеге тәкъдим итә.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Русиядә ил күләмендә "ял атнасы" игълан ителде. Дөньяның күп кенә илләрендә инде күптән карантин кертелгән. Бу ил кешеләре, шул исәптән татарлар да, урамга да чыкмыйча өйдә утырырга мәҗбүр.

Татарстанда, Башкортстанда барлык театр, концерт заллары һәм кинотеатрлар ябылды. Мәдәният оешмалары тамашачы белән элемтәләрен саклап калу юлларын эзли. Күпләре тамашаларны онлайн күрсәтүне җайлады. Хәзер татарлар аларны дөньяның теләсә кайсы почмагында өендә утырган килеш карый ала. Азатлык шундый мөмкинлекләрне барлады.

ТЕАТР

Камал театры спектакльләрен онлайн күрсәтә башлый. Тамашачы сайтта билет алгач, аңа сайтта спектакльнең трансляцияенә керү мөмкинлеге ачыла. Кайсы спектакльләр онлайн күрсәтеләсен тамашачылар хәл итә. Хәзер театрның интернет сәхифәсендә тавыш бирү бара.

Шул ук вакытта театрның рәсми YouTube каналында аның "алтын фондында" сакланучы спектакль язмаларын түләүсез карарга мөмкин. Шулар арасында мондый спектакльләр бар: "Йөзек кашы", "Кара чикмән", "Мулла", "Үлеп яратты", "Ахырзаман", "Әлдермештән Әлмәндәр", "Галиябану".

Театр белдергәнчә, бу тупланма алга таба тулыландырып барылачак.

27 март 19.00 сәгатьтә Камал театрының YouTube каналында Татарстан Республикасының "Тантана" театр бүләген тапшыру чарасы онлайн күрсәтеләчәк. Бүләк тапшыру ел саен Театр көнендә уза. Татарстанда коронавирус сәбәпле махсус тәртип кертелүгә карамастан, бу тантаналы чараны театрда кеше җыеп уздырырга булганнар.

Әтнә татар дәүләт драма театры да күптән түгел үзенең YouTube каналын булдырды. Әлегә анда бер генә спектакль бар – "Мулла".

Минзәлә татар театрының YouTube каналында элекеге спектакльләрне язмада карарга була. Анда Фатих Кәримнең 100 еллыгына чыгарылган "Күзләреңнән үбеп..." спектакле һәм "Ташкын" спектакле куелган.

Башкорстанда да карантин кертелде. Башкортстан театрлары 20 апрельгә кадәр ябык булачак.

"Нур" татар театры тамашачыларына архивтагы спектакльләрен карарга тәкъдим итә. Аларны театрның рәсми YouTube каналында карарга мөмкин: "Өч аршин җир", "Аршин мал алан", "Гөлбәзир", "Ач күзеңне, монда мин", "Кулъяулык", "Көз", "Коеп куйган фәрештә". Исемлек тулыланып торачак диелә.

"Су юлы" спектакльләре.

Туймазы татар драма театры каналында да элекке спектакльләрнең язмаларын карап була: "Түтиләр", "Тиле яшьлек" (беренче өлеш, икенче өлеш), "Укрощение строптивой" (беренче өлеш, икенче өлеш), "Җизнәкәй" спектакльләре.

Нефтекама шәһәренең "Без" халык татар театрының спектакльләрен дә интернетта табып була: "Тол хатыннар, тол кызлар", "Кайнана", "Акча кемгә кирәкми?", "Яшел эшләпә".

Оренбурдагы Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар театры да алдагы көннәрдә YouTube каналында үзенең спектакльләрен туры эфирда күрсәтергә ниятләвен белдерде. Шуның өстенә, театр актерлык осталыгына өйрәтүче онлайн-дәресләр дә төшереп интернетка эләргә тыена. Оренбур татар театры әлегә ябылмаган, анда тамашачы саны 50 дән узмаган спектакльләр куела. Театр үзенең тамашачылары арасында интернетка нинди спектакльләр куярга дигән сораштыру уздыра.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры коронавирус көннәрендә тамашачыларсыз эшли. 20 апрельгә кадәр барлык спектакльләре театрның YouTube каналында онлайн режимда күрсәтеләчәк.

Бүгенге көнгә каналда берничә спектакль чыккан, шулар арасында Илдар Абдразаков куйган "Атилла" операсы да бар.

КОНЦЕРТЛАР

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе дә үзенең концертларын онлайн күрсәтүгә күчкән.

Концертларның видео-язмаларын филармония сайтында "Виртуаль концерт залы" бүлегендә карап була

Язмалар бернинди чикләүләрсез күрсәтелә. Сайтта шулай ук концерт язмаларын чыгару графигы да бирелгән. 27 мартта TÜRKSOY төрки дөнья сәнгать осталары концерты, "Филармониада" халыкара сәнгать фестивале (2014 ел) күрсәтеләчәк. 1 апрель көнне Рөстәм Яхинның 90 еллыгына багышлап уздырылган "Филармониада" фестивале (2011 ел) язмасы дөнья күрә. 5 апрель Татарстанның халык уен кораллары оркестры Мөслим Магомаевның 75 еллыгына багышлап куелган концерты (2017 ел) язмасы чыгачак. 9 апрель Айдар Фәйзрахмановның юбилей концертын (2015 ел), 11 апрель Татарстанның "Гарәбә" фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертын карап булачак.

Филармония үзенең җанлы концертларыннан онлайн-трансляцияләр дә тәкъдим итә. 31 мартта — Татарстан халык уен кораллары оркестры концерты, 2 апрель — Татарстан фольклор музыкасы ансамбле концерты һәм 9 апрель — филармония музыкаль-әдәби лекторие. Концертлар 11:00дә башлана. Бу концертларны интернетка куелганнан соң бер көн дәвамында язма рәвешендә дә карап булачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграм битендә татар эстрадасы йолдызларының онлайн концертлары булачагын хәбәр итте. "Шәп булган бу! Барыгызны да онлайн концертка чакырам!" дип язды президент.

Чыгышларның онлайн-трансляциясе социаль челтәрләрдә "Безнең Татарстан" каналында бара. Беренче булып Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгышы ясады. Алга таба Эльмира Кәлимуллина, Дина Гарипова, Диләрә Ваһапова һәм Ришат Төхвәтуллин чыгышлары булачак. Концерты башланыр алдыннан артистка язып, сораулар бирергә була.

Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле дә онлайн-концертлар уздыра. Беренчесе 27 март ансамбльнең концерт залы сәхнәсендә узачак. Тамашаның туры трансляциясен 19.00 сәгатьтә ансамбльнең YouTube каналында карап булачак.

Ансамбль "Бию — халыкның күңеле" дип аталган концерт програмы тәкъдим итә. Програмга ансамбльгә нигез салган Фәйзи Гаскәров куйган иң яхшы биюләр кергән. Концерт програмын аның 1939 елда чыгарган легендар "Зарифа" биюе ачып җибәрәчәк.

Казанда ел саен уза торган "Мин татарча сөйләшәм" чарасының гала-концерты да онлайн үтәчәк. "Казан аудио" студиясеннән онлайн трансляция алып барылачак. "Безнең максат — кимендә 10 мең кеше җыярга" дип сөйләде Азатлыкка чараны оештыручыларның берсе Тәбрис Яруллин. "Мин татарча сөйләшәм" чарасы гадәттәгечә 26 апрельдә — Тукай туган көнне булачак.

Моннан тыш, татар музыкасын Инсаф Хәмитовның "Татар винил" исемле пластинкалар җыелмасы битендә тыңлап була.

Сан-Францискода яшәүче Илхан Садри каналын карап була: анда аның үзе башкаруында җырлар, Америка татарлары тормышыннан иске архив видеолар, иске пластинкалар, Совет заманында чит илгә барып җиткән аудиоязмалар бар.

КИНО

Коронавирус сәбәпле өйдә утырырга мәҗбүр булган көннәрне татар фильмнары карап уздырырга да була. Татаркино" сайтында "онлайн кинотеатр" бүлеге бар.

Анда хәзер "Бибинур", "Югалту", "Күктау", "Хәлимә" фильмнары куелган. Моннан тыш, "Татаркино" оешмасыны рәсми YouTube каналында Татарстанда кино барлыкка гына килгән елларда төшерелгән "Булат Батыр" фильмын да карап була. Рамил Төхвәтуллинның "Бөркетләр" фильмы, Нурания Җамалиның "Өч аяклы ат", Равил Шәрәфиев төп рольне уйнаган "Бабай" кыска метрлы фильмын, Фәрит Дәүләтшинның "Күк капусы ачылганда" фильмнары да бар.

Документаль фильмнар тупланмасы да бик бай: Тукай турында, композитор Ренат Еникеев, язучы Мөхәммәт Мәһдиев, театр артисты Газиз Айдарский, язучы Абдулла Алиш, татар галиме Каюм Насыйри турында ленталар урын алган. Казандагы Татар бистәсе һәм татар милли бәйрәме Сабантуй турында документаль фильмнар табарга була.

"Татаркино" YouTube каналында соңгы елларда төшерелгән документаль фильмнарны да карарга мөмкин. Мәсәлән, монда Һади Такташ турында, Тукай, Муса Бигиев, Бөек Болгар дәүләте турында, танылган татар шагыйре Фәнис Яруллин язмышы турында фильмнар табарга була. Болардан тыш, татартеатрының 100 еллыгына багышланган, танылган җырчы Рәшит Ваһапов иҗаты, мәшһүр рәссам Бакый Урманче, композитор Салих Сәйдәшев, атаклы биюче Рудольф Нуриев тормышы һәм иҗаты хакында документаль фильмнар урын алган.

Интернетта Башкортстанда төшерелгән киноларны да карап була. "Башкорт киностудиясе" чыгарган дистәдән артык фильм тамашачылар карамагында. Алар студиянең рәсми YouTube каналында урын алган. Мәсәлән, монда "Карусель", "Әсә", "Дикарь", "Бабич", "Өч хат", "Пилорама", "Ике күрше", "Ловец ветра", Рудольф Нуриев турында "Визит" нәфис фильмнарын карап була. Бу картиналарның күбесен элек фестиваль тамашачылары гына карый ала иде.

Германиядә яшәп иҗат итүче татар режиссеры Нәсүр Юрушбаевның "Два узника – Җәвит и Вальтер" фильмын да Башкорт киностудиясе каналында карарга була.

БАЛАЛАР ӨЧЕН

Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашасы театры да карантин көннәрендә элеккеге елларда чыккан спекакльләренең видеоязмаларын күрсәтәчәк. 26 март 16:00 сәгатьтә "Илдус Windows", 31 март 16:00 сәгатьтә - “"Кышкы әкият", 2 апрель 16:00дә – "Ак Барс маҗаралары", 7 апрель 16:00дә – "Ничек миллионер булырга?" спектакльләрен карап була.

"Әкият" курчак театры үзенең YouTube-каналына "Абай-бабай аланы" спектакленең видеоязмасын элгән. Спектакльнең премьерасы 2009 елда булган. Курчак театрының видеоязмалар тупланмасы алдагы көннәрдә шулай ук тулыланырга мөмкин.

"Татармультфильм" оешмасының YouTube каналында татар телендә йөзләрчә мультфильм бар. Алар анда күптәннән куелган, ә хәзер, карантин вакытында, бу мультфильмнарны карарга мөмкинлек ачыла.

"Фиксиләр". Берничә ел элек Татарстанның мәгариф министрлыгы Русия балалары яратып карый торган "Фиксики" мультфильмын татар теленә тәрҗемә итеп тавышландырды. Бүген мультфильмның үз YouTube каналы бар. Анда "Фиксиләр"нең йөздән артык сериясе куелган.

"Сәфәри" балалар подкасты. "Әлбәттә" проекты балалар өчен дә кызыклы контент эшли. Авторлар беренчеләрдән булып балалар өчен татар телендә подкаст чыгарды. Мондый чыгарылышлар "Сәфәри" дип аталган бүлеккә тупланып бирелә. Хәзер канала биш чыгарылыш бар: Грузия, Индонезия, Мисыр, Норвегия һәм Австралия турында.

Балаларга татар телендә кызыклы тапшырулар һәм мультфильмнар "Шаян-ТВ" балалар каналының YouTube сәхифәсендә дә бар.

"Үчтеки" проекты балалар өчен кыска санагычлар һәм тәрбияви роликлар тәкъдим итә.

"Сабыйлар" балалар үзәгеннән балаларга күнегүләр ясарга өйрәтә торган кыска видео роликлар. "Тычкан җыры", "Жираф җыры", "Бал кортлары җыры" һәм "Крокодил.

"Калеб" каналында кызыклы форматта төрле иҗади кешеләр белән интервьюлар.

"Татаркино" YouTube каналында балаларга Рамил Төхвәтуллинның "Шурале" мультфильмы һәм "Камыр-Батыр" мультфильмы кызыклы була ала.

ФӘН

Әлбәттә.ру яңа мәгариф проекты "Әлбәттә-кара" дип аталган онлайн-лекцияләр сериясен башлап җибәрә. Авторлар атнага 2-3 тапкыр кызыклы галимнәрне чакырырга вәгъдә итә. 25 мартта Тимур Хәйдәров чума чиренең Алтын Урда язмышын ничек үзгәрткәнен сөйләп үтте. 26 мартта 19:00дә Фәнзилә Җәүһәрова авыруларның халык мәдәниятендә ничек чагылыш тапканын сөйли. Лекциядән соң YouTube-та галимгә сораулар бирергә мөмкин булачак. Трансляция "Әлбәттә" сайтында һәм проектның YouTube-каналында да барачак.

Каналда "Әлбәттә" проектының элеккеге чыгарылышлары белән дә танышып була, анда барлыгы 67 лекция тәкъдим ителгән.

Татар телендә фәнни-популяр язмалар, видеолар чыгара торган, фәнгә багышлаган татарча лекторийлар үткәрүче "Гыйлем" берләшмәсенең дә YouTube-та видеолары шактый, барлыгы 93 видео.

"Гыйлем" проекты чит илдә киң таралган TED форматындагы лекцияләрне татар телендә тәкъдим итә: "Шикәр баш миенә нинди йогынты ясый", "Үсемлекләр аралаша беләме?", "Торнадалар кайдан килеп чыга?", "Мария Кюриның даһилыгы нәрсәдә?", "Кофеин безне ничек йоклатмыйча тота?", "Чәй тарихы", "Нәрсә ул төс?", "Нәрсә ул дислекция?", "Футбол физикасы" һәм башка кызыклы чыгарылышлар белән танышырга була.

Карантин вакытын файдалы итеп уздырырга теләүчеләр "Ачык университетта" укып чыга ала.

"Ачык университет" – Дөнья татар яшьләре форумы проекты. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыккан. 2019 ел башыннан эшли торган "Ачык университет" курслары моңарчы офлайнда уза иде. Ел дәвамында проект кысаларында дүрт курс үтте, хәзер бу курсларны онлайн да узып була: "Каһаннан алып Казан ханына кадәр", "Заманча татар мәдәнияте", PostХанлык (Татарстан һәм татар халкы тарихының XVI йөзенең икенче яртысы – XIX гасыр башы) һәм "Мөгаллим" татар телен заманча укыту алымнары.

Курсларны узганнан соң укучыга рәсми таныклык бирелә.

КИТАПЛАР

Татарстан китап нәшриятының сайтында татарча аудиокитапларны түләүсез тыңларга була. Монда йөздән артык язма урнаштырылган. Алар арасында татар әдәбияты классиклары әсәрләре, балалар өчен әкиятләр, шигырьләр һәм башкалар бар.

Электрон китаплар тупланган "Литрес" сайты онлайн-китапханәсенә түләүсез керү мөмкинлеге ачты. Шул исәптән татарча китапларны да онлайн укырга була. Карантин көннәрендә бу китапларны бушлай йөкләп алырга да мөмкин.

Екатеринбурның татар яшьләре сайты татар китапларын укырга теләүчеләргә ярдәм өчен күрсәтмәләр булдырган: башта сайттта теркәлергә, аннары кызыксындырган китапны табарга һәм гариза бирергә кирәк.

Шул ук сайтта аудиокитаплар да бар: Мәхмүт Галәүнең "Мөһәҗирләр" һәм "Болганчык еллар" китапларын язмада тыңлап була.

ДИН

КҮҢЕЛ АЧУ

YouTube-та "Әйдә, ШаяРТ!" Татар КВН лигасының беренче сезоны һәм финал уеннарын карарга була.

ПОДКАСТ

  • Азатлыкның "Татарча подкаст" проекты сайтта, һәм YouTube каналында.
  • "Казанкайный" подкастында әлегә 26 чыгарылыш җыелды. Соңгысы коронавирус турында.
  • "Лимон" подкасты – Ялкын журналы проекты, җирле һәм дөнья яңалыкларына ультра яңа буын шагыйрәсе Гүзәл күзәтү ясый.

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ

Карантин вакытында татар телен шомартырга теләүчеләр өчен чыганаклар турында Азатлык элегрәк язган иде.

XS
SM
MD
LG