Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы РКБ хезмәткәрләре федераль җитәкчелектән хастаханәдәге хәлләрне тикшерүне сорый


Башкортстанның республика клиник хастаханәсе бинасы
Башкортстанның республика клиник хастаханәсе бинасы

Утыздан артык кеше катнашкан видеомөрәҗәгатьтә табибларның коронавируска тестлары нәтиҗәләре һәм РКБдагы хәлләрнең чын торышы яшерелә диелә.

Уфадагы РКБ хезмәткәрләре хастаханәдә коронавирус таралу сәбәпләрен ачыклауны таләп итеп, Русия президенты Владимир Путин, баш прокурор Игорь Краснов, Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исеменә мөрәҗәгать чыгарган. Алар видеоролик яздырып, социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, хастаханәдә коронавирус йоктыручыларның төгәл саны Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан яшерелә. Шул рәвешле хастаханә җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау министрлыгы РКБда килеп чыккан гадәттән тыш хәлнең зурлыгын яшереп калмакчы була.

“Тест һәм санак томографиясе нәтиҗәләрен яшерүгә юл куймагыз. Без сәламәтлек саклау министрлыгына буйсынган лабораторияләр нәтиҗәләренә ышанмыйбыз” дип мөрәҗәгать итә авторлар.

“Алар эшкә килгәндә сәламәт иде, ә хәзер күп санлы өзлегүләр белән башка хастаханәләргә салынды. Шул ук вакытта аларда [коронавируска] тест нәтиҗәләре тискәре булуы ачыклана. Без бу нәтиҗәләр хәлнең дөреслектә нинди булуын яшерү өчен ялганлап күрсәтелә дип саныйбыз”, дип белдерә РКБ табиблары.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, 2019 елның көзендә РКБга яңа җитәкчелек килгәннән соң анда эшләр начараеп киткән. Яңа баш табиб Эльза Сыртланова белемле һәм тәҗрибәле хезмәткәрләрне эштән куган, алар урынына “үзенә тугры булган” кешеләрне алган, нәтиҗәдә хастаханә эпидемия шартларында эшләргә әзерлексез булып чыккан.

5 апрельдә РКБда үлгән хатын-кызда коронавирус табылганнан соң, 6 апрельдә хастаханә 14 көнгә карантинга ябылды, 1200гә якын пациент һәм медицина хезмәткәре бинада бикләнеп калды. 12 апрельгә РКБда 130 кешедә үпкә ялкынсынуы ачыкланган иде, аларның алтысы реанимациядә диелде. 52 кешедә коронавирус расланган.

РКБ табиблары хастаханә җитәкчелегенә каршы “медицина ярдәме күрсәтүгә киртә кую”, “хезмәтне саклау таләпләрен бозу”, санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозу” һәм “ваемсызлык” маддәләре нигезендә җинаять эше ачуны таләп итә.

Моңа кадәр РКБның 27 хезмәткәре шул ук таләпләр белән Путинга һәм күзәтү органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать җибәргән иде.

XS
SM
MD
LG