Accessibility links

Кайнар хәбәр

Помпео Русиядән "ят агент" медиа турында канунны кырыслатмауны таләп итә 


Майкл Помпео
Майкл Помпео

Моңа кадәр Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык радиосы корпорациясе проектларына яңа чикләүләр кертергә җыенуын белдергән иде.

АКШ дәүләт секретаре Майкл Помпео Русия хакимиятләренең юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агентлар" исемлегенә кертелгән американ матбугат чаралары эшчәлеген тагын да ныграк кысу ниятенә карата борчылу белдерде.

10 августта дөнья күргән белдерүдә Помпео Роскомнадзорның "ят агент" басмалары материалларын тамгалау турында яңа фәрманы "редакцияләргә үтәргә авыр булган таләпләр куя, ул таләпләр Русия хөкүмәте тарафыннан болай да чикләнгән мөмкинлекләрне тагын да кыса" ди.

Русия хакимиятләре тарафыннан "ят агентлар" дип танылган матбугат чаралары эшен гамәлдәге чикләүләр болай да "шактый зур һәм моңа охшаш башка бер генә очрак та юк" дип искәртелә документта.

Русия норматив актлар федераль порталында Роскомнадзорның Русиядә "ят агент" булып танылган матбугат чараларындагы һәр материалны тамгалау турында фәрман өлгесе июль ахырында чыкты.

Документка ярашлы, мондый медиа һәр мәкалә алдыннан әлеге материалның "ят агент" гамәлләрен үтәүче чит ил матбугат чарасы тарафыннан таратылуы турында 20дән артык сүз кергән текст куярга тиеш. Бу тексттагы хәрефләр баш исемдәге хәрефләрдән ике тапкыр зуррак булырга тиеш.

Видеоматериал чыгарган очракта һәрберсе алдында кимендә 15 секунд дәвамында шул ук текст күрсәтелү зарур булачак. Ул экранның кимендә 20 процент өлешен алып торырга тиеш диелә фәрман өлгесендә.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиа корпорациясе президенты вазифаларын башкаручы Дейзи Синделар әлеге чараларны Русиядә цензураны кырыслатырга тырышу дип атады.

Азатлык үзенең телеграм каналында "Роскомнадзор бу таләбен кертсә, сез Азатлыкны укуны дәвам итәчәксезме?" дигән сораштыру үткәргән иде. Укучыларның 94%ы "Әйе, әле дусларым белән дә уртаклашам" дип җавап бирде.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

XS
SM
MD
LG